Логотип Идель
Ялкын

НИ ӨЧЕН ЕГЕТЛӘР... ЯКИ ЕГЕТЛӘРНЕ НИЧЕК АҢЛАРГА

Мин үзем мәктәптә укыганда әллә нинди тузга язмаган фәннәр турында хыялланып, расписаниегә яратырга өйрәтә торган дәресне кертергә и кызыга идем соң! Соңрак аңладым: ул берникадәр психологияне дә, этиканы да, гаилә нигезләрен дә үз эченә аласы булган икән...

Без, кызлар өчен ул егет халкы бөтенләй башка камырдан әвәләнгән кебек тоела иде. Кара инде теге параллель класстагы малайны! Әле быел гына күрше авылдан йөреп укый башлады. Зәңгәр күзле, дулкын кара чәчле, сизелер-сизелмәс кенә мыегы да бар хәтта! Зәңгәр свитеры белән соры курткасы минем күзгә дөньядагы иң модный кием булып күренә. Җай чыккан саен, тәнәфескә алар классы тирәсендә бөтереләм! Юк-бар сәбәпләр белән керәм, чыгам, тагын керәм. Ник бер карасын минем якка!


егетләр 1

Әй, ул исемемне дә белми бугай ла. Бу дөньяда мин әллә бар, әллә юк аңа... Ә беркөн үзенең авылдашы – бәләкәй генә буйлы, чегән кебек кара Ләлә белән бергә кайтып киттеләр. Велосипедына шундый җайлап утыртты – бертуган сеңлесемени! Нигә, нигә шулай соң?! Нигә егетләр шундый – әллә нинди?! Үзләрен яратканнарны – күрмиләр, әйләнеп карамастайларга – исләре китә. Без аларны әллә нинди призмаларда күрәбез. Күп сөйләшми (ачуы килсә – бер генә әйтә!), әле күз төбе күгәргән, әле бите сыдырылган (тик мәңге авырта димәячәк!), кыерсытылганнарны шундый итеп яклый! (үзе сугыш чукмары булса да!), яшереп кенә тартып караганы бар (тартмаса да!), математика-физикаларны элдереп кенә ала (егылып укымса да!) Озын буйлы, киң җилкәле (ә үзе һаман бала әле!)

егетләр 2...Тәк, тагын ниндиме алар? Әйе-әйе, гел рисска омтылалар, бернәрсәдән курыкмыйлар, бик тәвәккәл үзләре! Укыганым бар: әнә шундый малайлар элеккеге полководецларның иң шәп сугышчылары булган. Аларның һәркайсы геройлык эшләргә, теләсә нинди приказны үтәргә әзер торган. 15-16 яшьлекләрне сугыш кырына кертеп, Наполеон гел җиңеп чыккан, бик беләсегез килсә!


Мин хәзер аңлыйм инде, тестостерон ташып тору, циклоид халәте, акселерат булу шундый итә малайларны!
Тик... Һаман сорауларга җавап табасы килә бит! Әйдәгез, кызлар, шул “Ник? Ни өчен?” нәргә егетләрнең үзләрен тыңлап карыйбыз. Безгә Марат, Дамир, Руслан, Надир, Искәндәр исемле егетләр булышыр. Сүзләренә ышанырга була дип кабул итик.





Ни өчен егетләр:


... кызларның телефонын сорап алган булалар да хәбәрсез югалалар...


- Кайчак шул номерны кулга төшерә алуыбызга ышанасы килми. Шалтыратырга кыюлык җитми. Свиданиегә бару буенча без кызлардан да ким өтәләнмибез. Кайчак арттырып та җибәрәбез бугай әле.

... бергә барган җирләрдә күз алдында башка кызларга мут карашларын ташлыйлар...


- Кызлар үзләре дә башка егетләргә күз салырга осталар! Хәтта свиданиедә чакта ук! Ләкин алар моны бик оста яшерә белә!

егетләр 3

... беренче тапкыр өйгә озатып куйганда, икенче юлы кайда бару турында әкият саталар!.. Тик башка шалтыратып та тормыйлар!


- “Хуш мәңгегә!” дип кырт кисеп булмый бит инде! Йә рәнҗер!

... авылга кайткан кунак кызлары аркасында менә дигән сөйкемле кызларны ташлыйлар...


- Башка кызлар күралмый торган чибәркәйгә свидание билгеләүнең үзенә күрә бер шармы бар бит аның!

егетләр 4... җитәкләшеп йөрергә яратмыйлар...


Хе! Берәр иптәш малай күреп калса,күзеңне ачырмас!

... йөргән кызларының әтиләре белән очрашудан курка...


- Аның әтисе дә кайчандыр безнең яшьтә булган бит! Ни уйлаганыбызны үтәли күрәдер кебек.

... ташлап киткәндә сәбәбен аңлатып тормыйлар.


- Үпкәләтмәслек сәбәпләр эзләп тору рәхәт түгел. Кызлар бу өлкәдә үзләре шактый алга киткән. Алар, мәсәлән, “Гаеп синдә түгел, үземдә” яки “үзем генә каласым килә!” дигән булалар. Без алай артистлана белмибез. Аннары алдашу яхшы түгел.

... башта үзләрен гашыйк Мәҗнүн кебек тоталар, ә бераздан Ләйләләренә суыналар!


- Тиктомалдан түгел инде! Араны өзәргә теләсәк тә, шундук кырт кисмибез. Вакытны сузабыз: чөнки бетмәс-төкенмәс аңлашулар куркыта. Кыз кеше үзе башламасмы дип өметләнәбез.

... футболны свиданиедән өстәнрәк күрәләр...


- Матчны соңрак карап булмый бит. Яраткан команда уйный, һәр уенның вакыты бар! Ә свиданиене күчереп тә була.

егетләр 5

... туктаусыз машиналар, спорт турында сөйләп торалар...


- Үзләре дә тик тормый. Сүзләре помада, колготки, духи турында.

... безнең белән кибетләргә бармас өчен мең сәбәп табалар!


- “Бу төс миңа килешәме?” дип, ахмак хәлгә куялар бит! “Кычкырып торган яшел кофтада син туң яшел алмага охшап каласың!” – дип дөресен әйтсәң – бетте баш! Күз яшьләре, үпкәләүләр... “Сиңа бөтен нәрсә килешә”, – дип алдасаң, ышанмыйлар. Сиңа барыбер, дип чәүчәләкләнәләр.

егетләр 6... галстук тагарга яратмыйлар...


- Тантаналарда гына шундый кием килешкәнен аңлыйбыз.

... хаксыз булуларын танырга теләмиләр...


- Хаталарны танырга күп вакыт кирәк безгә. Ахыр килеп, башыбызны иеп, бирелергә киләбез инде. Ләкин шактый соңарып.

Йә, кызлар, инде бераз ачыклык кердеме? Ни өчен егетләр шундый икәнен аңладыгызмы бераз? Ю-ю-юкмы?! Ә мин шуны беләм: егетләр-кызларга, кызлар-егетләргә тартыла барыбер!


Эльмира ЗАКИРОВА






Тагын укырга:


ХӘРБИ ХЕЗМӘТ ТУРЫНДА

ЕГЕТЛӘР ДУСЛЫГЫ ТУРЫНДА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев