"ДӘРЕСТӘ БЕЗНЕ ТУКТАТЫП БУЛМЫЙ"

Сезгә үземнең сыйныфым турында сөйләп китәсем килә. Гади сыйныф түгел, ә иң сәләтле, иң шәп 5 нче сыйныф турында.

Без Казан шәһәренең 36 нчы гимназиясендә белем алабыз. Мин үзем бу мәктәпкә икенче сыйныфта күчтем, берникадә вакыт "яңа кеше" булып йөрдем әле. Баштарак минем белән беркем дә аралашырга теләмәде, ләкин тора-бара монда иң якын дусларымны таптым.

Сыйныфыбызда 32 кеше, 24 кыз һәм нибары 8 малай. Әйе, әйе, 8 малай! Дәрес вакытында, укытучы абый-апалар сыйныф бүлмәсеннән чыгып торса, шунда ук сөйләшә, уйный, шаяра башлыйбыз, малайлар кызларның чәчәләрен тарталар? хәтта. Тик шуңа да карамастан, барыбыз да үзара бик дус. Еш кына укытучы апабыз белән бергә экскурсияләргә йөрибез.

Әйтергә онытып торам икән: безнең әти-әниләребез дә бик дуслар! Гел күрешеп, аралашып торалар.

Мин сыйныфымны бик яратам!jMDPZY_fLok

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 17 май 2021 - 15:56
    «БЕЗГӘ КҮРЕШЕРГӘ КИРӘК!» Хатлар буенча әзерләнгән котлау тапшыруларын электән дә үз иткән Рәбисә апа аягын сындырып, урын-җир өстенә калгач, бөтенләе белән калдырмый торган булып китте. Берсеннән-берсе матур итеп язылган эчтәлекле хатларны тыңлаганда, кәефнең юк чагы булса да, күңелләре күтәрелеп китә. Бер дә юкка, татлы тел тимер капканы ачар, димәгәннәр. 
    740
    0
    0
  • 22 май 2021 - 11:35
    ЗАМАНЧА СУ АНАСЫ ЯКИ КВАДРОКОПТЕР МАҖАРАСЫ Кәримне Өчиледә барсы да белә иде. Ул алай начар малай түгел. Кайчан карама – теге яки бу эш белән мәшгуль. Укудан кайткач, өйне җыештыра, савыт-сабаны юа. Соңыннан тышка чыгып, малларны карый. Тыштагы эшләрен бетереп керүгә, әнисе дә кайтып җитә.
    665
    0
    1
  • 26 май 2021 - 17:40
    САБАНТУЙГА КАРШЫ КИЧ Юлы уңарга тиеш бүген Нәргизәнең. Иртәдән болытлы торган күк йөзе, өйләдән соң кинәт ачылып китте дә, ялтырап кояш чыкты. Соңгы зачетын тапшырып, университет баскычларыннан йөгерә-йөгерә тукталышка ашыкты кыз. Хәзер тиз генә бүлмәсенә кереп, юл сумкасын алыр да, электричкага чыгар. Кыз җәлт кенә кул сәгатенә күз төшерде. Өлгерергә тиеш, электричка китәргә сәгатьтән артык вакыт бар әле.
    499
    0
    0

Блоглар