Логотип Идель
Ялкын

ДИНӘ ҖӘЛӘЕВА ШИГЫРЬЛӘРЕ

Шигырь укырга яратучыларга Динә Җәләева иҗаты белән танышырга һәм бәя бирергә тәкъдим итәбез.



динә 4Бәхетлеме син?


“Бәхетлеме син?” дип сорасалар,
Бәхетсез дип әйтү мөмкин түгел.
Бәхет өчен туа һәрбер кеше,
Бәхет көтеп яши һәрбер күңел.


Бәхет – янда сине аңлар кеше булса,
Бәхет – туганнарың таянычы булса.
Бәхет – сынауларда сабыр булсаң,
Aвыр чакта яннарыңда дуслар калса..


Бәхет – кылсаң һәрчак изге гамәл,
Бәхет тели белегез сез, тели алган кадәр,
Күпсенмәгез башкаларның бәхетенә,
Тансык була сиңа килгән бәхет кенә!


Бәхет өчен күңелләргә бер нур кирәк,
Бәхет эзләп газаплана күпме йөрәк..
Җирдә яшәү – үзе бер зур бәхет булса,
Бәхет телим гомерлеккә сезгә, дуслар!



Кайчан гына...


Кайчан гына сине очратырмын,
Кайчан килер икән җиргә яз..
Кайчан гына серле елмаюың
Бирер икән йөрәгемә наз.


Күзләреңә генә карап түгел,
Күңелеңне килә күрәсем.
Насыйп ярым белән гомеремне
Бергә генә килә үтәсем.


Көтәр идем, көтәр ярым булса,
Тик ялгызым үтә көннәрем.
Яраталмыйм кемдер кебек
Байлык өчен түгеп яшьләрем.


Гадилеккә генә кызыгам,
Сөя белмим артык чибәрне.
Сөя белмим кемдер кебек
Алтын, көмеш кенә кигәнне.


Күпләр әйтер "җүләр" син дип,
Саф күңелле бәлки җүләрдер.
Гыйшык хәлен күргәннәр дә
Җүләрләнгән диеп көләдер.



динә 1Тормыш


Нинди генә авырлыклар килмәс,
Тик авырга алма шул чакта.
Елмаерга кирәк бөгелсәң дә,
Янсаң да син дөрләп учакта..


Исең китмәсен һичбернәрсәгә,
Көчле була бел төрле хәлләрдә.
Йөрәгеңә якын алма кемдер сүзен,
Аллаһ сүзе генә дөрес сүздер.


Һәр адымың саен егылсаң да,
Көчең җыеп һәрчак торып бас!
Көчлеләр дә көчсез кала беркөн,
Бер егылган бүтән егылмас.


Тормыш ямен күреп яши бел син,
Үзең өчен генә җирдә яшәмә.
Сокландырып яшәү кирәк,
"Үз эчеңә" бер дә бикләнмә!



Аерылу газабы


Аерылу газабын җырлардамы көйләргә,
Күңелдәге серләрне җилләргәме сөйләргә.
Күңелләрнең кылына хисләрең ник кагыла,
Аерылу сагышы күңелемә агыла.


Күңелемә тынгы бирми синсез яну-көюләр,
Кадерләмәсәң үзең, сүнә икән сөюләр..
Ачы газап утында кала алмыйм ялгызым,
Кабына да сүнә күктә якты янган йолдызым.


Аерылу газабы күңелләргә кермәсен,
Ачы җилләр урап узсын, кайгы-хәсрәт килмәсен.
Түзәр йөрәк сынауларга, сыналса да җилләрдә,
Җилкәннәр күк сыгылмам, көч табармын җиңәргә.


Кошлар кебек канат кагып китәрсеңме икән син,
Күңелемә газап салып китәрсеңме икән син.
Аккошлар күк талпынып ашкынамын иреккә,
Хыялларым илтерме синең арттан киңлеккә.



динә 2Көтәсеңдер


Көткән чакта килми бернәрсә,
Килә җәйләр бары көттереп.
Карлар ява үз вакыты белән,
Көтә күрмә нидер яшь түгеп.


Көтәсеңдер, аңлыйм, насыйп ярны,
Көтәсеңдер солдат кайтканын.
Көтәсеңдер бәхет килгәнен,
Хыялларың чыңга ашканын.


Тик көткәндә яумый яңгырлар,
Көтеп арган ашыканны аңлар..
Көтеп кенә килми шул көзләр,
Көтә нигә күңел җылы сүзләр?.


Көтәсеңдер бәлки син дә
Чынга ашмас татлы төшеңне.
Тик көткәнчегә кадәр
Үзгәртеп кара син үзеңне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев