Логотип Идель
Ялкын

ДӨНЬЯ ЧЕМПИОНЫ ЧИСТАЙ МӘКТӘБЕНДӘ УКЫЙ

Кайвакыт без кемнәр белән бер мәктәптә, бер класста укуыбызны белмибез дә. Ә арабызда дөньяда бер булган кешеләр бар бит. Менә, мәсәлән, Әдилә - Армрестлинг - кул көрәше буенча дөнья чемпионы булып куйган. Әле бер генә түгел, ике кулына да чемпион ул.

Без Әдиләне ничек таптык?


Әдилә - бер карашка Чистайның 1нче мәктәбендә укучы гади бер кыз. Без аның турында, бәлки, ишетмәгән дә булыр идек. Чөнки армрестлинг олимпия уеннары исемлегенә кермәгән бит. Әгәр дә безнең Ләйсән Әдиләнең тренеры белән аэропортта танышып кайтмаган булса. Очраклы рәвештә. Була бит шундый очрашулар - бер белмәгән кеше белән танышып китәсең дә үзеңә яңа дөнья ачасың. Бу очракта - арм-спорт дөньясы була инде.

дөнья чемпионы 1

16 яшьтән генә дөнья чемпионы булу мөмкин


Бәлки, Әдилә әллә кайчан безне дөньяга таныта алган булыр иде, ләкин Дөнья чемпионатында катнашу мөмкинлеге 16 яшьтән генә бирелә икән. Беренче катнашу һәм җиңү.

Ә спортка килүенә 4 ел икән инде Әдиләнең - арм-спорт белән 12 яшьтән шөгыльләнә башлаган. Сөякләр ныгып беткәч, дип аңлата үзе. Бу спорт төрендә бит күнекмәләр ясаганда тимер күтәрергә туры килә. Сүз уңаеннан, беләзек буыннарын ныгытканда гына да, ул бер кулы белән 40 кг гер күтәрә икән.

дөнья чемпионы 3

Әнә шундый кыз белән танышып кайттык без бүген Чистайда. Ноябрь санында сезгә дә арм-спорт һәм бу төр буенча Дөнья чемпионаты турында сөйләр өчен :)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев