Логотип Идель
Ялкын

ДЕЛЬТАЛЕТКА АКЧА ҖЫЯМ

Моңа кадәр дельталетны күргәнем дә, аның турында ишеткәнем дә юк иде. Тыныч кына яшәп яткан көннәремнең берсендә хезмәттәшләрем дельталетка юллама бүләк итте. Атка атланып йөрү, дайвинг, латино биюе, фокус күрсәтү буенча мастер-класслар һәм... дельталетта очу. Кыскасы, күңелең ни тели, шуны сайлап була. Теләсә кемне кызыктырырлык шәп бүләк хуҗасы мин хәзер!

Җирдә


Пилот белән шалтыратышып, очу көнен билгеләгәннән соң, әзерләнә башладым. Иң беренче эш итеп, йөрәккә кардиограмма ясатырга булдым – ник дисәң, бу сиңа велосипедка утырып йөрү генә түгел! Ул үзем белән куртка, чалбар, пирчәткә ише җылы әйберләр алырга киңәш итте. Үкчәле аяк киеме урынына уңайлы кроссовка да әзерләп куйдым. Шулай итеп, дельталетка - беренче очышыма мин әзер!

дельталетка 1

Кошлар утравында


Очарга билгеләнгән көн килеп җитте. Казаннан 15 км ераклыктагы Каймар бистәсе күгендә очып йөргән дельталетларның күплеген күргәч, Петр I сүзләре искә төште:
«Без түгел, оныкларыбызның балалары кошлар кебек күктә очар».

Минем кебек беренче тапкыр очучылар да күп иде. Пилот Олег Шәйхетдинов дельталетка беренче тапкыр 10-12 яшьләрдә утырып карарга киңәш итә.
«Бу вакытта кеше күктә очуның матурлыгын аңлы рәвештә күрә һәм тоя ала башлый!» - ди ул.

Олег үзе дельталетка 2002 елда утыра һәм шул вакыттан бирле тормышын күк йөзеннән башка күз алдына да китерә алмый. Россия дельталетчылары арасында беренче урынны яулап, берничә ел рәттән дөнья күләмендә үткәрелгән ярышларда катнаша ул. Призлы урыннар ала.

дельталетка 2

 ...Ниһаять, чират миңа килеп җитте


Очкычны мондый якынлыктан беренче кабат күрәм. Минем кызыксынуымны күреп, пилот без очасы аппарат турында сөйләргә кереште:
«Дельталетның очу тизлеге сәгатенә 120 км га кадәр җитәргә мөмкин, ул 4 км биеклеккә күтәрелә ала».

Космос ачмасалар да, бу очу аппаратын уйлап табучыларга чын күңелдән афәрин диясе килә – үзе җиңел, гади, бернинди артык әйбере дә юк кебек. Машинадагы кебек үк газ, тормоз педальләре бар, ә менә руле күренми. Дулкынлануымны сиздермәскә тырышып, кабинага кереп утырам. Тотынырга урын эзләп, каршымдагы горизонталь тимер таякка кулларымны сузам. Пилот шунда ук кисәтү ясый – мин таяк дип уйлаган нәрсә дельталетның руле булып чыкты!!!

дельталетка 3

«Мин әзер», – дип башымны кагуга, кузгалып очып киткәнебез сизелмичә дә калды. Астагы кешеләр, йортлар, машиналар әкрен генә кечерәеп, күз алдымнан юкка чыга бара. Ура! Очам! Дельталетның түбәсе юк, димәк, һаваны кулың белән капшап, тотып карарга да мөмкин. Кошлар кебек очып карау турындагы балачак хыялым үзенекен итте – җирдән 350 метр биеклектә куллар өскә күтәрелеп, кош канатлары хәрәкәтен кабатлый башлады…. Көндәлек уй-борчуларымны кайдадыр аста калдырып, күккә күтәреләм. Хыяллар, якты уйлар дөньясына! Бу тылсымлы мизгелләрдә үзеңне җир шарының тулы гармониядә яшәгән  аерылгысыз бер өлеше итеп хис итәсең... Пилот кулындагы сәгать укларына төртеп күрсәтә – вакыт күз ачып йомганчы беткән икән! Кошлар биеклеген калдырып, җиргә юл тотабыз.

Кабат җирдә


 Дельталеттан төшүемне сабырсызланып көтеп торган энем өйгә ашыктыра башлады. Имеш, соңрак «бөке»дә утыру ихтималы зур. «Бөке» сүзен ишетүгә үк, тәннәрем чымырдап куйды! Инде кузгалып киттек дигәндә, машинаны туктатып, пилот янына йөгерәм: «Дельталет белән эшкә, бакчага яки балыкка да барып була торгандыр бит?» Пилот елмая:  «Теоретик яктан була инде ул...», – ди. Очу аппаратының күпме торганын сораштыра башладым. Дельталетның бәясе кыйбатлы джип бәясе белән бер икән, дуслар. Иртәгәдән дельталетка акча җыя башлыйм – туйдым шәһәр «бөке»ләреннән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев