Логотип Идель
Ялкын

«ГЛАГОЛИЦА» РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ БАЛАЛАР ПРЕМИЯСЕ НӘТИҖӘЛӘРЕ ИГЪЛАН ИТЕЛӘ"

14 ноябрь көнне 15:00 сәгатьтә Казан шәһәренең «Әкият» курчак театрында II «Глаголица» республикакүләм балалар өчен бәйсез әдәби премиясе лауреатлары бүләкләнәчәк.

Татарстанның 37 районыннан (исемлек теркәлгән) 116 яшь язучы һәм шагыйрь «Глаголица» премисенең төп бүләге Бәллүр ябалак өчен көрәшергә килә.

«Глаголица» премиясе башкалабызның гына түгел, ә бөтен республикабызның әдәби тормышында якты һәм үзенчәлекле вакыйга, чөнки аның төп катнашучылары – балалар һәм яшүсмерләр.

Тантана кунаклары:

1. Рус шагыйре, тәрҗемәче һәм балалар язучысы Михаил Давидович Яснов.

2. Рус язучысы, балалар өчен язылган күп әсәрләр авторы Махотин Сергей Анатольевич;

3. Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы бүлеге рәисе - Шиллер Дмитрий Георгиевич.

4. Рус балалар шагыйре, язучы, Россия һәм Татарстан язучылар берлеге әгъзасы - Вайнер Борис Григорьевич.

5. Татарстанның халык шагыйре, Татарстан республикасының Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты - Миңнуллин Роберт Мөгаллим улы.

6. Татарстан Язучылар берлеге рәисе, балалар шагыйре, драматург - Корбанов Рафис Харис улы.

7. Рус шагыйре, тәрҗемәче, эссе язучы, Россия һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы Лилия Рифкать кызы Газизова;

8. Рус шагыйрәсе Анна Борисовна Русс.

9. Рус балалар язучысы, «Мурзилка» журналы мөхәррире Антонова Ирина Алексеевна һ.б.

Алып баручылар: «Сникерс Урбания» бөтенроссия фестивалендә җиде тапкыр чемпион булган Сергей Гром һәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы Резидә Сәлахова.

Программада:

1. Премия җиңүчеләрен бүләкләү, альманахлар бирү;

2. премия лауреатларының әсәрләреннән өзекләрне сәнгатьле уку;

3. «Глаголица» премиясенең I сезонында катнашкан әсәрләргә төшерелгән иң яхшы кыска метражлы фильм конкурсына нәтиҗәләр чыгару һәм җиңүчеләрне бүләкләү, җиңүче фильмны тамашачыларга тәкъдим итү;

4. 35 килограммлы торт белән чәй эчү;

5. язучылар белән аралашу, автограф-сессияләр;

6. Алексей Егоровның “Кызым өчен альбом” пьесасы буенча спектакль карау һәм башка кызыклы чаралар.

Җиңүчеләрнең кыскача исемлеге 12 ноябрь көнне Татарстан Язучылар берлегендә игълан ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев