Логотип Идель
Ялкын

«ЧИРЛӘРГӘ ВАКЫТ ЮК!»

Ул белеме буенча география һәм биология укытучысы. Сөйләшкәндә еш кына «оу-у-у» ымлыгын куллана. Ничек инде укытучы андый авазлар чыгарырга мөмкин, диярсең син. Юк, бүген мин сине укытучы түгел, эстрадага тәүге адымнарын ясаучы җырчы белән таныштырырга телим.


Әңгәмәдәшем талантлы һәм позитив яшь җырчы – Фирүзә. Ышандыра алам: ул татар эстрадасына яңалык алып киләчәк!


Мишәрлек вирусы


Фирүзә, музыкага мәхәббәтең кайчан башланды?


– Мин биш яшьтән сәхнәдә. Бернинди музыка мәктәбенә йөрмәдем. Авылыбызда андый мөмкинлек юк иде. Көзге каршында тарак тотып җырлаганымны хәтерлим. Мин зур һәм матур, «бальный» күлмәктән, зал шыгрым тулы, имеш... (Көлә.) Кеше күрмәгәндә генә җырлыйм инде, билгеле! Бик ояла идем. Ул вакытта «Фабрика звёзд» җырчыларын, Эльвира Розали, Алсуны яратып тыңлавым исемдә.


Син тумышың белән Чирмешән ягыннан. Мишәрлегең ярдәм итәме, әллә комачау итәме?


– Мишәр кызы булуым белән горурланам! Мишәрләр бит алар чынлап та бик горур. (Елмая). «Чыкылдап», «цыкылдап» сөйләшүеннән оялган кешеләрне дә беләм анысы. Моның нәрсәсеннән читенсенергәдер? Һич аңламыйм. Университетка укырга кергәндә, группадаш кызларым: «Борчылма, без сине саф татарча сөйләшергә өйрәтербез!» – дигәннәр иде. Университетны бетергәндә нәрсә булды дип уйлыйсың?! Теге кызлар үзләре «чыкылдап» торган мишәр кызларына әйләнделәр дә куйдылар!


[gallery columns="2" size="full" ids="4500,4502"]

Продюсерың бармы?


– Юк. Ләкин шәп дусларым бар. Алар мине илһамландыра, алга әйди. Алар булмаса, җырларым, бәлки, дөньяга тумаган да булыр иде. Рәхмәтем чиксез үзләренә!


Колакчыннар гаепле!


Музыка – төп шөгылеңме?


– Быел икенче югары белем алырга Казан мәдәният һәм сәнгать университетына кердем! Фотога төшерергә яратам. Колакчын һәм фотоаппарат булса, миңа берни кирәкми. Авыр чакта да, кәеф булмаганда да шулар булыша. Колакчыннар кигәч, мин үземне башка дөньяда кебек хис итәм. Кинәт җырлап та, биеп тә җибәрергә мөмкинмен. Тыңлаган музыкага күз алдымда бию дә «куям», клип та «төшерәм»... Ә! Бер хәл искә төште. Берсендә музыка тыңлап, өйгә кайтып барам. Кайтып җиткәч кенә сумкама аскан плащымның төшеп калганын абайладым. Тапмадым. Эх! =(


Фотографиягә килгәндә, дусларымны һәм кайвакыт туйлар төшерәм. Аларны ияләренә бушка бирәм. Араларында беркем, беркайчан күрмәгән кадрлар да бар. Алар минеке генә. Чит-ятлар күзеннән яшерәм.


Җырчы буларак сине бик аз кеше белә. Танылу, синеңчә, вакыт эше генәме, әллә әрсезлек, финанс ягыннан мөмкинлек җитеп бетмәү – төп сәбәпме?


  (Көлә). Минем әле юл башым гына, өлгерермен... Бүгенгә 4 җырым бар. Бишенчесе әзерләнеп ята. Күп сынаулар кичкән кеше генә тамашачысына чын мәгънәсендә тирән иҗат тәкъдим итә ала дип уйлыйм. Эстрадада буш күңеллеләр күп хәзер. Җырчылар җырларын түгел, ә үзләрен тәкъдим итә. Мәсәлән, миңа кабатланмас тавышлы җырчылар һәм яңа стильләр җитми. Бәлки, яңа буын шуңа да чит ил музыкасына тартыладыр?.. Финанс ягы? Үзен белгертә, әлбәттә, ләкин комачау итми. Сәхнәгә җай гына адымнар белән атлыйм.12


Ни өчен джаз-соул, хип-хопка тартым стиль сайладың?


– Үзем дә белмим. Күңелемдәге ‒ җырларымда. Әмма баналь җырлар сайламаска тырышам. «Мин сине яраттым, син мине яратмадың» ише җырларны тыңлый гына түгел, күрә дә алмыйм! Җырны җан аша уздырырга кирәк, чын мәгънәсендә тудырырга, озаклап эшкәртергә, шунда гына ул башкаларга да тәэсир итә алырдай була. Татар эстрадасына яшь буын үз стилен алып килергә тиеш. Боз кузгалды инде. Әйтик, Илгиз Шәйхразиев җырларын бик яратып тыңлыйм.


Кешеләргә бәхет китерәм


– Җырларыңның сүзләре бик үзенчәлекле. Кайсы авторлар белән эшлисең?


– Луиза Янсуар иҗаты миңа бик якын. Кайбер шигырьләре, әйтерсең, нәкъ минем турыда. Интернетта Луизаның бер шигырен тапкач, моңа җыр язарга кирәк, дип уйлап куйган идем. Чөнки ул вакыттагы халәтемә бик тә туры килә иде ул. Нәтиҗәдә, «Син бик ерак» җырын яздырдык. Соңгысы – «Бәлки...» исемлесенең дә авторы – Луиза.


Әле бит җыр яздырдың да бетте түгел. Альбом, клип дигәннәре дә бар...


– Клип тиздән булачак! =) Альбом чыгарырга иртәрәк әле.


– «Йолдыз чире»нә мөнәсәбәтең ничегрәк?


– Аның белән «ясалма йолдызлар» гына чирли. Чын талант ияләренең «чирләп» ятарга вакыты юк, минемчә.


Сәхнә образыңны тудырганда кем ярдәменә таянасың? 


– Эчке дөньяма һәм дус кызларыма. Әйтәм бит, минем дусларым – иң шәпләре!


Фирүзә нинди ул?


– Хех, кызык сорау. Фирүзә ‒ бәхет ташы дигән сүз. Кешеләргә бәхет китерүче асыл таштыр инде мин. (Көлә.)


Әйт әле, әлеге интервьюны укучы егетләрнең шансы бармы? Тел төбемне аңлагансыңдыр...


– (Көлә.) Егетләргә вакыт җитеп бетми соңгы арада. Йөрәгем әлегә буш...


[gallery size="full" ids="4505,4508,4504"]

БЕЛЕШМӘ


Тулы исеме: Фирүзә Дамир кызы Нуретдинова


Туган көне: 1990 елның 27 июле


Туган җире: Чирмешән районы Иске Кади авылы


Белеме: ТДГПУ, география һәм биология укытучысы; КДМСУ, музыка сәнгате факультетында белем ала


Яшәү девизы: Яшә. Ярат. Илһамлан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев