Логотип Идель
Ялкын

«ДУХТЫР ТӘКӘ»

1943 елның февраль ахырында өебезгә кара кайгы килде, әтинең үлем хәбәрен алдык. “Батырларча һәлак булды” дип язганнар. Батыр солдат малае булу шәп нәрсә инде ул үзе, башка малайлар алдында бераз масаебрак, күкрәкне киеребрәк йөрергә була. Әмма калкандай киң күкрәгендә орден- медальларен ялтыратып, әтиең өйгә үзе кайтмагач, безгә аннан ни файда? Әни, балтасы суга төшкән мужик кебек, соңгы арада гелән кара коелып йөри. Әле генә кулына тоткан әйберен кая куйганын оныта. Башын аска иеп, таң төбеннән колхозга эшкә чыгып китә дә, караңгы төшкәндә генә, арып- талып өйгә кайтып керә. Элеккечә, эне - сеңелләремне җырлап йоклатмый, безгә кызыклы әкиятләр сөйләми, уен- көлкедән тәмам бизде. Йокларга яткач, карама юрганын башыннан ук бөркәнә дә, төннәр буе мышык- мышык елап чыга. Әллә каян белеп торам, кайгысын безгә сиздермәс өчен шулай итә ул. Сәкедәге урыным аның янәшәсендә генә булганга, үзем “әвен базы”на төшеп чумганчы, аңын иңнәре дерелдәгәнне тоеп ятам. Сизмәскә, әле быел беренчегә генә кергән ташбаш Рәхимулла, биш яшьлек йокы чүлмәге Сәгыйдә, җә ике яшь ярымлык җылак – мылак Рәхимә түгел ич инде мин, ни дисәң дә, дәү абый - бишенчедә укыйм. Ләмига тәтәни (әтинең әнисенә без шулай дип дәшәбез) минем турында: безнең Газизулла -дәү җегет, әтисе урынына калган гаилә тоткасы,-.ди. Алай дигәч, рәхәт булып китә. Мин тагын бер башка үсеп китәм кебек. Дәү җегет дигәне белән килешәм үзе, тәтәни кушкан бөтен эшкә ярыйм ич. Тоткасы дигәне генә аңлашылмый, тоткалы булырга, ишек җә капка, кәчтерүл җә комган түгел лә мин. Әти урынына калгач, җиденчене бетерүгә, аның тимерчелегендә эшләргә тиеш буламдыр инде. Ай- яй кызык иде анда! Әти Гитлерның арт сабагын укытырга киткәнче, аңа ияреп Әлмән сазы янындагы алачыкка еш бара идем. Аның ничек эшләгәнен әллә ничә мәртәбә кызыгып карап торганым булды. Әти, кайнар күмерләр өстендә бик каты кыздыргач, аксыл -сары төскә кергән тимер кисәген, үзенең көчле кулларында уйнап торган эреле- ваклы куалда- чүкечләре белән ут чәчрәтә- чәчрәтә , чаң - чоң китереп кыйный- кыйный, чажлатып суга мана- мана, күз ачып йомганчы аннан тырма теше йәисә сука калагы ясап куя иде. Булдыклы, ярдәмчел булганга, әтине безнең Чаптар авылында бөтен кеше якын күрә иде шул. Аның сугыш кырында ятып калуына кайгырмаган көн юк. Дәрестә дә рәхәтләнеп укып утырып булмый. Тик торганда, әчеттереп күземә яшь тула да, китаптагы хәрефләр биешә башлый, йә бер - берсенә ябышып, озын калын кара сызык булып сузылып китәләр. Узган атнада дәрестә укытучы апа сөйләгәнне ишетмичә калып, “ике”ле капчыгы була яздым. Ә атнакич диктант язганда, бөтенләй хур булдым. Саргайган гәҗит кисәкләренең уртасыннан тегәрҗеп белән тегеп, тәтәни әмәлләп биргән “дәфтәр” битенә, мич корымыннан үзем ясаган кара белән язам мин. Көтмәгәндә кәгазь битенә эре - эре яшь тамчылары тәгәрәште дә, хәрефләрем беркем танымаслык булып җәелде дә китте. Укытучы Фагыйлә апа шуның аркасында билгемне төшерде. Классташлар алдында җебеп төшеп, бер дә суган суы сыгарга уйламаган идем үзе. Апа иҗекләп әйтеп торган тексттан, минем әти кебек батыр минометчының фриц Тигры белән бәрелештә каһарманнарча һәлак булуы турында белеп алгач, түзеп торып булмады инде. Күз алдыма әти килде. Аның, теге солдат абый кебек, танк чылбырлары астында калып изелгәнен үз күзләрем белән күргәндәй булдым, чүт кенә кычкырып елап җибәрмәдем.

Кайгы ялгыз йөрми дигәннәре рас килде. Мин мәктәптән кайткан төшкә, буаз сөтбикәбез Акмаңгай, барыбызның да тиздән тәмле ризыкка тиенү өметен кисеп, бозаулый алмыйча , якты дөньядан китеп барган иде. “Олы мәет артыннан андый бәла- каза булмый калмый, атагыз үлеменә ияреп килгән зур югалту бу”, -дип сыкранды тәтәни. Кара мөһерле хат килгәннән бирле, тәтәнинең тамагыннан болай да аш үтми. Аңа карарга кызганыч, кипте, саргайды, бәп- бәләкәй калды. Урамда каты җил- давыл чыкса, аны каз мамыгы кебек итеп очыртып алып китәсен көт тә тор! Болай да юньләп күрмәгән күзләре, елый- елый тагын да чепиләнде, эчкәрәк батты.

Инде нишләргә? Өй тулы ачлы- туклы бала чага, җитмәсә, тәтәнинең үпкәсе чирле, аңа сөтсез торулары бөтенебезгә караганда да авыррак булачак бит. Тәтәни белән киңәш- табыш иткәннән соң, әни, югары очтагы Тәгъзимә абыстайга буаз чәбәшне илтеп биреп, алмашка сөттәй ап- ак, бик матур кәҗә бәтие күтәреп алып кайтты. Әй сөендек инде ул бәләкәчкә! Шук- шаян бәти белән рәхәтләнеп сәке асларына кереп уйнадык. Өстәлгә менеп, тәтәнинең чынаякларны идәнгә тәгәрәтеп төшерүен, мич эчендәге чүп- чар өеме артына кереп ятып, чүт кенә янып үлмәвен исәпкә алмаганда, ул безгә әлләни зыян салмады. Без аны барыбыз да үз иттек. Тамак астыннан кашыганны, иркәләгәнне- сыйпаганны бик ярата Акбит. Пешкән бәрәңге кабыкларын, кипкән юкә яфракларын сыпырта гына.

Бер ай вакыт узгандырмы- юкмы, култык астына иске капчыкка төрелгән “тере тауар ”кыстырып, өебезгә Тәгъзимә абыстай килеп керде.

-Сәлимә, җаныкаччаем, зинһар хәлемә керә күр!- диде ул әнигә ялварулы караш ташлап. - Олы башымны кече итеп, тездән кар ерып, сезгә кадәр чүт

