"ЕЛ СӘЛКЕШЕ" ИСЕМЕ КЕМНЕКЕ?"

Дуслар, «Сәмрух» ел премиясенең «Ел сәлкеше» номинациясендә лауреатлар исемнәрен җиткерә алуыбызга шатбыз! Әлеге номинациядә барлыгы 25 гариза кабул ителгән иде. Шулар арасыннан нибары 9-ы гына ачык сайлап алу турына үттеләр. Чыгышлар һәм презентацияләр, сорауларга җавап бирүләр нәтиҗәсендә жюри 5-сен билгеләде. Менә алар: Гүзәл Әхмәтҗанова, Камилә Гыйльметдинова, Азат Булатов, Наилә Мөсәлимова һәм Энҗе Хаҗиева. Бүләкләү өчен сәхнәгә 5-се дә күтәреләчәк, тик аларның бары берсе генә «Сәмрух» сынын алачак!

Ә инде «Ел сәлкеше» исеменә кем лаек булганын 19-нчы февраль көнне, 17:00, «Ак Барс» Яшьләр үзәгендә бүләкләү тантанасында белә алачакбыз! Елның иң грандиоз тамашасын күрми калмагыз! Билетларны эш көннәрендә (9:00-18:00) «Сәләт» йортының 3-нче бүлмәсеннән алып була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 6 февраль 2021 - 10:39
    ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
    1388
    0
    6
  • 5 февраль 2021 - 13:01
    ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
    467
    0
    0
  • 10 февраль 2021 - 15:15
    6 ТӨРЛЕ СЭНДВИЧ РЕЦЕПТЫ Аны өйдә утырып ашарга да, тегендә яки монда үзең белән эләктереп барырга да җайлы. Бүген без сезгә сэндвич рецептлары тәкъдим итәбез.
    436
    0
    0

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019