Логотип Идель
Ялкын

«ДУЛКЫННАР» БЕЛӘН БЕР ДУЛКЫНДА»

Март аенда Татарстан халыклары Дуслык йорты сәхнәсендә чая, җор телле, сүзгә оста һәм, гомумән, иҗатка гашыйк балалар һәм яшьләр чыгышыннан торган кабатланмас чара уздыру көтелә. 12нче март көнне үтәчәк әлеге чарада XI Республикакүләм «Дулкыннар» бәйгесенә нәтиҗә ясалачак. Биредә лауреатлар һәм мәртәбәле кунаклар чыгыш ясавы көтелә.

«Дулкыннар» бәйгесе Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең регионнарында яшәүче сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне ачыклау, аларга ярдәм итү, иҗатта үз-үзләрен күрсәтү өчен шартлар тудыру, милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне торгызу һәм популярлаштыру максатыннан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм «Идел» яшьләр үзәге тарафыннан быел унберенче тапкыр уздырыла.

Үткән елларда бәйге Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Гөлшат Зәйнашева, Фәнис Яруллин, Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Мансур Мозаффаров, Фәрит Яруллин, Хәсән Туфан кебек татарның асыл шәхесләренә, Татарстан Республикасында Тарихи мирас елына багышланып үткәрелде. Быел бәйге шагыйрә Клара Булатова иҗатына багышлана.

Бәйге вокал, нәфис сүз; оркестрлар һәм инструменталь ансамбльләр; рәсем номинацияләрендә түбәндәге яшь категорияләре буенча үткәрелә:

* кече төркем – 1-6нче сыйныфлар;

* урта яшьтәгеләр төркеме – 7-11нче сыйныфлар;

* өлкән төркем – урта һәм югары белем бирү оешмалары студентлары.

Быел бәйгегә 600дән артык заявка кабул ителде. Бәйге конкурсантларына бәяне ТР Халык артисты Миңгол Галиев, ТР Атказанган сәнгать эшлеклесе Әлфия Җаббарова, ТР Атказанган сәнгать эшлеклесе Мөнирә Хәбибуллина, «Татарстан-Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе балалар һәм яшьләр тапшырулары иҗат берләшмәсе җитәкчесе Рамилә Сәхабетдинова, ТР Атказанган артисты Фәнис Кәлимуллин, ТР Атказанган артисты Флера Хәмитова кебек танылган шәхесләрдән торган жюри бирә.

Хөрмәтле журналистлар! Сезне 12нче март көнне 13.00 сәгатьтә Татарстан халыклары Дуслык йортына әлеге чарага багышланган пресс-конференциягә чакырабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев