Логотип Идель
Ялкын

«ФИНА ПАРКЫ - ИҢ ЯХШЫСЫ»

ФИНА президенты Хулио Маглионе һәм Россия Олимпия комитеты башлыгы Александр Жуков  2015 елгы дөнья чемпионатының төп мәдәни мәйданчыгында булдылар. Кунаклар "Dive safely! Легкой воды!" дип исемләнгән павильонны ачуда катнаштылар һәм Паркны сәяхәт кылып чыктылар.

Кунаклар сәламәт генофонд булдыруда мондый башлангычларның әһәмиятен билгеләп үттеләр. Әлеге проект Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла.

Кунаклар Россия җанатарлары йортына да кереп чыкты. Хулио Маглионе тематик фотосессиядә катнашты һәм Казандагы Чемпионатны оештыру дәрәҗәсе югары булуын искә алды: "Партнерлар катнашкан һәм мәдәни программа кертелгән моңа охшаш парк һәр Чемпионатта оештырыла. Ләкин ФИНА ПАРКЫның бусы — иң яхшысы! Миңа бик ошый!" — дип хис-тойгылары белән уртаклашты ФИНА башлыгы.

Бүген Паркта иң яхшы волонтерларны да бүләкләделәр. Мәдәни программаны оештыручылар сөйләгәнчә, Су спорт төрләре чемпионатының иң яхшы ярдәмчеләрен һәркөн төп сәхнәгә чакырып, бүләкләр бирәчәкләр. Бүген моның өчен Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты илчесе, ике тапкыр Олимпия чемпионы, суга сикерүләр буенча тарихта бердәнбер 8 олимпия бүләге иясе, Совет чоры спортының легендасы Дмитрий Саутин чакырылган иде.

Парк кунаклары мәдәни чараларның байлыгын искә алды.

ФИНА паркы 16 августка кадәр көн саен 12.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр эшли. Кунаклар өчен керү бушлай.

Мәгълүмат Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәтеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев