Логотип Идель
Ялкын

"ДУСТЫМ МИНЕКЕ ГЕНӘ БУЛСЫН!"

Сорауларга Казанның Г. Ибраһимов исемендәге 17нче татар гимназиясе педагог-психологы Павлова Елена Евгеньевна җавап бирә.




Исәнмесез! Минем әни икенчегә тапкыр кияүгә чыкты. Ул ирен миннән ныграк ярата, гел миңа авыр сүзләр әйтә. Нишлим?

Камил, КАЗАН

1 РАЗВОД

Камил! Сиңа никадәр авыр булуын яхшы аңлыйм. Элек әниең күп вакытын синең белән уздыра торган булгандыр. Хәзер исә барысы да үзгәрде, хәзер әниеңне башка кеше белән бүлешергә туры килә. Ләкин шуны исеңнән чыгарма: әниеңнең яратуы кимемәде, ул да, нәкъ синең кебек үк, яңа ситуациягә, яңа кешегә ияләшергә тырыша. Бу аның өчен дә авыр вакыт. Син аңа үпкәләмә, киресенчә, аңа ярдәм итәргә тырыш! Әгәр әниең теге яки бу хатаң өчен ачуланган икән сине, бераз тынычлан, вакыт узсын, аннары уйлап кара: чыннан да хата синдәме? Нидән килеп чыкты соң ул хата? Күпсенмә, барып гафу үтенеп кил, әниләр балаларына начарлык теләмәс. Әгәр әни фикере белән килешмәсәң, ул тынычлана төшкәч, утырып сөйләшеп алыгыз. Аңлат аңа кичерешләреңне, рәнҗүең турында да әйт. Әмма усал итеп түгел, тыныч һәм үтемле итеп. Барысы да яхшы булачак, иң мөһиме, мондый авыр вакытта бер-берегезне үпкәләтеп, мөнәсәбәтләрне бозып бетермәгез! Уңышлар!




Минем энекәшем көнчел, дусларым белән уйнарга чыкканда, гел көнләшә, артымнан иярә, нидер ошамаса, үпкәләп кайтып китә. Анан ничек котылырга?

Дамира, КУКМАРА2 БРАТИШКА

Дамира, энекәшең сине бик ярата булса кирәк, синнән бер генә дә аерыласы килми. Аңа ничә яшь булуын гына аңлап бетермәдем. Ә бу – бик мөһим, чөнки, ул никадәр кечкенәрәк булса, шулкадәр синең игътибарыңа мохтаҗрак. Ә инде бәләкәй энекәшне карау, аны ияртеп йөрүдән, өлкәнрәк бала буларак, син берничек тә котыла алмыйсың. Уйлап кара: син бит аны үзең дә яратасың, бары ул гел аптыратканга гына йөдисең. Үсә төшкәч, аның башка кызыксынулары да барлыкка киләчәк һәм ул вакытта син инде аңа һәрдаим кирәк булып торудан туктаячаксың. Үзең дә сагынырсың әле хәзерге чакларны. Ә инде ул шактый зур һәм аңларлык яшьтә икән, бу очракта, аның белән әйбәтләп сөйләшергә кирәк. Алга таба бар дөньяны үз кубызына биетү, ягъни эгоизм булып әверелмәсен аның көнләшүе. Тагын бер киңәш: әгәр уенда энекәшкә урын юк икән, аңа да роль уйлап табыгыз. Син бит аның иң якын кешесе, синең тарафтан куылуы энеңне рәнҗетә. Туганлык хисләре турында онытмагыз, уеннар аша син аны күп кенә яхшы әйберләргә өйрәтә аласың!







Миңа 13 яшь тулды. Безнең күршедә Раил яши, без дуслар, мәктәпкә бергә йөрибез. Туган-тумача, дусларым гел котырта. Яратмыйм мин аны, ул минем дустым гына бит! Ничек аңлатыйм инде?!

Язилә, ЧҮПРӘЛЕ

3 ДРУГ

Иң элек үзең бер сорауга җавап бир: башка кешеләрнең сезнең турыда ни уйлавы шулкадәр дә мөһимме? Әгәр гел шулай кеше сүзе буенча яши башласаң, үз-үзеңне югалтырга да мөмкинсең. Кешеләр гел башкалар турында нидер сөйләп торалар, ул сүзләрнең барысы да дөрес дип уйлыйсыңмы?! Кеше сүзенә иярмә, юкса үзеңә ни кирәген, нәрсәгә омтылуыңны, нәрсә яратканыңны аңлый алмыйча, сүз колына әверелүең бар!


Әлбәттә, кеше әйткәнгә бөтенләй колак салма, игътибар итмә, димим. Акыллы фикергә игътибар итәргә кирәк, билгеле. Әмма беркайчан да башкалар фикеренә, гайбәтенә таянып эш итмә, алар әйткәнне анализлап кара да, үз акылыңа таян! Төрттерүләренә, троллингка, син килешә алмый торган фикерләргә юмор, шаяру белән җавап бирергә тырыш. Менә күрерсең, син артык борчылмасаң, йөрәгеңә якын алмасаң, барысын да уен-көлкегә борсаң, проблема үзеннән-үзе юкка чыгар. Һәм шуны да онытма: син үзеңә әйбәт дус тапкансың, ә бар кеше дә чын дус таба һәм чын дус була алмый, дуслыкны кадерлә! Кайберәүләр көнләшүдән дә сөйләнергә мөмкин, монысын да истә тот.







Дус кызым башка кызлар белән сөйләшсә, аралашса, ачуым чыга. Нигә микән?

Света, КАЗАН

4 ПОДРУГИСвета, дустым! Һәркем үз тормышы белән яши, беркем дә беркемнең шәхси милке түгел! Син дустыңа үзеңнеке генә итеп карыйсың: әйтерсең, ул синең дустың түгел, ә сатып яки яулап алынган әйберең. Синең аның вакытына, игътибарына тулы һәм кагылгысыз хокукың бардыр кебек. Дустың булгач, шулай тоела сиңа. Әмма дуслык әле ул – бер-береңә хуҗа булу дигән сүз түгел. Син менә аның урынына үзеңне куеп кара! Рәхәт булырмы? Ул сине чикләп, башкалардан аерып, үзенә генә игътибар таләп итә башласа?! Үзеңне бүгеннән тәрбияли башла: ул да, нәкъ синең кебек үк, ирекле: үзенә кызык булган кешеләр белән аралаша, теләгән урыннарга йөри һәм аның бу хакта сиңа гел әйтеп тормаска тулы хокукы бар. Бу бит сезнең дуслыкка хыянәт итү дигән сүз түгел, аның тормышында синнән башка да кешеләр бар һәм булырга тиеш тә. Әгәр көнчелегеңнең нигезе аны югалтудан курку, үз-үзеңә ышанмау булса, иң элек комплексларыңны ачыкла. Үзеңә кызыкмы син? Әллә киресенчә, гел моңсуланып, гел үпкәләп кенә яшисеңме? Башкаларга синең белән кызыкмы? Шул сорауларга җавап бирергә тырыш һәм үзеңне үзгәртергә кереш. Безнең күпчелек ачуларыбыз, көнләшү хисләребез ― үз-үзебезгә ышанмаудан һәм куркудан. Бу сыйфатлардан арынсаң, син үзеңне иркен һәм рәхәт хис итәчәксең, башкаларның да хокукларын чикләмәячәксең.


Энҗе ИБРАҺИМОВА фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев