Логотип Идель
Ялкын

"ЭТЛӘРГӘ ЫШАНЫРГА КИРӘК"

Апас районыннан килгән хат белән уртаклашуны дәвам итәбез.


Исәнме, «Ялкын» редакциясе! Апас районы Биеш урта мәктәбенең мин укыта торган 6нчы сыйныфында барлыгы 5 укучы белем ала.  Сезнең бәйге турындагы хәбәрне алгач, һөнәрләр темасына сыйныф сәгате уздырдым. Әйдәгез, бу бәйгедә барыбыз да катнашыйк әле дигәч, укучыларым бик теләп ризалаштылар. Икенче көнне үк язма эшләрен әзерләп тә килделәр. Сезнең игътибарга укучыларымның шул язмаларын җибәрәм.


Ихтирам белән, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирая ХИСАМОВА.


Минем әниемнең һөнәре беркемнекенә дә охшамаган. Ул кинолог булып эшли. Кинологлар ау, полиция, спецназ, коткару отрядлары өчен махсус хезмәт күрсәтүче этләрне тәрбияләү белән шөгыльләнәләр. Кинолог булу өчен хайваннарны ярату гына җитми, ә максатчанлык,  түземлек, батырлык та кирәк. Дрессировкалар вакытында хайваннар психологиясен яхшы белү дә сорала.


Әнием белән аның эш урынына барырга бик яратам. Шундый зур этләрдән курыкмавына шаккатам. Кешеләр белән аралашкан кебек, этләр белән дә җиңел һәм рәхәт итеп аралаша белгән әнием белән горурланам, сокланам аңа. Ул аларны вакытында ашата, ял иттерә, кирәкле һөнәрләргә өйрәтә. Аның тәрбиясендәге этләр искиткеч акыллы һәм булдыклы. «Аларда бит кеше акылы бар», дип еш кабатлый әнием. Бәлки, этләргә яратып, якын итеп кенә түгел, ә ышанып та карарга кирәктер. Шул вакытта алар чыннан да акыллы, тугры һәм уңган була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев