Логотип Идель
Ялкын

ӘДИП ӘЛМИР: «БЕЗ – ПРЕЗИДЕНТ КОМАНДАСЫ, ҺӘМ БЕЗ БУ ИСЕМНЕ АКЛАРБЫЗ!»

27-28-нче февраль көннәрендә «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә (ТРның Алексеевск районы) V Халыкара уку-укыту «Сәләт» яшьләр форумы оештыру комитетының гамәли семинары узды. Семинар кысаларында «Фәнсар» Үзәгенең уңышлы функцияләшүе соравы буенча районның администрациясе һәм берләшмәнең парнерлары белән түгәрәк өстәл уздырылды.


Гамәли семинарда төрле проект һәм форумның юнәлешләре җитәкчеләре, форумда катнашачак җәйге профильле сменаларның директорлары һәм «Сәләт»кә нигез салучы абый-апаларыбыз катнашты.


«Сезнең идеяләрегез аша, бердәм принципларыбыз, проектларыбыз һәм чараларыбыз ярдәмендә әлеге Үзәгебезне гөрләтик! Бүген алдыбызда торган төп бурычыбыз – сменаларга әйбәт старт бирү. Ә моңа инде кул сузымы гына вакыт калды: иң беренчесе март уртасында башланачак. «Сәләт» форумына да әзерлекне онытырга ярамый. 2016-нчы елны инде берничә айдан 5 мең кеше җыелачак җирдән башлау икеләтә шатлык», - дип белдерде «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Җәүдәт улы Сөләйманов.


«Сәләт» проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир скайп аша изге теләкләрен җиткерде. Татар телен саклап калу, республикабызның сәләтле балалар һәм яшьләренә ярдәм итү, юбилей санлы форумны үткәрү буенча концепция төзү өлкәсендә уңышлар теләп калды.


Гамәли семинар барышында форумның программа директоры барлык команда өчен V Халыкара уку-укыту «Сәләт» яшьләр форумының концепциясен искәртеп узды. Түгәрәк өстәлдән соң Форумның тулы планы төзелде.


«Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгенең эшчәнлеге һәм аны алга җибәрү» дип аталган түгәрәк өстәлдә Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының социаль сораулар буенча җитәкче урынбасары Николай Петрович Чурин; Алексеевск муниципаль районының Биләр авыл җирлеге башлыгы Александр Петрович Гайнуллин; Алексеевск районы буенча Роспотребнадзор җитәкчесе Рөстәм Рафикъ улы Хөснетдинов; «Сервис Стиль» мебель компаниясенең генераль директоры Лениза Миңнехәлә кызы


Ризванова һәм «Сәләт» яшьләр үзәгенең директоры Раил Фидаил улы Курамшин катнаштылар.


«Шактый пионер лагерьләре ачылуга ук үз эшләрен тәмамладылар, яшәп китә алмадылар. Тик әлеге урын уңышлы булып чыкты. Гел үсештә булыйк!» - дип, теләп калды Александр Гайнуллин ДОЛ «Дубок» урынына төзелгән «Фәнсар» үзәгенә.


Раил Курамшин Үзәкне оештыру буенча план белән таныштырып узды. Инде җәйгә 25 кешелек мунча комплексы салыначак икән. Аның артыннан ук бассейн төзү бурычы тора.


Бүгенге көндә Үзәкнең территориясендә административ корпус, 4 торак корпусы, дәресләр өчен классларга бүленгән клуб, концерт залы, кухня белән ашханә ашханә һәм ачык сәхнә урнашкан. Шулай ук футбол һәм баскетбол уйнау өчен спорт мәйданчыгы да бар. Үзәктән 400 метр чамасы читтә изге чишмә ага һәм Биләр тыюлыгы җәелеп ята. Бер сүз белән әйткәндә, рухи, акыл һәм физик яктан үсеш өчен барлык шартлар да тудырылган.


«Биләр һәрвакыт үзәктә булган. Заманында Болгар гәҗитләре Биләр һәм Болгар шәһәрләре әһәмиятлелекләре ягыннан Помпей һәм Трояга тиң булган дип язганнар. Бу – Татарстанның чите түгел, республикабызның үзәге! Кукмара һәм Самара, Алатырь һәм Бөгелмәгә Биләр аша элемтә булдырыйк. Без үзебезне халыкара үзәк буларак бәялибез. Без – Президент командасы, һәм без бу исемне акларбыз!» - дип белдерде Әдип Әлмир.


IMG_1743

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев