Логотип Идель
Ялкын

ДӨҢГЕР – ШАМАННЫҢ ЙӨРӘГЕ

Камал театры янындагы мәйданчыкта учак якты да, дөңгерен кагып, төрки йортның бердәмлеге, иминлеге хакына камлау ырымын башлап җибәрде ул. Учак ялкыннары, дөңгеренә буйсынып, әле күккә үрли, әле котырып бии. Ә иң гаҗәбе: күңелгә бик таныш, бик якын ул көйләгән борынгы көй...


Чираттагы «Нәүрүз» фестиваленә шаман килә дигән хәбәр Казан журналистлары арасында яшен тизлеге белән таралды. Чып-чын экзотика бит: урамда – ХХI гасыр, ә монда – теп-тере, чып-чын шаман. Нинди икән ул? Ничек киенә, төс-кыяфәте, үз-үзен тотышы, яшәү рәвеше нинди? Шомлы да, кызыклы да... Шундый уйлар өере белән килеп кердем мин аның янына. Һәм җор телле, зур тормыш тәҗрибәсе, үз яшәү фәлсәфәсе булган гап-гади кешене очраттым.



IMG_6584Кыскача белешмә


Аның турында

Исеме: Лазо Монгуш.
Туган җире: Хорум-Даг авылы, Тыва республикасы.
Туган елы: 1950 ел, 17 февраль (Ай календаре буенча Яңа елга туры килә).
Шөгыле: шаман, сихәтче.
Ритуал киеменең авырлыгы: итекләре белән бергә 40 кг.
Төп атрибутлары: җәнлек тешләре, тырнаклары, аю тәпие, кыңгыраулар, дөңгер.
Талисманы һәм татуировкасы: юлбарыс.

«Без, без, без идек…»


Һиии, сөйли китсәң, риваять кебек озын юл булды ул! (Лазо абзый сүзен шаян елмаю белән башлады). Риваять геройлары йөриләр бит: анда баралар, монда сугылалар, дөнья гизәләр, сынаулар кичәләр, кыскасы, кояш астында үз урыннарын эзлиләр. Мин дә шулайрак булдым. Тумышым белән гап-гади гаиләдән, әти-әнием терлек асрап көн итәләр иде. Әнием үлгәч, мине әти ягыннан апам тәрбиягә алды. Ул бик көчле шаман иде.


Урта мәктәпне тәмамлагач, «Красный пахарь» совхозында тракторчы, комбайнчы булып эшли башладым. Механик та, столяр да булдым. Аннан спорт өлкәсенә кереп киттем, шахмат, волейбол, көрәш белән шөгыльләндем. Район спорткомитетының җитәкчесе вазыйфасын башкарырга да туры килде. Волейбол буенча Россия категориясендәге хөкемдар мин. Профессиональ көрәшче.


Сәнгать өлкәсенә дә «борын тыгып» карадым. Башта үзешчән түгәрәктә уйнадым, соңрак «Саяны» дәүләт ансамбле солисты булып киттем. Ә аннан, көтмәгәндә-уйламаганда, журналист булып куйдым.



Мин ничек журналист булдым...


Башта редакциягә шофер булып урнашкан идем. «Шеын» («Правда») газетасына. Йөрим шулай эшләп, баш редакторны, журналистларны тегендә-монда илтәм. Нәкъ шул көннәрдә миңа «Смена» фотоаппараты бүләк иттеләр. Төшерергә өйрәндем дә, кызыксынып киттем, акча җыеп, әйбәтрәк аппарат алып җибәрдем. Командировкаларга чыкканда, эш юкта, шуның белән юанам.  Көннәрдән бер көнне редактор фотоларымны күреп алды. «Бүгеннән син – ярты ставкага шофер, ярты ставкага фоткор», – диде. Шуннан башланды инде барысы да. Язгалый да башладым. «Зенит» аппараты сатып алдым. Ул миндә хәзер дә саклана, яратам шул аппаратны.



Табигать бездән акыллырак


Шаманлык ул – атадан балага күчә торган нәсел чылбыры. Әмма чылбырдагы буыннар арасында өзеклек тә булгалый. Әйтик, мин үзем шаман, әмма минем балаларымда ул сыйфат чагылмаска да мөмкин. Соңрак бу чылбырны оныкларым ялгый ала. Табигать ничек хәл итә инде, анысы бездән тормый. Адәм баласыннан өстен көчләр бар һәм алар бездән акыллырак. Минем 6 баламның берсендә бу сыйфат чагылырмы, юкмы – әлегә бу хакта сөйләргә иртәрәк. Әмма мин инде хәзердән үк аларны күзәтәм. Нидер булырга охшап тора. (Көлә).


IMG_6714



Җәнлекләрдән өйрән!


Дәвалау сәләте кешедә яшьли ачыла, әмма бу әле син шаманлыкка кандидат дигән сүз түгел. Мин үзем 20 яшьтә дәвалый башладым. Үзем дә сизмәстән, кешеләрнең авыруларын тоемлый һәм аларның хәлен җиңеләйтә ала идем. Гадәттән тыш хәл дип кабул итәргә кирәкми моны. Бу сәләт җәнлекләрдә бик көчле, алар үз ярасын ялап төзәтә ала. Безгә алардан өйрәнергә кирәк. Күпчелек кешеләр дә ия ул мөмкинлеккә. Әмма без табигатьтән аерылган һәм мөмкинлекләребезне сизмибез генә.


IMG_6543



Ут – минем уң кулым


Мин шаманлыкка 48 яшемдә килдем. Аңарчы бары дәвалый гына идем. Ашыгырга ярамый. Чөнки, шаман булгач, син табигать көчләре, рухлар белән бәйләнешкә керәсең. Моңа тулысынча әзер булырга кирәк. Физик яктан да, рухи яктан да. Иң мөһиме – мораль яктан.


Сихәтче тамырлар, үләннәр белән генә эш итсә, шаман инде табигать стихияләрен дә эшкә җигә. Яхшы шаман стихияләр белән идарә итә белергә тиеш. Юкса, ул үзенә дә, тирә-юньдәгеләргә дә зыян китерәчәк. Ут – минем уң кулым, төп ярдәмчем.


Шаманның – үз атрибутлары, үз дәвалау составы. Мин 15 ел буе үләннәр, җәнлек майлары, мәгарәләрдәге сумалаларны өйрәндем. Аларны кушып, катнаштырып, уникаль рецепт ясадым. Ул 14 компоненттан тора. Аларга минем көчем, энергиям дә сеңгән. Шаман үзе табып алган компонентлардан үз куллары белән ясаган рецептын кулланып кына калмый, ә дәва эзләп килгән кешенең рухына да тәэсир итә бит. Чын дәва шулай гына була ала.


IMG_6644



Дөңгер хуҗасы


Кулыңа дөңгер алган көннән башлап, син – шаман. Дөңгер – шаманның коралы да, йөрәге дә. Әзерлексез килеш кулга дөңгер алудан да зуррак хәтәр юк. Моңа кадәр син шаманлыкка багышлау ритуалын узарга тиешсең. Ялгыш куллансаң, дөңгер сине һәлак итәчәк. Ул биниһая көчкә ия. Инде тәмам дуслашкач та, дөңгер белән сак кыланасың, озаграк кулга алмый торсаң, ул үпкәли дә ала. (Елмая).


Шаман дөңгерен үз куллары белән ясый. Минеке 300 г авырлыкта. Кайберәүләрнеке 3-4 кг га җитә. Мин алюминий киергегә кәҗә тиресе тарттырып эшләдем. Мәшәкате җитәрлек инде аның, бигрәк тә тирене эшкәрткәндә. Тозлыйсы ул тирене, серкә сеңдереп, һавада тотасы... Хәер, бөтен серләрне дә ачмыйм әле!


Гөлнара СӘГЫЕВА фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев