Логотип Идель
Ялкын

"ЭТЛӘР БАТЫРЛЫГЫ"

Бөек Ватан Сугышының бер көне.

1941 нче елның 30 нчы июле. Авыр сугышлардан соң, исән калган Коломийск чик сакчылары отряды сугышчылары чигенергә мәҗбүр. Алар арасында Львов шәһәренең "Хезмәт этләре инструкторлары" мәктәбенең 150 курсанты да була. Украинаның Легедзино авылы янында чик сакчылары үзләренең этләре белән бергә соңгы сугышларын кабул итәләр. Бу бәрелеш тарихка этләрнең кешеләргә каршы бердәнбер сугышы буларак кереп кала.

Курсантлар фашистларга каршы кул сугышына күтәреләләр. Чик сакчыларының бу вакытта патроннары калмаган була. Көчләр тигез булмый. Һөҗүм итүче фашистлар сан ягыннан 3 тапкыр күбрәк була, ләкин Кызыл Армиячеләр белән бергә аларның этләре дә сугышка ташланалар. Этләр алга ыргылалар, куркудан катып калган фашистларны бәреп егалар, талыйлар. Һөҗүм барып чыкмый, гитлерчылар чигенәләр.

Көннең икенче яртысы. Немецларның чираттагы һөҗүме. Кул сугышыннан исән калган чик сакчыларына каршы дошманның җәяүле гаскәрләре ташлана. Бу юлы аларны берничә танк саклап бара. Үзләренең тимер чылбырлары белән алар яралы солдатларны һәм этләрне таптыйлар, автоматчылар алар артыннан калган яралыларны атып баралар. Бу бәрелештә бер генә сугышчы да тоткынлыкка бирелми.

2003 нче елның 9 нчы маенда, Легедзино авылы янында, сугыш булган урында һәйкәл куела. Анда язылган сүзләрне тыныч кына укып булмый: "Тукта һәм башыңны и! Монда, 1941-нче елның июлендә, Коломийск аерым чик буе комендатурасының сугышчылары соңгы бәрелешкә күтәрелделәр. Бу сугышта 500 чик сакчысы һәм аларның 150 хезмәт эте батырларча һәлак булдылар. Алар үзләренең туган җирләренә, биргән антларына мәңге тугры калдылар!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев