ДӘРЕС ОЗЫНЛЫГЫ КҮПМЕ БУЛЫРГА ТИЕШ?
Беренче сыйныф укучылары өчен дәресләр сентябрьдән декабрьгә кадәр 35 минуттан, ә гыйнвардан майга кадәр 40 минуттан артмаска тиеш. Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгының методик киңәшләрендә әйтелә, дип хәбәр итә ТАСС.
Документта күрсәтелгәнчә, уку елы дәвамында дәресләрнең максималь озынлыгы түбәндәгечә билгеләнә:
— 1 нче сыйныфта — сентябрьдән декабрьгә кадәр 35 минут, гыйнвардан майга кадәр 40 минут;
— 2–11 нче сыйныфларда — 45 минут;
— сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белем ала торган сыйныфларда — 40 минут.
Беренче сыйныф укучыларының мәктәпкә ияләшүен җиңеләйтү өчен сентябрь һәм октябрь айларында кайбер фәннәрне өйрәнүгә тәкъдим ителгән сәгатьләр санын киметергә дә рөхсәт ителә.
Моннан тыш, 2026 елның 1 сентябреннән беренче сыйныф укучыларына өй эшләре бирелмәячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
-
1 октября 2026 - 10:00
2027 ЕЛДАН РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БЕРДӘМ МӘКТӘП ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
-
30 сентября 2026 - 09:49
КАЗАНДА ҖЫЛЫТУ СЕЗОНЫ 1 ОКТЯБРЬДӘ БАШЛАНА
-
29 сентября 2026 - 15:08
КАЗАНДА ДӨНЬЯНЫҢ ТӨРЛЕ ИЛЛӘРЕННӘН 110 ЯШЬ АВТОР ҖЫЕЛАЧАК
Нет комментариев