Ялкын
«ФОТОКҮРГӘЗМӘ БЕЛЕМ БИРӘ?!»
Белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең август конференциясе кысаларында Бөгелмә шәһәренең №2 лицеенда «Заполярье России: рабочие профессии - основа высших достижений» фотокүргәзмәсе тәкъдир ителде.
Проект авторы фотодокументалист Антон Райхштат икән. Автор Рус географик җәмгыятенең Баренц диңгезендә уздырган экспедициясен "мәңгеләштергән". Әлеге экспедиция вакытында, Татарстан аквалангистлары Поляр аръягында 111 метр тирәнлеккә суга төшкәннәр. Шунысы мөһим: Татарстан аквалангистларына кадәр беркем дә мондый адымга барырга батырчылык итмәгән.
Экспедиция вәкилләре алдында берьюлы берничә максат торган. Шуларның берсе - су асты тикшерүләре өчен сулау аппаратын сынап карау. Россия галимнәре уйлап тапкан әлеге аппарат сынауны бик яхшы билгесенә узып чыккан! Икенчесе - махсус физиолог табиблар өчен су астында чакта кеше организмының халәте турында мәгълүмат туплау. Дөрес һәм яңа мәгълүматларга ия булу табибларның эшләрен бермә-бер җиңеләйтәчәк. Өченче максат исә фәнни генә түгел рухи яктан үсеш өчен дә гаять мөһим: Кольск ярымутравы яны суларында яши торган флора һәм фауна дөньясын фотога төшерү.
Фотокүргәзмәне оештыручылар белдерүенчә, әлеге проект мәктәп укучылары өчен бик кызыклы һәм файдалы булачак.
[gallery size="large" ids="2743,2744,2745,2746"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 апреля 2026 - 10:21
V КАЗАН ЯШЬЛӘР САММИТЫ 40 ИЛДӘН 300 ДЕЛЕГАТНЫ ҖЫЯЧАК
-
29 апреля 2026 - 15:20
МАЙ БӘЙРӘМНӘРЕНДӘ ТАТАРСТАНДА ҺАВА ТОРЫШЫ НИНДИ БУЛЫР?
-
28 апреля 2026 - 12:15
КАЗАН МАРАФОНЫНА КИЛГӘН 42 МЕҢ ГАРИЗА РЕКОРД КУЙГАН
-
27 апреля 2026 - 11:45
КАЗАНДА 2 МЕҢГӘ ЯКЫН БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ВЕТЕРАНЫ ЯШИ
Нет комментариев