төшеп җиттем. Аркам манма су булды. Шушы Иблисне сезгә китерүем. Берсе янына икенчесе сыяр әле, Алла боерган булса. Игезәк сыңарын син алып төшеп киткәннән бирле, бу җәфа төенчеге миңа көн күрсәтми. Җәйрәп йоклап яткан урынымнан төн урталарында сикереп торырга мәҗбүр булам. Юрган читемнән тешләп тартып уята. Тәрәз пәрдәләремне чәйнәп бозып бетерде. Ашъяулыгымны эштән чыгарды. Тозсыз күзләрен алартып, көне- төне акыруы гына җитмәгән, беркөнне шушы имгәк мине сөзеп маташа. Гарьләнеп үләрсең. Анасы үз итмәгәч, сүскиле шешәдән сөт имезеп үстергәнгә, имансызның рәхмәте шулдыр. Маңгаенда мөгез урыннары кычытып кабара, иягенә сакал кәмәше төртә башлагач, күрәләтә мыскыл итәргә кереште. Беркөнне, күз карасы кебек саклап кына тоткан, анда- монда чыкканда гына кия торган ак пимамны аударып, өстен нәҗесләп куйган, хәерсез. Тәрәз төбемдәге яраннарымның сусыл яшь яфракларын кыркуы бер хәл, яңа гына тип - тигез булып тишелеп чыккан памидур үсентеләремне, яшниге –ние белән идәнгә мәтәлдереп төшереп, гүпчим харап итте. Тугач ук , Акбәкәл дип , үзем яратып кушкан матур исемен , әрлегемнән Иблискә алыштырдым. Элек бер дә мондый чорсыз түгелие ул , Сәлимәкәччәем! Игезәгеннән аерылу сагышы бозды аның кәрәхтерен. Үпкәләп тә булмый, ул да җан иясе. Ялгызлыкның нинди ачы газап икәнлеген үзем дә бик әйбәт беләм,- дип чәчәкле шәлъяулыгы чите белән күз кырыйларын сөртеп алган итенде.

Әни аны- моны дәшмәде, көндез тәтәни черем итеп ала торган кече якка кереп китте. Олылар чаршау артында чышын- пышын, мыдыр- мыдыр нидер сөйләштеләр- киңәштеләр дә, ишек төбенә куелган капчыктан башын чыгарып, елтыр саргылт-соры күзләрен як - якка уйнатып, сәке өстенә тезелешеп утырган бер көтү бала - чаганы кызыксынып күзәтеп ятучы хәйләкәр йөзле Иблис безнеке булды да куйды.

Өстеннән йөк төшкәнгә ихластан сөенгән Тәгъзимә абыстай:

-Хәлемә кергәнегез, бу ристан бәкәйне ише янына сыендырганыныз өчен, барыгызга да Алланың чиксез зур рәхмәтләре яусын! Авырткан сөякләремне сызлатып, җәе буе шул хәерсез артыннан чабулап йөрүдән коткардыгыз. Яхшылыгыгыз үзегезгә бише белән кайтсын! Оланнарыгызны исән-имин, тәүфыйкълы – шәфкатьле итеп үстереп, картаймыш көнегездә аларның игелеген күрергә язсын!- дип, күгәрчендәй гөрләде ул.- Тәкәнең сугымга шае башы исән булып, үсеп- симереп кулыгызга керә - нитә калса, итеннән бераз өлеш чыгарсагыз, шуңа риза- бәхил!

Исеме җисеменә тиң икән шул Иблиснең. Иллә дә мәгәр хәйләкәр, бик башлы, киребеткән, астыртын, усал тәкә булып чыкты ул. Үзен һич тә кыерсыттырмас, алдатмас. Игезәк сыңары Акбитне бик ярата үзе, беркемнән

рәнҗеттерми. Язын ишегалдына чыккач, Акбитне утлыктан этеп чыгарган мактанчык чәбәшнең касыгына , инде шактый ук тырпая башлаган мөзезләре белән бер генә дыңгылдатты, тегесе тәгәрәп үк китте.Маңгайга маңгай килеп чәкәләшергә тәтәни күрмәгәндә үзебез өйрәткән идек. Иң яманы шул: бик эчкерле, хәтта мәкерле ул Иблис. Арттан шым гына килеп, искәрмәстән тез астына сыларга ярата. Ну көч тә бар инде үзендә! Баш аркылы мәтәлчек атуыңны сизми дә каласың.

Яшел чирәмнәр шытып, көтү чыккач башланды бездә кәҗә михнәтләре. Иблис әүвәле, карт көтүче Габбас бабайны санламыйча, көтүдән качып интектерде. Качуы гына бер хәл, ул эшләгән этлекләрне санап бетерерлек түгел. Берәребез үзен эзләп тапканчы, кизләү өстендәге тәп - тәмле тукранбашны туйганчы ашап, хуш исле печән белән тамак ялгап, шифалы татлы су эчеп, шунда йоклап кына ятса ни була инде , җә? Үзе үтә чыккан явыз Иблис булсын да, берәрсенә зыян салмый калсын ди мени? Йә колхоз басуына кереп, әнине бригадир Лотфый абзыйдан сүктерә, йә күрше- күлән алдында битеңне кызарта. Бер ел эчендә тәмам үсеп, тазарып китте кәҗә тәкәсе, әмма аңа карап, үзенә һич кенә дә акыл кермәде.

Шул имансыз мөгезбай аркасында, икенче җәйдә тәтәни чүт кенә яраткан ахирәткәе Хәтимәттәй белән әчегешле булмады. Беркөнне, тирә- юньдә кеше- кара юклыктан файдаланып, безнең чая Иблис күрше әбиләрнең читәне кырыенда тау чаклы өелеп торган ботак- чатак күче өстенә менгән дә, туп- туры шуларның кыяр бакчасы эченә сикереп төшкән. Ашыга- ашыга, ике кабып, бер йотып, дигәндәй, сусыл суган кыякларын ашап, кишер сабакларын тәмләп - тикшереп карап, кыярларын кимереп, әле оешып кына килүче кәбестә башларын умырып - бозып туйганнан соң, түтәлләрен таптап, бакчаны тәмам әр- хур итеп бетергәч, көн кызуыннан тәмам әлсерәгән йонлач карак, тегеләрнең кара мунчасы эченә кереп, салкынча- җиләс урында татлы йокыга талган.

Без исә, Рәхимулла белән икәүләп, ул юньсезне караңгы төшкәнче авыл бетереп эзләсәк тә, таба алмадык. Әни ындыр артларын, су буйларын, әвен базы тирәләрен, кирпеч яндырганнан калган тирән чокырларны күздән кичереп, тәмам аяксыз калып, өйгә бик борчылып кайтып керде.

- Бүген көтү урман буе болынлыгында утлады. Үз башына качкан икән, мөртәт. Бүре мазар эләктергәндер инде,- диде ул уфтанып.- Сезнең башта да уен гына, көтү кайткан чакта күренмәгәч, ник шунда ук эзләргә чыкмадыгыз?- дип энем белән мине дә битәрләп алды.

Тәтәнинең үз гөманы көчле иде:

- Кызма әле, килен! Тәкәне эзләргә оланнарны җакты чакта ук чыгарып җибәргәнием. Алар табарлык җирдә булмагандыр ул. Баягынак урманнан кайтып килешли, тамаклары бәк җаман кибегеп, Гөлси Ярхәмнекеләр безгә су эчәргә кергәние. Ботак - чатактан чистартырга диләнке сорарга дип, эстерлүк Зинувый җанына кардунга менгән булганнар икән. Шулар сөйләп торды. Туры җулдан гына авылга кистереп чыкканда, Утташ чатында җап- җаңа шалашка тап булганнар. Чокыр төбендә бә-әк дәү учак тирәсендә, йөзләрен сакал- мыек баскан, алама киемле дүрт мажикның түтәрәме белән ит ашап, тәмләп сөяк кимереп утырганын күргәннәр. Сугыштан качкан дизинтирләр булса кирәк. Балалар , куаклар артына качып, теге ач бирәннәр тыгынганны бәк кызыгып, авыз суларын агызып, тилмерешеп читтән генә күзәтеп торганнар. Җарый әле, ашарга сорап, тегеләр җанына төшмәскә башлары җиткән. Җукса, ул имансзлар, үзләренең шунда качып җатуын кеше -карага белгертмәс өчен, алма күек оланнарны гүпчим харап итеп ташлаган булырые. Берни түгел, шул бәдбәхетләр генә урлап суйгандыр Иблискәебезне. Кәрәхтере чуртыма да җараксыз булса да, зимагурлыкта туйганчы ашап йөргәнгә күрә, бә-әк симезие бит ул. Сырты гүпчем беленми, җоны җефәктәй җалтырап, җанбашлары мимылдап тора ие кәҗәкәебезнең. Тәкәбездән, кара исәп белән дә, кимендә ике пот ит чыккан булырые, билләһи. Әллә яман күз тиде инде шуңа? Мутлыгы чамасыз, бурлыгы җаман булган хайванга берәрсенең рәнҗеше төшеп куюы да бик ихтимал, килен.

Әнинең алъяпкыч итәген бер бөгәрләп, бер сүтеп, шыпырт кына балавыз сыгуып утыруын күреп алгач, тәтәни көтмәгәндә тәртәне бөтенләй икенче якка борды. Көр тавыш белән:

- Киленкәем, шул ристан өчен энҗедәй саф күз яшьләреңне әрәм итеп утырмасана! Тапкансың кайгырыр нәрсә! Дөнҗа малы- дуңгыз каны гына ла ул! Бу тәкә каян кисә, шунда китте. Безгә харам мал килешми. Соңгы сәмәнебезне биреп, сатып алган терлегебез түгел ич. Аның өебезгә ирексезләп үзе килеп кергәнен оныттың мени? Ходай җазмаган, ул насыйп итмәгән ризыкны, чәчең белән җир себерсәң дә, мәңге җыя алмассың. Бер хәл итеп булмый. Бик кызганыч булса да, малга килгән каза, адәм башына төшкән афәт түгел әле ул. Исән башкайларыбызның сау булуы кыйммәт. Бер Ходаем үзе ташламасын, калган малларыбызга бәрәкәт бирсен. Һәрбарчабызның тәннәренә саулык, күңелләренә иман нуры иңдерсен. Оланнарыбызга тәүфыйк- шәфкать бирсен, - дип, изге теләк теләп, кул күтәреп дога кылды. Тәтәнигә ияреп, без дә әппәр иттек. Әни мышкылдаудан туктады, барыбыз да тынычланып, кичке ашка табын янына тезелештек.

***

Гөнаһ шомлыгына, димәсәң, шул кичтә Хәтимәттәйнең тәһарәт ала торган дәү корсаклы әлүмин комганы, ялгышлык белән мич алдыннан идәнгә тәгәрәп төшә. Шул чакта аның борыны төптән үк кубып чыга. Чүмеч- тустаганнан юынып азаплануы мең бәла бит инде корткага. Ястүгә әзерләнеп йөргәндә, мунчада коена торган сөннәтле комганы булуы, келт итеп, әбекәйнең исенә төшә. Кояш баеганнан соң мунча эченә аяк басарга ярамаганлыгын белсә дә, чарасызлыктан, әгузе- бисмилласын әйтеп, күрше карчыгы шунда юнәлә. Үзе белән шырпысы да, шәме дә булмый аның. Керәчин лампасының куыгын шартлатудан куркыптыр инде, аны да аласы итми. Хәер, үз ихатаңда кармалап- капшап булса да, кирәк әйбереңне табуы әлләни авыр түгел лә.

Озын бумаҗи күлмәгенең балаитәк очлары, ялгыш берәр нәрсәгә тиеп китеп, нәҗесләнмәсен өчен, гадәтенчә, аны өскәрәк күтәреп, алача ыштаны бөрмәсенә кыстырып куя. Тәвәккәлләп килеп керә мунчага. Ике адым атларга да өлгерми. Дөмберт. Ниндидер җылы, йонлач, җитмәсә мөгезле, бик яман куркыныч кемсәгә сөртенеп, ләүкә астындагы ләпелдеккә барып төшә ул. Йөрәге күкрәк читлегеннән атылып чыгардай булып ярсып тибә.

Әби тешсез авызын мимылдатып, бер бер артлы белгән догаларын пышылдарга керешә: ”Лә хәүлә вә лә куәте иллә биллаһил гали әл газыйм...... Аллауммә әхфәзна йә фәйяз... Колһуаллаһы әхәде....”

Мунча иясен шул рәвешле качырырга уйлый ул. Тамырлары зәңгәрләнеп бүртенгән сөякчел куллары белән ләүкә баганасына чытырдап ябыша. Әбекәй, бераз тынычлана төшеп, тирән сулыш ала, астан чыгарга ниятләп, кыштырдап куя.

Шуннан соң ни булган дисезме?Мунча пәрие, караңгыда ямь- яшел булып ялтыраган зуп- зур бәбәкләрен бик яман акайтып, утлы карашын туп- туры әбигә төби. Кортка куркуыннан шыр җибәрә. Ярый әле тәһарәтен алып өлгермәгән чагы, юкса, бер җирен тыймаган өчен, гөнаһлы буласы көн кебек ачык иде. Төн уртасында ләүкә астында дер калтырап утыручы бичара карчык, пәрине куркытыр өчен:”Чурту майтыр! Пашул, майт!”- дип, сүгенеп тә карый. ”Әфсен - төфсен, күз алдымнан китсен!”- дип, җиде мәртәбә кабатлауның да файдасы тими. Мунча пәриенең озын гына сакалы барлыгын шәйләгәч, йөрәксенеп: “ Син дә картлач, мин дә кортка, замандашлар икәнбез ләбаса! Шул хакка гына булса да, ишектән исән- имин чыгарып җибәрсәнә, Пәриулла!- дип ялвара. Ә мунча иясе , посттагы атлы казак кебек , ничек бер урында терәлеп каткан булса, шунда текәлеп карап торуын белә, корткага юл бирми.

Таң беленә башлагач, кара мунча төннегеннән аксыл болыттай сыек кына яктылык иңә. Әлле- мәлле хәлдәге Хәтимәттәйнең каршысында, ут күршесе

Ләмиганың явызлыгы белән аты чыккан ристан кәҗә тәкәсе пәйда була. Кылыч мөгезләре белән ишекне сөзеп, тышка чыгарга маташа, хәерсез.

Хәтимәттәй иртән - иртүк безгә җилләнеп килеп керде. Исәнләшү- хәл белешү юк, керә-керешкә Сафура бураннары очырта башлады:” Мунчамны нәҗесләргә ни хакыгыз бар? Синең шайтан малайларың гына кәҗәгезне шунда кертеп япкан!”- дип әнигә карап чәпчеде ул. Авыз ачып, сүз кыстырырга ирек бирмәде. Тәтәнигә борылып:

- Кырык ел күрше булып яшәдек. Сезгә ни зыяным тигәне булды? Аш - чәйдән калдырмадым. Кулалмашка керештек. Бөтен авыр эшне бергә башкардык. Улларыбыз бер фрунтта башын салды, - дип, авызын бик мәзәк кыйшайтып, елап ук җибәрде.

Тәтәни ашыкмыйча гына сүз башлады:

-Нахак бәла тагарга ашыкма әле, ахирәткәем. Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да сөйләмә!- диде. – Нишләп без сиңа җавызлык кылыйк? Күрше хакы- Ходай хакы. Шөкер, моңарчы бик тату җәшәдек. Моннан соң да шулай булыр, боерган булса. Оланнарым кичә шул хәерсезне бөтен авылны бетереп эзләде. Киленем дә тапмый кайтты. Без инде гүпчим аның башы беткәнгә санаганыек.

Сүзгә әни дә кушылды:

-Ул имансызның этлегеннән үзебез дә гарык, Хәтимәттәй. Көтүдә бердәнбер пләмәнни тәкә булганга гына суймый тораек. Көзге сугымда чалырбыз, ”- диде.

Тәтәнинең җырчы җиз самавыры каршында иркенләп җәелеп утырып, куе сөтләп ясалган дүртенче чәшкә кишер чәен каплап куйгач кына, Хәтимәттәйнең аксыл чыраена төс керде. Алар тәтәни белән элеккечә күңелле итеп чөкердәшә башладылар.

Суймадык без Иблисне. Тәгъзимә абыстайга симез каз биреп ризалаттык. Ике ел дигәндә, тәкәбез үсеп, тазарып, горур кыяфәтле, фырт кияү егетенә әверелде. Аңа мут күзле, йомшак мамыклы, сөйкемле - кыланчык кәҗә кызлары , хәтта зур җиленле сөтбикәләр - икешәр- өчәр мәртәбә бәрәнләгән кәҗә хатыннары үзләре тагылып йөри башлады.

***

Иблискә бәйле иң кызыклы тамаша Җиңү көненнән соң булды. Авылда берән- сәрән солдатлар күренә башлады. Безнең очка, дошманны җиңеп, яшел постау шинелен тәгәрмәч кебек түгәрәкләп төреп, иңбашы аша аркасына асып, төсе уңган гимнәстүркесендә тезелешеп торган орден-медальләрен чыңлатып, солдат биштәренә әллә ниткән, тышына без гомердә дә ишетмәгән - күрмәгән телдәге язулар ябыштырылган, ялтыр калай банкалы “паюк”ларын төяп, каршы як күршебез Гарәфетдин абый кайтып төште. Аны күрергә , хәл сорашырга, үзенекеләр турында бер кәлимә булса да яхшы хәбәр ишетергә өметләнгән авылдашлар җыелды. Күрше абый, сөенче алуым өчен, миңа тавык күкәе шае тәп - тәмле шикәр шакмагы бирде.

Атна - ун көн вакыт узгандырмы- юкмы, Рәбига әби берәр җиргә киткән булган, күрәсең, көтү каршыларга аның улы -Гарәфетдин абый чыкты. Тәтәни, үзенчә аңа игелек итеп:

-Улым, бераз читкәрәк китеп бассаңчы! Безнең Иблис сөзәргә бик маһир. Берүк кабыргаларыңны саный күрмәсен,- дип җайлап кына эндәшеп бакканые иде, әйтерсең, урамда давыл купты.

- Авызыңны чамалап ач, аңгыра кортка! Мин - фронтовик! Эльба ярында Гитлерның үзен сыртына салган герой! Берлинны алган совет солдаты ниндидер сасы кәҗә тәкәсеннән курка мени? – дип, тәтәнигә ачуланып, артына борылып басты.

Кесәсеннән чигүле янчык, гәҗит кисәге чыгарып, махра төреп, чакматашын чыртлатып, тәмәке кабызды. Ул безнең ристанның тәмәке исен үлеп яратмаганлыгын белми иде шул. Без - кәҗә чирүенең басу капкасына якынлашканын чамалап алган бер көтү бала - чага, тиз генә койма башларына, киртә, читән өсләренә үрмәләдек. Иң элек, тузанлы өермә очыртып, аңгыра башларын аска иеп, янбашларын бер - берсенә терәп, тоташ агым булып , әлсерәгән сарыклар төркеме бәэлдәшеп чабышып узды. Аннан соң, үз дәрәҗәләрен төшермичә генә, тәкәббер башларын югары тотып, вак - вак атлап, безнең атаман Иблис җитәкчелегендәге кәҗә командасы басу капкасыннан үзара мекердәшеп килеп керде.

Ул да булмады, Иблис, яман искә җен ачуы чыкканлыгын белгертеп, ялт итеп арткы аякларына күтәрелде - “стуйкы”басты. Мекерт- мекерт килеп, үзалдына нидер сөйләнеп алды, сакалын хәтәр селкетте. Саргылт- соры усал күзләре белән тирә - якны айкап алды. Борынын җыерып, кабат иснәнде. Саф һаваны бозучының кайсы хәерсезе икәнлеген бик тиз чамалап алды ул. Күз ачып йомганчы, яшен ташыдай атылап килеп, Чапай кылычыдай үткен, хәтәр мөгезләрен турылап, гаярь солдат Гарәфетдин абыйның тез астына берне китереп ямады. Теге мескен буш мичкәдәй тәгәрәп китте.

Урамдагы бөтен бала- чага шарык - шырык көлергә тотынды. Мәчегә көлке- тычканга -үлем, дигәннәре шушыдыр, мөгаен. Торырга азаплана егет, тик Иблис һич кенә хут бирми бит! Әле аркасына, әле касыгына дыңгылдата гына.

-Ташла тартуыңны! Ни пычагыма дөньяны сасытасың? Синең тартканыңны әнә ничаклы бала- чага карап тора! Начар үрнәк күрсәтергә берәүгә дә

рөхсәтем юк!- дип, сакалбай тәмәкеченең арт сабагын укытты, ахрысы. Капка башларындагы, койма, читән өсләрендәге малайларның көлә- көлә эчләренә кату чыкты. Иелә- бөгелә көлә торгач, кайберләре үзләре ябышкан киртәләреннән куллары ялгыш ычкынып китеп, җиргә үк мәтәлеп төште. Көтү каршылаучы әби- чәбиләр, егетне кызганган кыяфәт чыгарсалар да, нишләптер, башта бер чара да күрмәде. Аны котырынган сөзгәк тәкәдән аралап алырга берәүнең дә йөрәге җитмәдеме шунда, белмәссең. Үзара “аһ-ваһ” килешеп, тамашаны читтән генә күзәтеп тордылар.

Тәтәни, мескен, нишләргә белми өтәләнде. Иблисне чакырып та, әрләп, оялтып та, матур сүзләр әйтеп, юмалап та карды. Аптырагач, үзебезгә кичке ашка дип әзерләп куйган, мичкә тәгәрәткән бер табак эп - эре , тәп - тәмле бәрәңгеләрне савыты -ние белән алып чыгып, тәвәккәлләп кәҗә - мәкәрҗәнең каршысына китте. Алланың рәхмәте, Иблис тәтәнигә тимәде. Максатына ирешкәнлегенә масайган кыяфәттә, тузанда аунаган егет ягына бер мыскыллы караш ташлады да, бәрәңгене тәмләп ашый- ашый, тәтәнигә ияреп капкадан кереп китте.

Күз алдында адәм көлкесенә калган фронтовик бу хурлыкны күтәрә алмагандырмы, әллә сынык кабыргалары ялганганчы, йөзе- битенең шешләре кайтканчы кеше - карага күренергә кыенсынгандырмы, ул әллә күпме вакыт урамда күзгә - башка чалынмады. Иң гаҗәбе шул булды: ул тартуын ташлаган иде.

Шул заманнан бирле авыл халкы, Иблисне хөрмәтләп, Духтыр тәкә дип йөртә башлады. Ул шактый озак яшәде. Үзе исән чакта, авылның һәр кәҗәбикәсе ел саен икешәр, хәтта өчәр баш йомшак мамыклы, чая холыклы, мут күзле бәтиләр китерде. Безнең Акбит тә алардан калышмады. Шифалы кәҗә сөте эчә торгач, тәтәнинең үпкәсе төзәлде.

Сугыш ятимнәре булсак та, без дә елашып кына утырмадык, бик иртә кул арасына кердек. Барыбыз да, ай үсәсен көн үстек. Бөтен эшне ут өертеп, бергәләп башкардык, әнинең терәгенә әверелдек. Күрше Гарәфетдин абыйның ярдәмчесе- кулдашы булып, әткәйдән калган тимерче алачыгында эшли башлагач, үземнең йорт тоткасы булуыма ихластан сөендем. Кайчандыр тәтәни әйткән бу хикмәтле сүзләрнең асыл мәгънәсенә төшендем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев