Логотип Идель
Ялкын

ГЕОГРАФИЯ ФӘНЕ БУЕНЧА ДИКТАНТ УЗАЧАК

Тиздән, 20 ноябрь көнне илебезнең 85 регионында икенче Бөтенроссия география фәне буенча диктант узачак: катнашырга теләгән һәр кешене, хуш килдегез дип, биредә көтеп торалар. Татарстанда сигез мәйданчык оештырылачак икән. Яшегез һәм белемегез мөһим түгел, теләк җитә кала. 



Беләсегез килсә


Бүген Бали белән Грециянең кайда икәнен белми торган укучылар юктыр: җәй саен чит илгә чыгучылар саны көннән-көн арта бара. Хәер, быелгы кризис үз эзен калдырмый китмәде... Ләкин, ни кызганыч, Байкал күле белән Хакасиянең кайда икәнен белмәүчеләр шактый икән. Илебез географиясен белмибез, ә бу оят!


Әлеге диктант сезгә географик белемегезне үлчәргә ярдәм итәчәк, җәмәгатьнең игътибарын географик грамоталылыкка юнәлтәчәк икән. Тикшерүләр дә узачак икән, нәтиҗәләре буенча мәктәп программасына үзгәрешләр дә кертеләчәк.


Диктант тексты исә төрле регионнарга карап, өч вариантта төзеләчәк икән.


Оештыручыларга килгәндә, Татарстандагы диктантны КФУ һәм Рус география берлеге әзерли икән. Баксаң, әлеге акция анонимлык шартлары астында узачак. Һәр катнашучы махсус номер алачак, шуның номеры буенча үз нәтиҗәләрен күзәтә ала ди. Чара көндезге 12 узачак. Тулырак мәгълүматны http://dictant.rgo.ru сайтыннан ала аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев