Логотип Идель
Ялкын

ДӨНЬЯНЫҢ ИҢ ЗУР УН ШӘҺӘРЕ

Дөньядагы иң зур шәһәрләр исемлеге даими алмашынып тора дисәк тә ялгышмабыз. Чөнки әлеге үсеш заманында эре шәһәрләр саны елдан-ел арта. Мондый дәлил шәһәрләрдә яшәүче халык саны, мәйданы арта баруы һәм сәнәгать, сәнгать, финанс мөмкинлекләре үсеше белән билгеләнә.



2016 нчы ел башына дөньяның иң зур ун шәһәре


Британия галимнәре 2016 нчы ел башында дөньяның иң зур шәһәрләр исемлеген атады.


10 нчы урында – Сан-Паулу.


Әлеге шәһәр Бразилияда, Тиете елгасы янында урнашкан. Халык саны – 20,2 млн кеше тәшкил итә.


Сан-Паулу


9 нчы урында – Мехико.


Мексика дәүләтенең башкаласы. Халык саны – 20,3 млн кеше. Ул испан яулап алучылары юк иткән Теночтитлан шәһәре урнында төзелгән. Мехико транспорт проблемалары белән иза чигә икән. Бу халыкның читтән тыш тыгызлыгы белән бәйләнгән.


Мехико


8 нче урын – Нью-Йорк.


Шәһәр АКШта урнашкан. Халык саны 20,6 млн кеше тәшкил итә. Нью-Йорк дөньяның иң эре һәм әһәмиятле финанс, сәяси, икътисади һәм сәнгать үзәкләренең берсе булып тора.


Нью-Йорк


7 нче урында – Карачи.


Әлеге шәһәр Пакистан дәүләтендә урнашкан. Эре порт үзәге булып тора. Шулай ук, Карачида илнең бөтен иң эре корпорацияләре урнашкан. Халык саны 21,5 млн кеше тәшкил итә.


Карачи


6 нчы урында – Шанхай.


Кытай дәүләтендә урнашкан. Халык саны – 22,6 млн кеше. Әлеге шәһәр Янцзы елгасы янында урнашкан. Шанхай дөньяның иң эре финанс һәм сәнәгать үзәкләренең берсе.


Шанхай


5 нче урын – Манила.


Халык саны 22,7 млн кеше тәшкил иткән әлеге шәһәр Филиппины дәүләтендә урнашкан. Ул Манила култыгында төзелгән. Иң  күп халык урнашкан шәһәрләрнең берсе булып тора.


Манила


4 нче урында – Сеул шәһәре.


Көньяк Корея дәүләтенең башкаласы. Халык саны – 22,9 млн кеше. Сеул Ханган елгасы ярлары янында урнашкан  һәм дөньяның иң эре финанс, сәнәгать үзәкләренең берсе.


Сеул


3 нче урында – Дәһли.


Һиндстан дәүләтенең башкаласы булып тора. Халык саны 24,1 млн кеше тәшкил итә. Әлеге шәһәрне “җиде империя башкаласы” дип тә атап йөртәләр. Бай тарихка ия булган үзәк һәм Дәһлидә 60 мең һәйкәл урнашкан. Шәһәр Ямуна елгасы янында, илнен төньягында  төзелгән.


Дәһли


2 нче урында – Джакарта.


Индонезия дәүләтендә урнашкан һәм ул әлеге илнең башкаласы булып тора. Халык саны 29,9 млн кеше тәшкил итә. Джакарта Ява утравыныңң төньяк-көнбатыш яр буенда урнашкан.


Джакарта


1 нче урынны Токио шәһәре били.


Халык саны – 37,3 млн кеше  тәшкил итә. Япония дәүләтенең башкаласы. Иң эре сәнгать, финанс һәм сәнәгать үзәкләренең берсе. Хонсю утравының көньяк-көнчыгыш өлешендә укрнашкан. Дөньяның иң зур шәһәре булып тора.


Токио


Алинә Васильева, Мамадыш районы, Дүсмәт авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев