Логотип Идель
Ялкын

«ДӨНЬЯГА ЧЕМПИОНАТЫ - МӨМКИНЛЕКЛӘР МӘЙДАНЫ»

Җир йөзендә иң перспектив йөзүчеләрнең берсе Кэмерон Макэвой 19 яшендә үк инде Дөнья чемпионатлары призерлары арасында булу бәхетенә ирешкән иде. Ике ел элек Барселонада планета беренчелегенә эстафетада аны һәм аның Австралия җыелма командасы буенча партнерларын алтын медальдән бары тик 0,14 секунд кына аерды. Хәзер Яшел континенттан килгән спортчыга 21 яшь һәм ул Казанга йөз метрга йөзү буенча төп фаворит статусында килде. Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының Оештыру комитеты матбугат хезмәте вәкиле спринтердан бу фикер белән килешәме-юкмы икәнлеген һәм алтын медаль өчен көрәштә аңа кем көндәш булырга мөмкин икәнен сорады.

  - Кэмерон, Сезнең ватандашыгыз атаклы йөзүче Джеймс Магнуссен белдергәнчә, нәкъ менә Сез ирекле стиль белән йөз метрга йөзүдә төп фаворит икән. Сез моның белән килешәсезме?

- Әгәр мин йөз метрны үзем күрсәтә алган вакытта йөзеп чыга алсам, иң яхшылар арасына керегә мөмкинлек туачак. Минемчә, булдырачакмын (елмая). Гомумән, күнегүләр барышында мин яхшы гына нәтиҗәләр күрсәтәм. Казандагы Дөнья чемпионатында да барысыннан да узарга тырышачакмын. Аннары күз күрер. Фаворитмы мин? Финишта бортка кем беренче булып килеп кагылса, шул җиңәчәк. Әгәр ул егет мин булып чыксам, бик шәп булыр иде. Әйдә,  алдан мактанып куймыйк әле, башта миңа квалификациядә һәм ярымфинал стадиясендә сайлап алу иләген узарга кирәк. Бу максатка адым артыннан адымлап әкренләп бару яхшы.   

ДЧ-2015тә җиңү өчен көрәштә Сез үзегезнең төп көндәшегез дип кемне саныйсыз?

- Әзерлек ярышларында күп кенә спортчыларның күнегүләр белән ничек шөгыльләнүен күрергә туры килде. Кайберләрен мин беләм, кайсылары исә гаҗәпкә калдырды. Көндәшләрме? Иң беренче итеп россияле Владимир Морозов искә төшә. Җавабымда мин күпләрне атамаганга аптырамагыз. Чынлыкта, дөньяда йөз метрга йөзү буенча бу Чемпионат елъязмасына кертерлек исемнәр күп түгел. Һәм әйбәт статистика һәм нәтиҗәләр күрсәтүче барлык йөзүчеләр дә һәрвакыт күз алдында. Үземнең барлык потенциаль көндәшләремне һәрчак күзәтеп торам дисәң дә була.

– Йөзү буенча Австралия җыелма командасының Су спорт төрләре буенча ФИНА дөнья чемпионатында медальләр планы бармы?  

- Билгеле инде, без мөмкин кадәр күбрәк медаль алырга телибез һәм моның өчен бик тырышачакбыз. Безнең командабыз шактый әйбәт һәм анда лаеклы спортчылар җитәрлек, ир-атлар арасында да, хатын-кызларда да. Алдан әйтеп булмый, безгә бит әле үз күрсәткечләребезне, үз статистикабызны да  яхшырту мөһим. Минемчә, йомгаклардан соң команда исәбендә безнең нәтиҗәләр начар булмас, һәм без үзебезне чыннан да яхшы команда буларак күрсәтәчәкбез. Австралия йөзүчеләренең һәрберсе җыелма команданы алга чыгару өчен бөтен көчен куячак, бер-берсенә ярдәм итәчәк.   

– Барселонадагы Дөнья чемпионатында барлык дөнья рекордлары йөзүче кызларныкы иде. Сез ничек уйлыйсыз, Казанда ир-атларга үзләренең саллы сүзләрен әйтер вакыт җитмәдеме әле?

- Ир-атлар йөзүе әкренләп, вак-вак адымнар белән алга бара. Иң мөһиме, бер урында таптанмыйбыз. Мәсәлән, Австралия йөзүчеләре көненә 10 (!)ар сәгать күнегүләр белән шөгыльләнә, күз алдына китерә аласызмы шуны. Күзәтеп карасагыз, кайберәүләр бөтенләй  бассейннан чыкмыйлар. Минемчә, күнегүләр һәм тырышлык иртәме-соңмы үз нәтиҗәләрен бирәчәк. Бәлки, бу хәл  Казанда булырмы? Безнең йөзү буенча илкүләм команда нәкъ менә ир-атлар йөзүендә уртак исәпкә берничә алтын медаль китерергә мөмкин. Ышанам ки, үзебезнең  техник мөмкинлекләрне яхшыртачакбыз, 2-3 елдан соң инде безнең җыелма команда бик яхшы дәрәҗәгә күтәреләчәк.

– ДЧ-2015тә йөзү “Казан Арена” футбол стадионында узачак. Элегрәк Сезгә мондый спорт  объектында ярышырга туры килмәдеме?

- Юк, моңарчы футбол  стадионында йөзгәнем юк иде әле (көлә). Иртән мин ул бассейнны, ул стадионны күрдем инде, әмма футбол стадионы икәнен белмәгән идем. Монда бар да югары дәрәҗәдә оештырылган. Аренада җанатарлар өчен урын күп булу мине тагын бер кат сөендерде. Алар бит бассейнга шактый якын утырачаклар. Безнең өчен дә, башка йөзүчеләр өчен дә бу бик шәп булачак, безгә дәрт өстәячәк. Трибунадан яңгыраган тавышлар безне алга куачак, бу чынлап та бик шәп! Онытылмас хисләр: сиңа күпме җанатар көч биреп тора, күпме кеше елмая, кычкыра, шаулый, синең өчен борчылып тора һәм уңышлар тели. Трибуналардан бу кадәр куәт өстәлгәндә без үзебезнең максималь нәтиҗәбезне икеләтелгән энергия белән күрсәтәчәкбез.

- Кэвин, Сезгә 21 яшь кенә бит әле. Болай яшь булуыгыз тәҗрибәлерәк спортчылар белән көндәшлеккә комачауламасмы соң?

- Әйе, минем көндәшләремнең, чыннан да, тәҗрибәләре бик зур. Минем үземнең дә тәҗрибәм аз дип санамыйм. Югары дәрәҗәдә чыгыш ясау практикам бай, бигрәк тә ирекле стиль белән 100 һәм 200 метр араларга. Мин иң яхшы вакыт күрсәтергә тырышачакмын, булдыра алганның барысын да күрсәтәчәкмен. Монда ике нәрсә төп әһәмияткә ия: физик әзерлек һәм менталь, психологик алым. Хисләрне һәм дулкынлануны йөгәнли белергә кирәк: барлык эмоцияләр дә йөзеп килгәннән соң булырга тиеш. Йөзгән вакытта бары тик ничек тизрәк йөзәргә, тагын да тизрәк йөзәргә дип уйларга кирәк, башка нәрсә белән башны катырырга  ярамый. Күңел тынычлыгы да бик мөһим.    

Мәгълүмат Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәтеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев