"ЕВРОВИДЕНИЕ ФИНАЛИСТЫ КАЗАН СӘХНӘДӘ"

«Әкият» балалар үзәгендә «Древо жизни» дип исемләнгән мюзикл-квест булып узды.

Әлеге тамаша Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды белән берлектә оештырылды. Спектакльдә кешенең үз урынын эзләү, җәмгыятьнең мөһим бер өлеше булу мәсьәләләре күтәрелде. Тамаша кунаклары, балалар белән аларның яшьтәшләре – диджей, мәктәп укучысы, неформал, геймер-уеннар яратучы һәм копьютер уеннары геройлары белән аралаштылар.

Тамашада «Дорога из города» бию театры, «Барби-коктейль» триосы һәм «Детское Евровидение-2013» финалисты Даяна Кириллова чыгыш ясады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
«УНБЕРЕНЧЕ ӘХМӘТ» ӘКИЯТЕ
600
0
1
Иҗат
ДИЮ КЫЗЫ, БАЙ МАЛАЕ ҺӘМ МУЛЛА
659
0
0
Иҗат
МОҢЛЫ ЧИШМӘ КАЙТАВАЗЫ
974
0
0