Логотип Идель
Ялкын

«ГӨМБӘ АШАП АГУЛАНГАН ОЧРАКТА НИШЛӘРГӘ?»

Беркемгә дә сер түгел, көз быел иртә килеп маташа. Аның белән бергә гөмбә җыю сезонын ачып, гөмбә ашап агуланулар да башланды. Ашарга яраклы гөмбә белән агулысын бутарга мөмкин (Аллам сакласын!) шуңа күрә дә мондый очракларда кешегә булышырга, үзең бу бәладән котылу юлын белеп торсаң, дустым, яхшы булыр.

Кеше агулы гөмбә ашап кына агуланмый бит. Кайбер очракта ашарга яраклы гөмбәне дөрес маринадламау, ашарга яраклы вакыты чыкканнан соң куллану да кешегә начар тәэсир ясарга мөмкин. Андый очратка кеше үзен бер-ике сәгать дәвамында начар хис итә башларга мөмкин. Әгәр дә кеше чебен гөмбәсе, агулы гөмбә ашаган икән, 6-20 сәгатьтән соң гына кешенең агуланганын аңларга  була:

  • Баш авыртуы

  • Күңел болгану

  • Эч авыртуы


Агулануның икенче стадисендә:

  • Күз күреме начарлана

  • Тамак кибә

  • Тавыш бетә

  • Тир бәреп чыга

  • Пульс кимергә мөмкин

  • Соңрак куллар салкыная башлый, тән температурасы 36-35 граудска төшеп китә ала.


Кешенең агуланганын аңлагансыз икән беренчедән сырхауханәгә барырга кирәк, андый мөмкинчелек булмаса ашыгыч ярдәм чакырту зарур. Табиблар килеп җиткәнче зыян күрүчегә беренче ярдәм күрстәтү мөһим:

  • 5-6 стакан кайнатылган су, яки алсу марганцовка төнәтмәсе, яки бер аш кашыгы тозны бер стакан суда болгатып эчәргә һәм косарга кирәк;

  • Активлаштырылган күмер, ак глина эчәргә була;

  • Грелкалар, һәм башка тәнне җылыта торган әйбрләрне аяк һәм кулларга кую зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев