Логотип Идель
Ялкын

ГАЛИНА АПА КАЗАНЦЕВАНЫҢ ТУГАН КӨНЕ

Бүген, 12 ноябрьдә, Галина апа Казанцеваның туган көне. Татарстанның Алтын Чәче үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Җылы карашлы, акыллы Галина апага иң ихлас теләкләребезне җиткерәбез. Сезне исә аның биографиясе белән дә таныштырып узасыбыз килә иде әле.

 

Томыш юлына күз салсак...


Галина Александр кызы Казанцева – татар җырчысы, Татарстанның халык артисткасы. Ул 1953 елның 12 ноябрендә Татарстанның Тукай районы Керәшен Маҗыны авылында дөньяга килә. Чаллы шәһәренең урта мәктәбен, аннары Әлмәттәге музыка училищесын, мәшһүр опера җырчысы - Казан дәүләт консерваториясе профессоры – Зөләйха Хисмәтуллина курсларын тәмамлый.

Беренче булып Галина Казанцева М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч» әсәреннән төп рольне –

Алтынчәч ариясен башкара. Опера театрында эшләгән вакытта ул барлык спектакльләрдә дә чыгыш ясый. Балалар операсы һәм оперетта, классик опера спектакльләре булмасын, ул күп очракта төп рольләрне оста итеп башкара.

Җырчы бүген дә актив иҗат эшчәнлеге белән яши: Татарстан районнарына концертлар белән чыга. Татар, рус, керәшен халык җырларын, классик әсәрләрне зур осталык белән башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев