Логотип Идель
Ялкын

ЕЛАНЛЫ КЫЗ КЫЙССАСЫ

Зөлфиянең күзләре җирәнсу - коңгырт . Кояш нуры төшкәндә ,алтынсу төскә кереп балкыйлар, туктаусыз үзгәреп торалар. Ул еланы генриеттаның да җирән булуы хакында сөйли.Аның нәфислеге , бәйсезлеге ,табигыйлеге... Кыргыйлыгы хакында. Һәм мин аңлап алам : ул үзе дә шуо кыргый табигатьнеке бугай.

 

Таган һәм фотоаппарат. Минем балачактагы иң зур хыялым... таган иде. Без, тулай торакта яшәүче балалар, шәһәрнең яңа төзелгән йортлары ишегалдында тирбәлеп торган таганга кызыгып үлә идек! Әмма анда баргач, «сез тулай торакныкылар» дип үртәп, елатып куып кайтаралар иде безне. Кайчан да булса минем йортым каршында таган булачак һәм мин анда туйганчы атыначакмын, дип хыяллана идем. Киләчәктә ул, һичшиксез, булачак. Минем үз таганым...

Шәһәрләр. Минем балачак шәһәре – Буйнак. Әле сабый гына булсам да, тар иде миңа ул шәһәрдә. Нәкъ менә шуннан башланды да бугай инде иреккә, иркенлеккә омтылуым. Тарлыкта яши алмыйм мин. Әгәр мин яшәгән тирәлек тарая, сулышымны кыса башлый икән, мин аннан китәргә тырышам. Буйнактан соң Махачкалага күчендек. Монда мине әллә нинди яңа ачышлар, яңа мөмкинлекләр көтә, дип сөенгән идем. Инде студент булгач, кумык театрында уйный башлагач та, рухыма тәңгәл кешеләр эзләүне дәвам иттем. Ләкин Махачкаладагы стереотиплар, һәр яңа нәрсәгә шик белән карау, үз эчеңә генә бикләнгәнлек... – мин ул кысаларда иркен сулый алмый башладым.

Казан. Чын иркенлекне мин Казанда таптым. Монда мин Илдарны очраттым. Ул минем табигатемне, иҗатымны, омтылышларымны тирәннән аңлый. Миндәге эчке дулкыннарны «тотып алып», аларга нинди тышкы форма бирергә кирәк булуын бик яхшы белә. Монда мин үз эшенең профессионалы булган музыкантларны очраттым. Монда режиссерлык һөнәрен үзләштерәм. Ә иң мөһиме – монда мин үземне бәйсез итеп тоям. Азан тавышын ишетеп, кумыкчага бик тә якын татарча сөйләмне тыңлап, туган йорттагыдай итеп хис итәсең монда үзеңне.

Музыка. Музыканың тормышымда кайчан барлыкка килгәнен белмим. Ул һәрчак бар иде кебек. Әтием рәссам. Әнием бик нечкә тоемлы һәм максатчан кеше. Профессиональ рәвештә музыка белән шөгыльләнмәсә дә, мине бу дөньяга кертеп җибәрүче, һәр яңа җиңүемне үзенең уңышы итеп кабул итүче нәкъ менә ул.

Миңа халык җырлары бик якын. Җырны башкарганда, андагы кичерешләрне, кемнеңдер язмышын, тарихын тамашачыга җиткерү бик мөһим. Халык җырлары, гадәттә, ниндидер драматик ситуациягә корылган була. Менә шул ситуацияне заманга яраклаштырып, бөтен эчке киеренкелегендә җиткерә белергә кирәк. Шул чакта гына җыр кешенең дөньясын актарып ташлый, аны тетрәндереп җибәрә, хәтта үзгәртә дә ала.

Нинди юнәлешкә карый минем җырларым? Музыкага ниндидер атамалар бирү, ярлыклар тагу ягында түгел мин.

«Кумух». Безнең состав – сәнгать җитәкчесе Ленар Ризатдинов, ул басист һәм төркемнең умырткасы. Барабаннар Фәрхад Йосыповка буйсына. Гитараның әфсенчесе – Ринат Рысьмятов. Ә мин – вокал. Бу егетләр миңа, мөгаен, язмыш бүләгедер. Студиядә эш барышында да, чыгышлар ясаганда да аларның ышанычлы җилкәсен тоеп торам.

Исем турында: Дагстанда «Кумух» исемле бер кальга бар. Аны бик күп тапкырлар камалышта тотканнар, әмма бер генә баскак та яулап алу бәхетенә ирешә алмаган. Кала җырчылары белән дан тоткан, ул җырлар бүгенге көнгәчә килеп җиткән. Мин нәкъ менә шул җырларга заманча яңгыраш өрергә, аларны популяр итәргә тырышам.

«Жемчужина мира-2012». Миңа бер «тусовка»да шундый конкурс барлыгы турында әйттеләр дә, фотоларымны җибәрүемне сорадылар. Мин җибәрдем. Кинәт шалтыраталар, үттең, конкурста катнашачаксың,  диләр. Тиз арада чыгышларны әзерләргә, костюмнар табарга туры килде. Әнием мине кечкенәдән шундый бәйгеләрдә катнаштыра иде. Ә миндә, киресенчә, психологик каршылык, кире кагу хисе кузгала. Дөресен генә әйткәндә, һәртөрле бәйгеләрдән, сәхнәдән, үземне курчак итеп кенә кабул итүләреннән бик курка идем мин. Бу конкурста катнашканда, мин әнә шул куркуны җиңә алдым. Иң мөһиме – титул һәм таҗ түгел, ә эчке җиңүем.

Генриетта Гамильтон. Генриетта – туган көнемә бүләк. «Маисовый полоз альбинос» токымыннан. Җирән, агулы түгел. Ул бик нәфис, сыгылмалы һәм салкын. Кулга алгач, аның салкынлыгын тою ошый миңа. Бизәкләрен күзәтү. Битарафлыгын тою. Еланнар бит берәүгә дә ияләшми, берәүне дә якын итми. Аларга үзләренең барлыгы җитә. Менә шул сыйфат сокландыра мине...

[gallery size="medium" link="file" ids="1127,1128,1129"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев