Логотип Идель
Ялкын

"ГҮЗӘЛЕМ НӘРСӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ?"

УКЫ


Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың, мин булмам» әсәрен әнием белән елый-елый укыдык. Иң мөһиме – андагы вакыйгалар тормыштан алынган кебек. Яшьләр гыйбрәт алырлык урыннары да бар ул әсәрнең.


1ТЫҢЛА


Татарча ретро җырлар тыңлый башладым. Мин алар белән «Болгар» радиосы шул исемдәге сәхифә ачып җибәргәч кызыксынып киттем. Ул аудиоязмаларда җырчылар үз җырларын инструменталь ансамбль белән башкара. Җыр алдыннан аның ничәнче һәм кайсы көнне, ансамбльдә кемнәр уйнаганын әйтәләр.


2
КАРА


«Элизиум» фильмында кешеләр ике катламга бүленгән. Фәкыйрьлек белән хастаның ни икәнен бемләүче байлар «Элизиум» дигән космик станциядә, икенчеләр таланган һәм җимерек Җир йөзендә яши. Җирдә яшәүчеләр «Элизиум»га эләргә тели, әмма аларны анда кертмиләр. Бер уйлаганда, бик куркыныч фильм. Икенче караганда, тасмада сурәтләнгән чынбарлык бит бу.3

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев