ЧАЛЛЫНЫҢ 400 ЕЛЛЫГЫНДА САЛАВАТ ФӘТХЕТДИНОВ ҺӘМ СЕРГЕЙ ЛАЗАРЕВ ЧЫГЫШ ЯСАЯЧАК
21 августта Яр Чаллы шәһәренең 400 еллыгына багышланган зур бәйрәм узачак. Сәхнәдә Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, Россиянең популяр җырчысы Сергей Лазарев, шулай ук шәһәрнең иң яхшы иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.
Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов хәбәр итте.
Бәйрәм чаралары «Прибрежный» паркындагы мәйданда узачак. Программада Чаллы артистлары белән беррәттән Россия һәм Татарстан эстрадасы йолдызларының чыгышлары да көтелә.
Кичәнең төп кунакларының берсе Салават Фәтхетдинов булачак. Шулай ук шәһәр халкы һәм кунаклары алдында Сергей Лазарев чыгыш ясаячак.
Концерттан соң «Авторадио – Набережные Челны» зур дискотека оештырачак. Бәйрәм кунаклары өчен Санкт-Петербургтан DJ Цветкоff музыкаль сетлар тәкъдим итәчәк.
Чаллының 400 еллыгына багышланган бәйрәм салют белән тәмамланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
-
1 октября 2026 - 10:00
2027 ЕЛДАН РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БЕРДӘМ МӘКТӘП ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
-
30 сентября 2026 - 09:49
КАЗАНДА ҖЫЛЫТУ СЕЗОНЫ 1 ОКТЯБРЬДӘ БАШЛАНА
-
29 сентября 2026 - 15:08
КАЗАНДА ДӨНЬЯНЫҢ ТӨРЛЕ ИЛЛӘРЕННӘН 110 ЯШЬ АВТОР ҖЫЕЛАЧАК
Нет комментариев