Логотип Идель
Ялкын

ГАЛИЯБАНУ, ГОМЕРЕҢ ОЗЫН БУЛСЫН!

Галиябану, сылуым, иркәм, гомерең озын булсын! Син яшәсәң, Мирхәйдәр абый Фәйзи дә онытылмас! Ә бит аның бүген туган көне... Бөек язучы, драматург, заманының элитасы, әдәбия күгендәге сүнмәс йолдызыбыз бит ул!

Ә сез аның турында ниләр беләсез?

 

Тормышың бер җыр кебекu3


Мирхәйдәр Фәйзи 1891 елның 31 октябрендә Ырынбур губернасы Орск өязе Күкшел утарында туа. Бу авыл миллионер Хөсәеновларның утары дип санала. Әдипнең атасы шунда управляющий булып эшли. Мостафа Фәйзуллин («мишәр Мостафа») чыгышы белән Казан губернасының Чистай өязе Шыкмай авылыннан, анасы Зәйнәп Ырынбур янәшәсендәге Каргалы авылыннан, Орскида тәрбияләнә. Димәк, булачак драматург укымышлы һәм һәр нәрсәсе җитешле гаиләдә тәрбияләнгән. Бераздан Мостафа гаиләсе белән Орск шәһәренә күчеп килә һәм шунда йорт төзеп яши башлый.

Кечкенә Мирхәйдәр авылда чакта ук абыстайлардан сабак ала. Шәһәргә күчкәч, ике ел Орски мәдрәсәсендә укый. 1905 елда иң алдынгы мәдрәсәләрнең берсе саналган Ырынбурдагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала. Кечкенәдән сәламәтлеккә туймаган Мирхәйдәр ике елдан укуын ташларга мәҗбүр була һәм Күкшел утарына кайтып китә. Монда ул кулына төшкән китаплар укып белемен күтәрә.

Башта шигырьләр яза. 1912, 1913 елларда шигырьләрдән генә торган ике китап та бастыра. Шул ук елларда Орскидагы драмтүгәрәк өчен «Яшьләр алдатмыйлар» исемле беренче пьесасын иҗат итә. 1913 елда «Кызганыч» һәм «Тәкъдирнең шаяруы» исемле ике пьеса яза. Пьесаларының икесен дә яшьләр мәхәббәтенә багышлый. Әдип гомеренең соңгы көненә кадәр иҗат итә, ләкин драматург буларак «Галиябану» драмасын язгач кына дан казана. Бу – театр сәхнәсендә иң күп куелган әсәрләрнең берсе.

Иҗатына кара!

U1Мирхәйдәр Фәйзи үзенең кыска иҗат дәверендә 16 оригиналь сәхнә әсәре яза, 7 пьеса тәрҗемә итә, халык җырлары җыентыгын төзи, 200 дән артык шигырь, дистәләгән хикәя яза, 70 көндәлек дәфтәре калдыра.

Мирхәйдәр Фәйзи Баймак районында якты эз калдырган. 1919-1921 елларда ул Юлык авылында мәдәни-агарту эшләрен башкара, аннан Темәстә драмтүгәрәк режиссеры һәм “Кызыл Урал” газетасында хезмәткәр булып эшли. М.Фәйзи Түбә руднигында китапханәдә эшли, аннан Баймакның үзендә китапханә мөдире була. Түбә руднигында китапханө мөдире булып эшләгәндә, яшь шагыйрь Сәләх Кулибайны олы әдәбият юлына алып чыга: аның өйрәнчек шигырьләрен мөхәррирләп, Уфа газета-журналларына җибәрә. Шушы Ирәндек таулары буенда ул “Асылъяр” (1920), “Ак калфак” (1922), “Адашкан күңел” (1923) драмаларын яза.

Кече яшьтән үк килгән йөрәк авыруы, соңрак башланган үпкә туберкулезы язучының сәламәтлеген тәмам какшата һәм гомерен чикли – Мирхәйдәр Фәйзи 1928 елның 9 июлендә Башкортстан Республикасының Баймак шәһәрендә вафат була һәм шунда җирләнә. Монда аның музее эшли, бюсты куелган. Оренбург дәүләт татар драма театры 1991 елдан Мирхәйдәр Фәйзи исемен йөртә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев