Логотип Идель
Ялкын

«CУДЬЯ БУЛАСЫҢ КИЛСӘ - УКЫ!!!»

Казанда 23-24-нче апрель көннәрендә, Татарстан Республикасының Мәктәп дебатлар лигасы һәм татар телендәге «Безнең фикер!» дебатлар лигасы тарафыннан, парламент дебатлары буенча хөкемдарлар әзерләүче уку-укыту сессияләре уздырылачак. Ул рус һәм татар телләренә хөкем итә алырлык югары дәрәҗәле хөкемдарлар әзерләүгә юнәлдерелгән.


Чара «Сәләт» яшьләр үзәге базасында уздырылачак (Островский ур., 23). Чараның төп оештыручысы булып Татарстанның «Республика дебатов» дип аталучы уку-укыту һәм дискуссия үзәге тора.


Уку-укыту сессиясенең катнашучылары хөкем итүнең төп принциплары һәм кагыйдәләре белән танышачак, темалар буенча фикер алышырга, эчтәлекле, аңлаешлы һәм файдалы кире элемтә булдырырга өйрәнәчәк, төрле уеннарны хөкем итеп практик яктын шөгыльләнә алачак. Иң яхшы катнашучыларга таныклыклар биреләчәк. Аның ярдәмендә катнашучы «Республика дебатов» оештырган парламент дебатларында хөкемдар буларак чыгыш ясый ала дигән сүз.


«Республика дебатов» – Татарстан Республикасының төп дебатлар мәйданчыгы, ул үз эченә дебат клубларын, дисскуссия мәйданчыкларын берләштерә. «Республика дебатов» – ораторлык осталыгы, критик фикер йөртү һәм халык алдында чыгыш ясау өлкәсендә белем алырга ярдәм итүче уку-укыту платформасы.


Татар телендәге «Безнең фикер!» дебатлар лигасы май аенда үзенең 3-нче сезонын ябачак. Атна саен уздырылучы очрашуларда яшьләр саф татар телендә бүгенге җәмгыятьнең актуаль сорауларына фикер алыша, кызыклы спикерлардан остаханәләр тыңлый, татар телендә ораторлык осталыгы һәм


халык алдында чыгыш ясау дәресләрен өйрәнәчәк. Уку-укыту сессиясе кысаларында әлеге лиганың ярымфинал уеннары да үтәчәк.


Чарада шулай ук Татарстан Республикасының Мәктәп дебатлар лигасы да тәкъдим ителәчәк. Лига мәктәп укучыларында аларның активлыгын һәм гражданлык позициясен арттыру, һөнәри өлкәдә кирәк булучы шәхси сыйфатларны тәрбияләү (командада эшләү, критик һәм аналитик фикер йөртү, халык алдында чыгыш ясау, кыска вакыт эчендә дөрес карарлар кабул итү, лидерлык һәм оештыру сәләте) максатыннан уздырыла. Турнир ике лигада үткәрелә: 6-8-нче сыйныфлар һәм 9-11-нче сыйныфлар.


Парламент дебатлары – интеллектуаль уку-укыту студентлар хәрәкәте уены. Уен ике якның регламентлы бәхәсе форматында бара. Беренче як ниндидер бер проект, резолюция яклы, икенчесе, киресенчә, аларга каршы торырга тиеш. Дебатлар фикер йөртергә, уйларга, предметны мизгел эчендә төрле яктан объектив бәяләргә, аның уңай һәм тискәре якларын билгеләргә ярдәм итә. Уен күзаллауны һәм эрудицияне киңәйтә, илдә, дөньяда булган яңалыклардан хәбәрдар булырга куша. Парламент дебатлары – халык алдында чыгыш ясарга өйрәнү өчен менә дигән мөмкинлек. Ул үз позициядә нык торырга, тыңлаучыларны ышандырырга өйрәтә. Дебатлар – күңелле уен, кызыклы кешеләр мохите. Биредә син фикердәшләрең белән теләсә кайсы темага фикер алыша аласың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев