Логотип Идель
Ялкын

«ФӘНСАР»ДА БЕРЕНЧЕ СМЕНА ҮТТЕ»

«Фәнсар» мәктәбенең язгы сессиясе кабат үз ишекләрен ачып җибәрде. Бу юлы ул Биләрдәге бу җәй генә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ачып җибәргән «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә уздырыла.


Бу сессиядә Татарстан һәм Башкортостан Республикаларының төрле шәһәр һәм районнарыннан 44 бала катнашты.


Сессиянең программасы яңа форматта: биредә фән укытучылары үзләренең предметлары буенча гадәти булмаган формада остаханә бирергә тиеш булдылар.


Гадәттәгечә, сессиядә төп игътибар уку-укыту программасына бирелде. Биләр каласының тарихын өйрәнү дә программага кертелгән иде.


Программаның уку-укыту өлеше төрле өлкә белгечләре белән очрашуларга корылган иде. «Фәнни сәнгать лабораториясе»ннән килгән кунаклар белән катнашучылар «Интеллект биллинг – киләчәк һөнәре» темасына аралаша алдылар.ZISCX42Ie8o


Инде традициягә кергәнчә «Сәләт» ветераннары белән дә очрашулар планлаштырылган иде. Галим Фаяз Хуҗин, психолог Люция Закирҗанова балалар өчен махсус дәресләр уздырдылар.


Программага татар телен пропагандалаучы яңа уеннар кертелгән иде. Мисалга, «Түбәтәй», «Сүзләр агымы» ( татар, рус, инглиз телләрендә орфографик бәйге) уеннары кызыклы да, файдалы да.


Сессияне йомгаклап фәнни-гамәли конференция уздырылды. Аңа укучылар Мәктәпнең беренче көннәреннән үк әзерләнә башлады.


Проект җитәкчесе фикеренчә, конференция уңышлы үтте. «Секцияләр эшчәнлеге, күзәтү эшләре, фәнни эшләр башкару дәрәҗәсе елдан-ел үсә. Конференциянең үзенә кызыксыну да артты», - ди әлеге проект җитәкчесе Элина Степанова.PN_Riw4XQ1k


Катнашучылар физика, химия, биология, тарих һәм җәмгыять белеме фәннәреннән үз эшләрен тәкъдим иттеләр. Биредә «Ньотон сыеклыгын практикада куллану», «Эчә торган суны барлыкка китерү юллары», «Идел-Урал штаты», «Антипиратлык законы» кебек актуаль темалар яктыртылды. Конференциядән соң һәр катнашучыга таныклык тапшырылды.


Моның белән генә укучыларның фәнни эшчәнлеге төгәлләнми әле. 30-нчы апрель көнне язгы сессиянең һәр катнашучысы «Фәнсар» мәктәбенең М.И. Мәхмүтов исемендәге Республикакүләм фәнни-практик конференциясендә катнаша ала. Соңыннан җиңүче үзенең хезмәтен конференция нәтиҗәләре җыентыгында күрә алачак.Gz6oaZnDkLU


Рафаэль Камалиев, катнашучы:


* 11-нче сыйныф – бер бүлмәнең ишеге һәм яңа, башка дөньяга ишек дигән сүз. Аны ачарга булышкан «Фәнсар»га зур рәхмәт!x16bA8Av6Yo


Ләйлә Муратшина, катнашучы:


* Әлеге язның иң күңелле вакыйгасы дисәм дә ялгыш булмастыр. Кыска вакытлы әкият дөньясына эләккәндәй буласың, яшьтәшләрең белән генә түгел, укытучылар, әйдаманнар белән дә аралаша аласың. Күп-күп яңа әйберләр өйрәнәсең, хисләр диңгезендә йөзәсең. Кайвакыт йокы да килә сыман, тик яңалык артыннан куу кызыграк: икенче, хәтта өченче сулышың ачыла!


Дамир Миңнегулов, катнашучы:


* Әйбәт, сәләтле кешеләр, белем дөньясы һәм хис-кичерешләр мохите – болар барысы да «Фәнсар 2016»!HqD_c5CS3L8

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев