Логотип Идель
Ялкын

ДИНӘ ГАРИПОВА: «СУПЕРМЕН БЕЛӘН ЯШӘМӘС ИДЕМ»

«Чаптыра атларны кучер...» XX гасыр БАШЫНДА тукайның кучеры, казанга тизрәк барып җитӘР өчен, атларын ашыктырган. XXI гасырда исә арча кызы – машинадагы әтисен, БАУЛЫ КЫЗЫ – таксистны... Ә АПАС ЕГЕТЕ, хәзер инде Казан студенты, ашыктырса да, ашыктырмаса да юк... МЕТРОны алай җиңел генә буйсындырам димә. Ә Яшел ҮзәН кызы – Динә Гарипова берәүне дә кабаландырмаган.


Татарстанның атказанган артисты, «Голос» проекты җиңүчесе, «Евровидение-2013»тә 5нче урынны яулаган Динә Гарипова безнең белән очрашуга таксида ярты сәгать алдан килде. Аның белән очрашу булачак дип, «Ялкын» абый-апалары инде күптән әйтә килде. Күктәге йолдыз атылганны күрсәң, теләк телә, диләр. Ә ике аяклы йолдыз белән очрашсаң – сорау бир! Кү-ү-үп итеп! Безнең кебек!


«Мин гашыйк булырга тиеш»


Илүзә Заһидуллина (Балык Бистәсе): Көннәрдән бер көнне, Аллаһ сакласын, тавышыгыз – җырлау сәләтегез югалды, ди. Тормышыгызны ничек дәвам иттерер идегез?


Д.Г.: Абау! Дөрестән дә, Аллаһ сакласын! Белемем буенча журналист мин, димәк, без – коллегалар. Шуңа да журналистикага барыр идем. Тәҗрибәм дә бар: газетада да, телевидениедә дә эшләп карадым. Һәрхәлдә, югалып калмам (көлә).


Эльвира Һадиева (журналның бүлек редакторы): Тормышыгызның астын-өскә китергән мизгелләр булганы бармы?


Д.Г.: Кем әйтмешли, очраклылыклар бер дә очраклы түгел. 2012 елның җәендә чит илгә конкурска җыенып йөри идем. Юлга чыгарга берничә көн кала авырып киттем. Бара алмаганыма шулкадәр кайгырдым. Тик шул чакта «Голос»тан шалтыратып, кастингка чакырдылар. Чамалыйсызмы, салкын тидермичә, конкурска барган булсам, «Голос»ка эләкмәгән дә булыр идем.3


Эльнар Байназаров (Казан): Сез төрле телләрдә җырлыйсыз. Мин гел гаҗәпләнәм: ничек итеп җырчы бер төндә акцентсыз җырларга өйрәнә икән?


Д.Г.: Бер генә төндә түгел (көлә). Беренче тапкыр французча җыр өйрәнгәндә, ул телне бөтенләй белми идем. Җырны кат-кат тыңларга туры килде. Мин Гару (Garou) исемле җырчы белән таныштым, Франциядән, легендар «Нотр-Дам-де-Пари» мюзиклында Квазимодо ролен башкара. Аның белән дуэт яздырырга тәкъдим иткәч, бергәләп җырдагы һәр сүзтезмәне сүтеп җыйдык, аларда бер сүздә өч «а» хәрефе язылып та, өчесе өч төрле әйтелергә мөмкин.


Илүсә Арикеева (Саба).: Шигырь дә язасыз икән... Ә илһам кайчан килә?


Д.Г.: Хәзер язмыйм, вакытым җитми. Һәр нәрсәдән илһам табарга тырышам. Иртән кояш балкыса да, матур сүз әйтәсе килә.


Э.Һ.: Еш гашыйк буласызмы?


Д.Г.: Теләсә кайсы артист кебек, мин дә гашыйклык халәтендә булырга тиеш. Кемгәдер, нәрсәгәдер омтылу илһам бирә. Син гашыйк булган кеше – иң акыллысы, иң матуры шикелле, барлык җырларны аңа гына багышлыйсы килә. Сәхнәдә җырлаучы артистка карап, гашыйкмы, юкмы икәнен тиз белеп була. Гашыйк җырчының күзендә очкын була.


Динә Гарипова диета тотамы?


Алсу Минһаҗева (Чистай): «Вконтакте»да дусларыгыз арасында А. Градскийның улы – Даниил бар. Кем-кемгә беренче булып «чакыру» җибәрде?


Д.Г.: Ы-ы-ы... (көлә.) Оныттым... Ә-ә, ул, ул беренче!


Луиза Шарова (журналның әдәби редакторы): Ә шулай да беренче адымны кем ясарга тиеш: егетме, кызмы?


Д.Г.: Хәзерге заманда ике як та ясый ала. Ситуациягә, кешесенә карап. Әмма... бу турыда сөйләргә кирәкми. Кешенең үзенә игътибарны шәхси тормышы аша җәлеп иткәнен өнәмим. Шуңа да шәхси тормышымны шәхси итеп калдырырга тырышам.


Рафаэль Биктимеров (Апас): Беренче гонорарыгызны нәрсәгә тоттыгыз?


Д.Г.: Тотмадым әле. Кирәкле әйбер аласым булса гына тотармын. Акчага мөнәсәбәтем шундыйрак: бар икән, әйбәт, юк икән, куркыныч түгел. Без беркайчан да типтереп яшәмәдек, гади агач йортта тордык, эт, мәче, тавык асрадык. Шопингка чыгу теләге дә күңелемне алгысытмады, хәзер дә алгысытмый. Кыйбат әйбер алсам, күңелем тыныч булмас иде. Алган очракта да, кимәячәкмен, төрелгән килеш ятачак шунда. Булганны туздырырга яратмыйм, безне алай тәрбияләмәделәр.


Илүзә Гайнетдинова (Апас): Эльмира Кәлимуллина безнең белән очрашуда «Макдоналдста ашарга яратам» дип ычкындырган иде...


Д.Г.: Кәеф булганда, мин дә анда керәм. Кырыс диеталар тотмыйм. Ниндидер үләннәр, төнәтмәләр белән үзеңне газаплау, гафу, минем өчен түгел. Гомер бер генә бит. Тәмлүшкә ашыйсым килсә, барыбер ашаячакмын!2


Әдилә Камалова (Биектау): Пешерә беләсезме?


Д.Г.: Беләм, аеруча камыр ризыкларын – пәрәмәч, өчпочмакны. Гөбәдия дә әзерләгәнем бар... әмма әбиемнеке кебек тел йотарлык килеп чыкмады.


12 чакрым пычрак ерып барган...


Искәндәр Хәбибуллин (журналның бүлек редакторы): Иң истә калган юләрлегегез?


Д.Г.: Элек дуслар белән еш кына дачага барып, шашлык пешереп, күңел ача идек. Бер тапкыр май башында урман аша шул дачага 12 чакрым җәяү бардык. Шәһәрдә эссе иде, әмма урманда кар эреп бетмәгән булган. Пычрак ерып барганда, кроссовки кигәнгә бик үкендек. Аяк киеме, бүртеп, юешләнеп, ниндидер әкәмәткә охшап калды. Дачага барып җиткәч, оек, толып киеп, җылынып утырдык.


Алинә Гыйльметдинова (Казан): Партага рәсем ясый идегезме?


Д.Г.: Юу-у-к! Оят дип кабул итә идем, мәгънәсез дә. Кайчак карандаш белән ялгыш сызылса да, оятым тынгы бирмичә, соңыннан бетергеч белән сөртә идем.


Гүзәл Инсапова (Баулы): Супермен хатыны булсагыз, нәрсә эшләр идегез?


Д.Г.: (Көлә.) Кемнедер коткара алуым шикле. Чынлыкта, ул коткарып йөрер, ә мин аны өйдә көтеп утырыр идем. Супермен хатыны булсам... аңардан аерылыр идем. Үз тормышын көн дә куркыныч астына куючы кеше белән яшәү бик авыр.1


Л.Ш.: Ә табиб белән?


Д.Г.: Алар югары мактауга лаек! Табиблар гаиләсендә үскәнгә, аларның эшен төптән беләм кебек. Кечкенә чакта еш авырый идек, шуңа да әти-әнинең табиб булуы бигрәк әйбәт. Нинди дару алырга, алмаска, кая барырга, бармаска – алар барын да белә.


«Песиләрем уртак тел тапмады»


Энҗе Әхмәтҗанова (Казан): Этләрне яратасызмы?


Д.Г.: Яратам, юкса, аларның мине тешләгәне дә бар. Начар нияттән түгелдер. Тиешсез хәрәкәт ясап, аларны куркытканмындыр. Бездә эт гел була торган иде. Күптән түгел берсе үлеп китте. Һаман да кайгырам. Ул бездә 1990 еллардан бирле яшәде, бик карт иде. Сәер рәвештә килеп эләкте. Урамда чыршы астында утырып торган ул, бүләк сыман. Әти күргән дә өйгә алып кергән. Хуҗасы табылмасмы дип, игъланнар да ябыштырып чыккан идек – табылмады. Үзебездә калдырдык.


И.А.: «Голос»тан соң сезгә песи баласы бүләк иткәннәр иде. Хәзер дә сездәме ул?


Д.Г.: Юк. Миндә бер песи бар иде инде – малай. Ә бүләк ителгәне – кыз. Алар уртак тел таба алмады. Дустымның песие үлгәч, «кыз»ымны аңа бирдем.


Зилә Сабитова (Арча): «Евровидение»дә көндәшләр бер-берсенә мәкерлек эшли, дип ишеткәнем бар. Ә сезгә, кием-салымыгызга зыян салучы булдымы?


Д.Г.: Булмады. Сәхнә күлмәгемне ике кеше саклап йөрде. «Евровидение»гә күлмәксез барган идем, чөнки сайларга өлгермәдек. Норвегиядә принцессалар өчен бал күлмәкләре тегүче дизайнер яши дигәч, аңа мөрәҗәгать иттек. Беренче репетициядә инде киеп тә карадым. Төсен, фасонын үзгәрттек.


Линар Закиров (журналның җаваплы сәркәтибе): Чит илләрдә татарларны һәм Татарстанны ничек кабул итәләр?


Д.Г.: Читтә дә, Россия шәһәрләрендә дә татарча җырларга тырышам. Гару белән французча сөйләшкәндә, «нишләп синдә русча акцент сизелми, рус түгелсең, ахры?» дип сорады. Мин татар, дидем. Татарча сөйләп күрсәткәч, ул аңлады: татар белән француз телләренең охшаш яклары бар. Гару хәтта французча-татарча җыр яздыру теләге белән янып китте. Мәскәүдә минем белән эшләүче тавыш режиссеры, татарча җырлар тыңлаганда, рәхәтлегеннән нишләргә белми. Безнең телебез көйле, аһәңле. Татарстан турында сөйләгәндә, аны лирик, аһәңле телләр башкаласы дип атыйм.


P.S. Динәнең журналга сыймаган җавапларын, очрашу мизгелләрен, татарча җырлар башкарган видеоларны «Ялкын» сайтыннан (yalkyn.ru) һәм «Вконтакте»дагы төркемебездән (vk.com/yalkyn) укый, карый аласыз.


Илья ФӘТТАХОВ фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев