Логотип Идель
Ялкын

ФИЛАРМОНИЯ БАКЧАСЫНДА АГАЧЛАР АРТА

2016 елның 30 сентябрендә  10 сәгатьтә Филармония янындагы паркта (Казан, Павлюхин урамы 73 йорт) Россиянең атказанган, Татарстанның  халык артисты Эмиль ага Җәләлетдинов һәм Татарстанның халык артисты Флюра апа Сөләйманова исеменнән агачлар утыртылачак.

[caption id="attachment_10222" align="alignleft" width="150"]Филармония 2 Беренче ике агач Илһам ага Шакиров һәм Әлфия апа Авзалова исеменнән утыртылган иде.[/caption]

Әлеге традиция моннан бер ел элек, 2015 елның 30 октябрендә барлыкка килде


Беренче ике агач Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Илһам ага Шакиров һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Әлфия апа Авзалова исеменнән утыртылган иде. 2016 елның 26 апрелендә паркта тагын бер чыршы бөек шагыйрьГабдулла Тукай тууга – 130, Татар филармониясенә шагыйр исеме бирелүгә 70 ел тулу уңаеннан утыртылды.

[caption id="attachment_10223" align="alignright" width="150"]Филармоня 2 2016 елның 26 апрелендә паркта тагын бер чыршы Габдулла Тукай тууга 130 тулу уңаеннан утыртылды.[/caption]

Халкыбызның мәшһүр шәхесләре исемнәрен мәңгеләштерү максатын күздә тоткан чарада Татарстанның мәдәният һәм урман хуҗалыгы министрлыклары вәкилләре, филармония коллективы, “Илһамият” клубына берләшкән сәхнә ветераннары катнашачак.

Чарада Муса Җәлилнең кызы Чулпан ханым исеменнән рәхмәт хатлары һәм шагыйрь тууга 110 ел тулуга тәгаенләнгән медальләр тапшырылачак.


Чара Татар филармониясе залында  ветераннар өчен  Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ТР фольклор музыкасы ансамбле концерты белән дәвам итә.

Музыка һәм өлкәннәрне хөрмәтләү көненә багышланган чара ветераннарның чәй табыны артында аралашуы белән тәмамлана. Ветераннарга истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев