Логотип Идель
Ялкын

Дөнья чемпионаты: талисманнар уңыш китерәме?

Якынлашып килүче футбол буенча Дөнья чемпионатын һәркем төрле сәбәпләр аркасында көтә. Кемдер яраткан җыелмасының уенын сагынган, икенчеләр җанаткан футболчыларының осталыкларын тагын бер кат бәяләргә, сокланырга тели.

Ә менә шәхсән минем Дөнья чемпионатында үз фаворитым бар. Юк, ул Месси белән Роналду, яки Салах белән Де Брюйне түгел. Ул – чемпионатның талисманы, бүре егете Забивака.


Забивака


Россиядә булачак бәйге өчен талисман сайлау әле 2015 елның маенда ук башланып китә. Башта илнең төрле төбәкләреннән балалар үзләре теләгән персонажлар турында фикерләр белдергәннәр. Балалар фикерләреннән чыгып, 10 персонаж сайлап алынган, һәм аларны үз чиратында сәнгать югары уку йортлары студентларына интерпретацияләргә биргәннәр. Әлеге этапта 20 төрле вариант тәкъдим ителә. Онлайн-сораштыру һәм махсус жюри фикере нигезендә талисман исемен йөртү өчен барган ярышның финалына өч персонаж уза: песи, юлбарыс һәм бүре. Нәтиҗәсен беләбез: Томск студенты Екатерина Бочарова иҗат иткән бүре, Забивака исемен алып, дөнья футболы фестиваленең талисманы дип танылды.



 

Талисманнар тарихыннан


Дөнья чемпионатлары тарихында беренче талисманны инглизләр иҗат итә. 1966 елда узган мундиальнең символы булып Вилли кушаматлы арыслан танылган. Аны иҗат итүче – балалар өчен китаплар рәссамы Рег Хойе. Англиядә арысланнар яшәмәсә дә, әлеге хайванны сайлау юкка түгел – илнең гербы һәм футбол ассоциациясенең логотибында нәкъ менә хайваннар патшасы сурәтләнгән. Талисман уңышлы булып чыга: хуҗалар үз тарихларында беренче тапкыр (һәм әлегәчә – бердәнбер!) атаклы алтын кубокны яулап алалар.



 

 

Танылган дөнья чемпионатлары талисманнары арасында Мескика малае Хуанитоны искә алмаска мөмкин түгел (Дөнья чемпионаты – 1970). Гәрчә аның кыяфәтендә бернинди гаҗәпләнерлек детальләр булмаса да, персонажның гадилеге, аңлаешлылыгы, самимилеге бар кешене дә әсир иткән. Малай Мексиканың милли символы – сомбреро эшләпәсен кигән.



Талисманнар итеп кешеләрне яки хайваннарны гына ясау традициясе 1982 елда испаннар тарафыннан туктатыла. Күрәсең, оригиналь булырга тырышканнар алар. Шушы гүзәл илдә узган дөнья чемпионаты барлык тамашачыларга Наранхито әфлисунын бүләк иткән. Наранхито футбол дөньясында гына түгел, ә мультсәнгать дөньясында да танылу алган – ул шактый гына уңышлы мультсериалда төшә.



Итальяннар испаннарны да уздырып җибәрәләр. 1990 елда бу футбол җене кагылган илдә Җир шарының иң яхшы футбол җыелмалары кунак була. Аларга һәм аларның җанатарларына Кеше-куб Чао тәкъдим ителә. Ул Рубик шакмакчыгына охшатып ясалган һәм Италиянең әләме төсләренә буялган. Миңа калса, заманча дизайнерлар да әлеге талисманнан үзләре өчен нидер алырга мөмкиннәр. Беренче карашка сәер һәм шыксыз тоелган Чао экранда бик яхшы күренә һәм футбол сөючеләргә бик ошый.



Миңа калса, тарихтагы иң уңышлы талисман – 1998 елдагы әтәч Футикс. Бу – топ. Бик хәрәкәтчән, динамик, сурәте сыйфатлы һәм отышлы ясалган. Исеме – инглиз foot (аяк) сүзеннән (футболга ишарә) һәм -икс кушымчасыннан гыйбарәт (Астерикс һәм Обеликс турындагы үтә дә уңышлы француз комикслары геройлары хөрмәтенә).



Футикс әлегәчә бик популяр, һәм ул аны тудыручыларга 30 млн.доллар тирәсе табыш китергән. Ул гына да түгел, Футиксның кызы атасы эзләре буенча киткән: әле яңа гына Этти исемле чебеш, 2019 елда Франциядә узачак хатын-кызлар арасында футбол буенча дөнья чемпионаты талисманы булып танылган. Этти инде Забивака белән инде дуслашып та өлгергән.



Иң уңышсыз талисманнар – миңа калса, Көньяк Корея белән Япониядәге чемпионаттагы Ато, Каз һәм Ник чит планета кунаклары (2002) һәм Германиянең Голиаф арысланы (2006). Беренчеләре – аңлаешсыз, истә калмый торган, ниндидер абстракт буяу таплары кебек кабул ителсә, икенчесе – гап-гади һәвәскәр сурәте кебек күренә (өстәвенә, алманнар инглизләрдән турыдан-туры күчермә ясаганнар: 1996 елда Англиядә үткән Ауропа берлегенең талисманы – Голиаф арысланы, тик анысы күпкә уңышлырак). Һәм күңелсезлекләрнең иң зурысы – рәссам алман Голиафын никтер ыштансыз итеп ясаган.



 

Россияле Забиваканың тарихы ничегрәк булыр? Ул безнең ил җыелмасына уңыш китерерме? Җавап бер айдан, ә бәлки кыскарак та вакыттан соң билгеле булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев