Логотип Идель
Ялкын

«Файдалы алтын-көмеш!»

Эх, болгар кызлары! Сез шундый матурлар, кадерлеләр, кыйммәтлеләр! Бу сүзләрне күчерелмә һәм туры мәгънәдә кабул итсәгез бик әйбәт. Чөнки сүз кызлар турында гына түгел, алтын эшләнмәләрe, бизәнү әйберләре хакында да булачак!

Мин  бөтерчек...

Үз-үземне шулай атадым. Чөнки Болгар остаханәләре тирәсендә бөтерелүемне дәвам итәм. Чүлмәкләр белән генә ерак китеп булмас дигән уй зәркән осталары янына куалады.

Ничек тырышсам да, кочак-кочак алтынга юлыга алмадым. Алар алтын белән генә түгел, бронза, бакыр, көмеш, кыйммәтле ташлар, сөякләр, төрле катнашмалар белән дә эш итәләр икән.

Бакыр эшкәртү болгарларда киң таралыш ала. Савыт-сабаны, комганнарны, киң яссы тәлинкәләрне шуннан ясыйлар алар. Серле көзгеләр өчен рамнар да бакырдан эшләнә.

Алтын белән көмеш исә хатын-кыз затыннан булганнарны сөендерү өчен, ягъни бизәнү әйберләре ясау өчен тотыла.

Тагын бер үзенчәлек – Идел Болгарстаны осталары үз эшләнмәләренә төрле кош-корт, җәнлек, үсемлек рәсемнәрен төшерергә яраталар. Һәм алар ясаган һәр әйбер ниндидер символик мәгънәгә ия була.

Үрдәк арты белән суга чумамы?

 Чума икән... Ни өчен? Аптыраудан!  Җир әле яратылган гына мизгелдә иксез-чиксез су дәрьясы чайкалып торган бит. Ике үрдәк чиксез су киңлегендә йөзгәннәр-йөзгәннәр дә, шуларның берсе гаҗәпкә калган. «Ничек болай?» – дигән ул. Бер урында әйләнгәләгән дә: «Туйдым!» – дип өстәгән. Шуннанмы? Шуннан су төбенә чумып карарга ниятләгән. Чумган да! Бакылдык томшыгы белән бер кисәк балчык табып алып чыккан. Шул балчык җәелгән, таралган, һәм без йөри торган җир барлыкка килгән.

Болгар бабаларыбыз әнә шулай уйлаганнар. Үзләре әйттеләр. Әле уйлап кына калмаганнар, бу күренешне чигә алкасында да  тасвирлаганнар. Игътибар белән карасагыз, сез анда үрдәк сурәте күрә аласыз.

«Ак Барс» командасы Болгарда да булганмы? Әллә...

 Барс сыны йозакка болай гына төшерелгәнме? Кызык булып китте... Зәркән осталары бу хакта түбәндәгеләрне сөйләделәр:

«Хоккейның нәрсә икәнен белүен белмибез, – диделәр алар. – Ә менә алтын йозак турында сөйли алабыз. Аның тарихы бик гади. Беренчедән, йозактагы барс рәсеме өйне саклау өчен кирәк. Көчле, куркыныч хайван бит. Икенчедән, ул безнең тарихның бер истәлеге. Элек кайсыдыр кабилә өчен барс тотем хайван саналган. Әле ул еш кына канатлы яки мөгезле итеп ясалган. Бу шул кабилә патшасының данын күрсәтү өчен кирәк булган инде...»

Менә бит, Болгарда һәр нәрсәнең сере бар икән...

Нигә лалә чәчәге?

 Беләзекләр белән кызыксынып киттем. Шундый беләзек сатып алып, бер чибәр кызга бүләк итәсем килде. Тик ялгышмаммы? Аларда да берәр яшерен мәгънә юкмы?

Игътибар белән бизәкләрен карыйм. Әһә, менә бит, лалә чәчәге. Нәрсәне символлаштыра икән ул?

Лалә – матурлык, ныклык билгесе, сине тормыш сынауларыннан сакларга тиеш икән. Димәк, ул кызларны тагын да  гүзәлрәк күрсәтәчәк һәм авырлыкларны җиңәргә дә ярдәм итәчәк әле.

Болай булгач, бер чибәркәйне сөендерә алам икән...

 Бераз гына файда турында!

 Шунысы кызыклы, алтын да, көмеш тә сәламәтлек өчен бик файдалы. Безнең болгар бабаларыбыз моны белгәннәр, күрәсең. Юккамы алар бизәнү әйберләрен күпләп кулланганнар? Хатын кызлар гына түгел, ир-атлар да көмеш күкрәк билгеләре, каешлар таккан. Еш кына көмеш савыт-сабадан ашаганнар. Безгә дә бу традицияне дәвам итәсе кала...

[gallery columns="4" ids="1607,1608,1609,1610,1611,1612,1613"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев