«ГАИЛӘ ҺӘМ МӘКТӘП» ЖУРНАЛЫ ҮЗГӘРЕШЛӘР КИЧЕРӘ
Хәзер ул "Гаилә һәм мәктәп" журналы баш мөхәррире урынбасары. Хәтерләсәгез, бу журнал элеккеге "Мәгърифәт" газетасы урынына чыга башлаган иде. "Мәгърифәт" фәкать укытучылар басмасы булган булса, "Гаилә һәм мәктәп" укытучылар һәм ата-аналар өчен нәшер ителә. Редакцияләре "Мәгариф" журналы белән бергә.
Линар Закиров әз вакыт аралыгында үзен төрле массакүләм матбугат чараларында сынап карады: газетада, журналда, радиода, телевидениедә. Моңарчы рәсми рәвештә "Татарстан" журналында эшләгән. Шулай ук "ТНВ"да сюжетлары, "Шәһри Казан" һәм башка газеталарда язмалары чыга иде. "ТНВдан китәргә туры килер инде, ә "Болгар радиосы"нда "Шөпшә-шоу" тапшыруын алып баруны дәвам итәрмен, мөгаен," - диде Закиров "Матбугат.ру" хәбәрчесенә.
Линар таланты һәм энергиясе белән студент чакта ук аерылып тора иде. 2014 елда ул "Ел журналисты" номинациясендә "Ел студенты" исеменә лаек булды.
Алга таба да аңа уңышлар телик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 сентября 2025 - 16:19
«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
-
10 сентября 2025 - 15:56
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНАГА КҮЧӘ!
-
8 сентября 2025 - 14:34
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ ҖИҢҮЧЕСЕ БУЛУ ӨЧЕН ДҮРТ КОМАНДА КӨРӘШӘЧӘК
-
5 сентября 2025 - 14:31
МӘКТӘП КАНИКУЛЛАРЫ КАЙЧАН БАШЛАНА?
Нет комментариев