Логотип Идель
Ялкын

ЭМИЛЬ ТАЛИПОВКА ИТӘК КИГӘН КЫЗЛАР ОШЫЙ

1.Үзеңне нинди төс белән чагыштыра аласың?


Кара. Ә гомумән алганда, артист кешедә барлык төсләр җыелмасы да булырга тиештер. Артист бит ул үзе рәссам. Төсләр җыелмасы баерак булган саен, рәсемнәр дә матурырак була.

2. Бүген иртән үз-үзеңә нәрсәне бүтән эшләмәм яки һичшиксез эшләячәкмен дип сүз бирдең?

Кайвакыт шундый кыен вакытлар була, иртән уянам да, әллә театрда бүтән эшләмәскә инде дип уйлап куям... Ә кич белән спектакль уйнап кайтканда һичшиксез эшләячәкмен дигән фикергә киләм... Иҗат кешесенең күңеле каршылыклардан тора.

3.Сине нәрсә оялта ала, дөресрәге кызарта?

Бик озак уйладым да, “оятсыз мин” дигән фикергә килдем...

4.Кемне күбрәк ялганларга туры килә?

Үз-үземне...

5.Үзеңне бик уңайсыз хис иткән бер вакытны исеңә төшер әле.

Балачакта су коенганда бер кызга гашыйк булдым. Аңа ошарга теләп, кино геройлары сыман, текә ярдан суга сикергән булдым. Сикердем дә, иң сай урынга барып та төштем... Маңгай тирәмдәге йолдызларны санап торганда, бер абзый: “Ну, малай, артист икәнсең син!” – диде. Шунда мин беренче тапкыр үземнең артист булуымны аңладым. Ә нәтиҗә ясап әйткәндә, уйланмый эшләнгән адым – иң ахмак адым ул.

6.Тагын нинди талантка ия булырга теләр идең?

Тагын нинди талант булса да баш тартмас идем...

7.Телефоннан кемгәдер шылтыратып дәшми торганың бармы?

Шылтыратырлык булгач, дәшми калмыйм инде мин...

8.Холкыңнын иң яхшы ягы?

Үпкәли белмим. Иң озак үпкәләгән вакытым 7 сәгать.

9.Булдыра алсаң үзеңдә нинди сыйфатны үзгәртер идең?

Төрттерү гадәтемне, чәнечкеле юмор хисемне бер чамага салырга иде. Кайвакыт якын, кадерле кешеләремне үпкәләтәм кебек.

10.Сиңа нинди кызлар ошый?

Итәк кигәннәре...

13.Кайсы илдә яшәргә теләр идең?

Акча булмаган илдә. Сатып та, сатып алып та булмый торган җирдә...

14.Нинди күренеш гамәлләр синдә нәфрәт уята?

Ялагайлык, хыянәтчеллек, чамадан тыш әрсезлек, халыкныкын урлау...

15.Әгәр яшьлеккә кире кайту мөмкинлеге булса, нәрсәне үзгәртер идең?

Кайберәүләрнең туйганчы күзләренә карап утырыр идем...

16.Еш гашыйк буласыңмы? Бу сиңа комачаулыймы?

Еш түгел... Русчалап әйтсәк, мин – однолюб. Җавапсыз мәхәббәт булса, комачаулый. Тик комачауласа да түзәм инде, чөнки яратам...

17.Яраткан кешең белән аерылышкач, ул биргән бүләкләрне нишләттең?

Гатәттә кеше белән аерылышканнан соң, аның бүләкләре дә үзе белән бергә юк була. Кая китәләрдер – белмим...

18.Иң соңгы укыган китабың?

Гарсиа Маркес “Осень Патриарха”. Алла боерса, соңгысы булмас дип ышанып калам... Яшәргә исәп бар иде әле...

19.Аллаһы Тәгаләгә ышанасыңмы?

Кайвакыт бер ышанырлык кешем юк дип уйлап куям да, куркып калам, ә аннары: “Аллаһы Тәгалә бар бит әле!” - дип, тынычланам.

20.Яратып караган спектаклең?

Күңелдә җылылык, яхшылык, соклану тудыра алган спектакль...

21.Иң яраткан гыйбәрәң?

Миңа Шамил Әләветдиновның “Найди себя, и стань лучшим!” – дигән гыйбәрәсе ошый.

22.Синең өчен тормышта иң мөһим әйберләр?

Тамашачы, халык фикере, яраткан кешеләрем, иманлы булу...

//Сәхнә//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев