Логотип Идель
Ялкын

«ӨЧПОЧМАКЛЫ» КОНТРОЛЬ ЭШ»

«Мәктәп – аерым дөнья ул. Мәктәп дигәч, беренче чиратта, һаман бетмәс-төкәнмәс, очы-кырые да күренмәгән тарих, рун язуына охшаган физика, телне дүрткә бөкләсәң дә әйтә алмаган инглиз теле күз алдына килә. Аларны уйлагач, мәктәпкә барасы килмәгән чаклар да була. Ләкин барыбер үземне мәҗбүр итеп, тәмле йокымны калдырып, яраткан мәктәбемә җыенам. Яраткан дигәч тә, ни өчен яратам соң әле мин аны? Әлбәттә, күңелемә якын һәм бик үк якын булмаган дәресләрем өчен. Әлбәттә, шул тәмле ашханә өчен, әлбәттә, анда укыган якын дусларым өчен. Кайвакыт, өй эше әзерләмәгәнгә, укытучы: «Син  мәктәпкә ашар өчен генә киләсеңмени?» − дип сорый. Үзенә алай димәсәм тә, эчтән генә соравына «әйе-е-е-е» дип җавап кйтарам! Ач укып булмый ич!

Беренче өч дәресне сәгатькә карап, минут чутлап үткәрәбез, ә тәнәфескә кыңгырау шалтырагач, дәррәү ашханәгә өчпочмак, пәрәмәч алырга йөгерәбез. Азрак соңга калсаң, сиңа дигән тәм-томнан җилләр исә. Ә ризыкларның тәмлелеге-е-е... Телеңне йотарлык! Дүртенче дәрес, яңа аудан кайтып, мич башында яткан мәченеке төсле үтә», – дип матур уйларга чумып, ашарга әзерләргә иренеп утыра Вәли.

Әнисе пәрәмәчкә дип калдырган акчаны тундырма һәм чипсыга әрәм итте. Сикергәли-сикергәли, караңгы төшкәнен дә сизми калды. Эх, Вәли, Вәли! Өй эшләреңне бүген кем эшләр тагын? Әниең өйдә юк, әтиең эштә, компьютерыңны ваттың... «Әй, иртәгә берәрсеннән күчерермен әле, беренче тапкырмыни!» – дип, тынычланып, йокларга ятты Вәли.

Иртән, соң гына торып, юынды да, ашамыйча да, мәктәпкә юл тотты. Күтәренке кәефе озакка сузылмады, бүген инглиз теленнән контроль эш икән. Чит ил ризыкларын мактап хат язарга кирәк. Ә Вәли алдагы дәрестә уйнап утырды, шулай булгач, әлеге тема аңа таныш түгел. Вәли ишексез, тәрәзәсез дүрт стена арасында калган кебек хис итте үзен. Ләкин ул барыбер проблеманың чишү юлын таба иде. Вәли ич ул! Азрак уйлап торды да әнисенең пешергән тәмле-тәмле ризыклары турында язды. Шул вакытта Вәлинең ашыйсы килү теләге тагын да артты. Эчендә вулкан аткан кебек тавышлар ишетелә башлады. Ач бүре төсле, улап җибәрмәсен өчен, иелебрәк утырган булды. Өчпочмакның инглиз телендә ничек язылганын белмәгән Вәли контроль эшендә бер зур өчпочмак рәсеме ясап куйды...

Укытучы абый контроль эшләрне тикшерә. Кайберләрен тиз генә карап чыга, кайберләренә озаграк туктала. Менә, Вәлинекенә дә чират җитте. Тышсыз яшел дәфтәр – аныкы. Укытучының җыерылган кашлары дулкынланып, авызы ерылып китте. Сыйныф эченә кояш кердемени! Укытучының андый кыяфәте сирәк була. «Бар инде, бар, Вәли! Минем хисапка», – диде укытучы, ә Вәлинең сыйныфташлары бернәрсә дә аңламыйча, аптырашта калды. Бүген Вәлинең кәефе бик күтәренке. Авыз – колакта, колак – еракта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев