"ГЛАГОЛИЦА" БАЛАЛАР ӘДӘБИ ПРЕМИЯСЕ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЭШЛӘР КАБУЛ ИТӘ

Эшләрне кабул итү: 12 сентябрьгә кадәр

Кайда җибәрергә: www.glagolitsa-rt.ru сайтына теркәлеп, эшеңнең электрон вариантын йөкләргә

"Глаголица" әдәби премиясе ел саен шигырь, хикәяләр, эссе язучы, әдәби тәрҗемәләр ясаучы яшүсмерләрне бергә җыя, бер-берсенең иҗаты белән таныштыра, дуслаштыра һәм, әлбәттә, бүләкләр тапшыра.




Конкурсның номинацияләре:


• Татар телендә проза (10-13 һәм 14-17 яшьләр категориясендә)
• Татар телендә шигърият (10-13 һәм 14-17 яшьләр категориясендә)
• Татар, француз, инглиз һәм алман телләреннән рус теленә әдәби тәрҗемәләр (14-17 яшь категориясендә)
• Рус телендә проза (10-13 һәм 14-17 яшьләр категориясендә)

• Рус телендә шигърият (10-13 һәм 14-17 яшьләр категориясендә)
• Рус телендә эссе язу (14-17 яшь категориясендә)

Конкурста Россия Федерациясе, Якын һәм Ерак чит илләрдә яшәүче балалар һәм яшүсмерләр катнаша. Бүгенге көндә сайтка килгән эшләргә караганда, Бурятия, Кабардин-Балкар, Башкортстан, Татарстан, Кырым, Төньяк Осетия-Алания, Карелия, Калмыкия, Коми, Чечня, Чувашстан, Хакасия республикаларыннан, Пермь, Краснодар, Красноярск, Алтай, Ставрополь, Приморье крайларыннан, Липецк, Тверь, Ростов, Брянск, Свердловск, Иркутск, Кострома, Мәскәү, Тула, Амур, Новосибирск, Түбән Новгород, Сарытау, Воронеж, Смоленск, Калининград, Томск, Төмән, Күмер, Ярославль, Волгоград, Тамбов, Пенза, Рязань, Сахалин өлкәләреннән, Югра автоном округыннан, Мәскәү шәһәреннән эшләр килде. Шулай ук, бәйгедә Казахстан, Әрмәнстан, Украинадан катнашучылар бар.

әдәби премиясе


Сезнең эшләрне кемнәр бәйли?


Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин – Татарстанның Халык шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге дәүләт, М.Җәлил һәм А.Алиш исемендәге Республика премияләре, Андерсон исемендәге Халыкара әдәби премия лауреаты.

Рифат Гали улы Сәлахов – шагыйрь, тәрҗемәче, Төркия Язучылар берлегенең Намык Кемаль исемендәге премиясе лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Виктор Владимирович Лунин – рус шагыйре, язучы, тәрҗемәче, Андерсен исемендәге халыкара премиянең мәртәбәле диплом иясе, Чуковский, Чехов һәм «Алые паруса» премияләре иясе. «Мурзилка» журналының редколлегиясе әгъзасы.

Махотин Сергей Анатольевич – рус язучысы, балалар өчен язылган күп чәчмә әсәрләр авторы. «Илебезнең балалар әдәбиятында зур иҗади уңышлары өчен» К.Чуковский исемендәге премиясе лауреаты.

Михаил Давидович Яснов – рус шагыйре, тәрҗемәче һәм балалар язучысы. Верлен, Аполлинер, Валери, Кокто, Ионеско, Превер әсәрләрен тәрҗемә иткән, француз сюрреализмы һәм Бельгия символизмы антологияләрен төзегән шәхес. Аполлинер әсәрләрен тәрҗемә иткән өчен Ваксмахер премиясенә лаек булган (2003). Мәскәү халыкара китап күргәзмә-ярминкәсендә «Детское время» исемле балалар өчен язылган әсәрләре тупланган китабы өчен «Ел китабы» премиясенә лаек булган шәхес.

Тамара Шамильевна Крюкова – балалар язучысы, Мәгариф өлкәсендәге уңышлары өчен Россия Хөкүмәте премиясе лауреаты, яшүсмерләр әдәбиятын яңадан торгызганы өчен «Рус мәдәнияте» халыкара җәмәгать фондының беренче премиясе лауреаты.

Борис Вайнер – балалар шагыйре, язучы, тәрҗемәче, автор-башкаручы, М.Горький исемендәге Казан әдәби премиясе лауреаты, « Золотое перо Руси» Халыкара премиясе лауреаты (2013), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Лилия Рифкать кызы Газизова – рус шагыйре, тәрҗемәче, эссе язучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Халыкара журналистлар федерациясе, Татарстан Язучылар берлеге, Россия Язучылар берлеге әгъзасы.

Анна Борисовна Русс — рус шагыйре. «Дебют» премиясе лауреаты, «Йолдызлы билет» премиясенең беренче лауреаты, SlovaNova Бөтенроссия слэм фестивале җиңүчесе (2011).

әдәби премиясе 1

Җиңүчеләргә бүләкләр:


• «Бәллүр ябалак» – «Глаголица» Әдәби премиясенең жюри әгъзалары тарафыннан аерым билгеләнгән катнашучыларга бирелә.
• «Планшет».
• «Кече китапханә» китаплар комплекты.
• Татарстанның һәм Россиянең танылган язучылары белән остаханәләрдә, Рус география җәмгыяте сәяхәтчеләре белән очрашуларда катнашу өчен «сертификатлар».
• Әсәрләрне альманахта бастыру.
• Бүләкләү тантанасына чакыру.

әдәби премиясе 3


«Киңәйтелгән исемлеккә» кергән катнашучылар өчен бүләкләр.


• «Татарстанның һәм Россиянең танылган язучылары белән остаханәләрдә, Рус география җәмгыяте сәяхәтчеләре белән очрашуларда катнашу өчен «сертификатлар».
• Әсәрләрне альманахта бастыру.
• Бүләкләү тантанасына чакыру.
• Катнашучылар һәм лауреатларга өстәмә бүләкләр оештыруга ярдәм итүчеләр, иганәчеләр һәм партнерлар тарафыннан оештырылырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 22 май 2020 - 14:23
    ВАСЫЯТЬ Бер авыл балалары, араларында бер яшь кенә аерма булган Мәдинә белән Дания, бәләкәйдән җитәкләшеп, бергә уйнап үстеләр. Барлы-юклы уенчыклары белән бүлештеләр. Өч тәрәзәле, бәләкәй генә, җиде җанны сыйдырган кысан өйдә үскән Дания күп вакытын Мәдинәләрнең иркен, якты өендә үткәрә иде. Мәдинәнең әнисе дә, бу ике кызның саф дуслыгына сөенеп, Данияне үз кызыдай якын күрде.      
    2776
    1
    32
  • 12 май 2020 - 15:16
    ҖАНЫҢНЫ БИРСӘҢ ДӘ... Илназы Ходайдан сорап кына алган баласы булды Тәслимәнең.  Ире Хариска чыккач та сигез ел буена балага уза алмады ул. И ул чакта күргәннәре!.. Кайларда гына бармады, кемнәргә генә күренмәде. Багучылар, фал ачучылар, дәвалаучылар калмады. Врачлар турыдан-туры өметеңне өз дигәннәр иде инде.
    2290
    0
    18
  • 15 май 2020 - 14:45
    ЮЛ Яңгыр ява. Ишеп тә, биткә бәреп тә түгел — сибәләп... Салкын пар кебек, тавышсыз-тынсыз гына, әмма үзәкләргә үтәрлек итеп... Бигрәк тә олы юл чатында басып торганда, болай да еларга тулышкан җаныңа дым булып сеңә бу яңгыр...
    1810
    0
    15

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019