Логотип Идель
Ялкын

«ЕЛАК КУРЧАК ЯЗМЫШЫМНЫ ХӘЛ ИТТЕ!»

Бәйрәм, туган көн җитте исә, бигрәк тә без – кызлар бер сорау белән башыбызны катырабыз: нәрсә кияргә? Нинди кием белән дусларны шаккаттырырга? Сорауга җавап табу өчен туп-туры кибетләргә чабабыз! Ә Алинә кибеткә түгел, башка җиргә йөгерә.


Юл башы – курчактан!


Кукмараның оста куллы кызы Алинә Рәхимянова кечкенә чакта үлеп курчаклар яраткан. Яратып кына калмаган, аларны киемле дә иткән! «Берсенә итәк тегеп биргән идем, карасам, икенче курчак елап җибәргән сыман тоелды. Шуның аркасында, бакчага бармыйча, «елаган» курчакка да итәк тегеп бирдем», – ди.


Әбисенең яшьлек хатирәләре белән мавыгып киткән Алинә, кулъяулык чигеп, аны иң чибәр егеткә бүләк итү хыялы белән янып йөргән. Энәгә иң матур төсле җеп саплаган да әнисенең куъяулыгын алып чигәргә тотынган. Энә белән бармакларын төрткәләп бетерсә дә, түзгән, җепләре буталып-чорналып бетсә дә, барыбер нык торган.


«Берни дә барып чыкмый», дип, эшеңне ташламадың, димәк?


Юк, әлбәттә! Өченче сыйныфта укыганда, сәнгать мәктәбенә йөри башладым. Ә сәнгать бит ул шундый нәрсә: бер кереп китсәң, чыгам димә. Анда дүрт ел белем алдым, кул эшләре серләренә төшендем!


Ә бишенче сыйныфка җиткәч, хезмәт дәресләрендә беренче тапкыр тегеп карадым. Чын-чынлап кием тегү, дип әйтүем (көлә). Шуннан соң тормышымны тегү машинасыннан башка күз алдына да китерә алмый башладым.


Матур күлмәкләр тегүең – сәләтме, әллә тырышлык билгесе генәме?


Беренче чиратта тырышлык инде. «Уңышның 10 проценты гына сәләт, калганы – тырышлык», – дигән фикер ишеткәнем бар. Шулай да әбием, карт әбиемне шактый оста куллы булган дип сөйли. Әнием дә яшь чакта киемнәрен үзе тегеп кигән.4 (ОБЯЗАТЕльНО!)


Вакытыңны имтихан сөзсә...


Алинәгә карап кызыгып та куйдым. Берничә күлмәкнең эскизын үзе уйлап тапкан икән. Иң уңышлы дип санаганын Һиндстан милли бизәкләре белән эшләгән. «Эскизларны уйлап табу өчен, бай фантазия кирәк. Еш кына хәйләкәрлек юлына басам: әзер эскизны алып, үземә ошап бетмәгән җирләрен үзгәртеп куям дә бизәкләрен башкача ясыйм», – ди.


Үзең өчен иң кадерле берничә кием турында тулырак сөйлә әле.


Статистика күрсәткәнчә, Татарстанда юл йөрү кагыйдәләрен белмәү сәбәпле, бик күп бала юк һәлакәтенә очрый. Шуңа бәйле рәвештә балалар бакчасына йөрүче сабыйлар өчен келәм тектем. Өстендә – юллар, юл йөрү билгеләре, «зебра»лар. Өстәвенә, аның ярдәмендә балалар төсләр танырга, санарга өйрәнә ала. Келәмне Кукмараның «Березка» балалар бакчасына бүләк иттем.


Ә быел менә күбрәк кием коллекцияләре белән мавыгам. Бөтенесе дә диярлек Һиндстан үрнәкләре буенча эшләнгән. Ә бизәкләрне шишадур ысулы белән ясыйм. Шишадур ул – киемгә көзгене беркетеп чигү техникасы.


Хыялланып алыйк әле: син танылган модельер, ди. Кием өлкәсенең кайсы тармагына игътибар юнәлтер идең?


Хәзер милли киемнәр өстенлек итә башлады. Кемдер татар, кемдер рус халык киемнәрен тегә, яңарта, үзгәртә. Ә мине көнчыгыш, гарәп илләренә хас стильләр кызыксындыра. Аларның аермачык үзенчәлекләре бар. Гомумән, шушы стильдәге киемнәр искиткеч зур зәвык белән, традицияләргә нигезләнеп эшләнә!


Бер күлмәк тегү өчен ничә сәгать кирәк?


Фасонына карап: катлаулырак булса, көнгә 2-3 сәгать утырсаң, бер атна да җитә. Ә гади генә күлмәк 1-2 көндә инде әзер дә була! Мин бит хәзер өлкән сыйныф укучысы, шуңа да имтиханнарга әзерләнүгә вакыт күп китә. Укудан бушаган чакта, вакытымны якыннарыма багышлыйм.2


Алинә белән тегүче булуның уңай һәм тискәре якларын барладык.


УҢАЙ ЯКЛАР


Киемне кыскарту, формасын рәтләү өчен кешегә мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Ә бу, үз чиратында, гаилә бюджетына экономия!


Беркайда да булмаган, кеше күзе күрмәгән әйберне нәкъ син уйлап табып, ясап, киеп йөри аласың.


Дусларың арасында популярлык.


ТИСКӘРЕ ЯКЛАР


Бүген күпләр киемне кибеттән сатып алуны кулай күрә.


Кием тегәргә вакыт күп китә.


Тегүчедә зур түземлек һәм бай фантазия булу шарт!


3


АНЫҢ ТУРЫНДА


Исеме: Алинә Рәхимянова


Туган көне: 1996 елның 30 сентябре


Белем ала: Кукмарадагы М.Булатов исемендәге лицей


Кызыксынуы: рәсем ясау.


Тәмамлаган: Кукмараның дизайн кече академиясе


Уңышлары: «Нобелевские надежды КНИТУ», «Милли хәзинә», «Сөйкемле Шүрәле», «Вятские мастера» конкурсларында уңышлы чыгыш ясаган.


Фотолар Алинә РӘХИМЯНОВА архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев