Логотип Идель
Ялкын

"ЧАЛЛЫДАН ИҖАДИ СӘЛАМ"

Исәнме, безнең яратып укый торган "Ялкын" журналы. Сиңа кабат кайнар сәламнәрен Яр Чаллы шәһәренең 3 нче мәктәп укучылары һәм аларның укытучылары Вагыйзова Гөлия Наил кызы юллый. Ямьле яз кояшы безнең күңелләрдә илһам уятты! Без шау–гөр килеп язны каршылыйбыз, Габдулла Тукайның 130 еллыгына әзерләнәбез: рәсемнәр ясыйбыз, шигырьләр язабыз, ятлыйбыз. Һәм менә эшебезнең кечкенә генә булса да өлешен тәкъдим итәбез. "Ялкын" журналы да үзебезнең иҗатны күрергә өметләнәбез.

Тукайга

Кашапова Дилүсә, 4 а сыйныфы укучысы

Габдулла Тукай тугандыр

Кушлавыч авылында.

Тормыш мәҗбүри кугандыр

Аны шагыйрь булырга.

Бик иртә атасыз калган,

Ана назы да күрмәгән.

Халкы турында кайгырту

Шагыйрьлеккә өндәгән.

Тукай исемнәре белән

Башлана һәрбер бәйрәм.

Аның бөек иҗатына

Бик түбәнтен баш иям!

 

Тукай- безгә бик кадерле!

Горшкова Алёна, 4б сыйныфы укучысы

Яшь булуга карамастан,

Тукай күп шигырь язган.

“Шүрәле”ләр безнең өчен

Мәңгелек булып калган.

Тукай- безгә бик кадерле!

Эчкерсез яратабыз!

Шигырьләрен укып –ятлап,

Һәрчак искә алабыз!tuk_30

Тукайга эндәшәм

Ханнанова Гүзәл, 11 а сыйныфы укучысы

Апрель...

Кабереңә кабат чәчәк куям,

Көйли-көйли моңсу җырымны.

Бирә белсәм иде синең сыман

Үз халкыма йөрәк җылымны.

Ел да уятасың яз җырын син,

Кошлар сайрый, дөнья нурланган.

Гомеркәйне яшьнәп яшәү кирәк,

Аны сорап булмый ходайдан.

Апрель...

Һәйкәлеңдә чәчәкләр рәшәсе-

Милләт олылый уз җырчысын!

Син бит җирдән куат алган кеше!

Син халкымның йөрәк җылысы!

Үткәннәрең шигъри аваз булып

Һәрчак килер безгә киңәшкә.

Синең рух ныклыгын, сабырлыгың,

Милләтемә тигез өләшкән.

Гөлләр үсә синең кабереңдә...

Һәйкәлеңә сукмак бик такыр.

Безнең егәрлекне арттырыр өчен

Туасың бар янә бер тапкыр!

 

Гыйрфанова Алия, 8 б сыйныфы укучысы

Яз һәм Тукай...

Яз...

Тукай белән уянабыз,

Талпынабыз һәр язда.

Тукаебезны белмәгән,

Татар юк ул җиһанда!

Тукай..

Туган җирнең гүзәллеген

Иңдергән бит һәркемгә.

Татарымның бөеклеген

Күчергән һәр күңелгә!

Яз һәм Тукай...

Алар мәңге-мәңге бергә.

Язга Тукай җыры үрелә.

Апрель җырлап килә җиргә

Моңнар иңә күңелгә...Цветущая вишня

Сагындыкова Гүзәл, 9а сыйныфы укучысы

Тукай бу җиһанда берәү!

Синең исемең белән атар идем,

Күктәге иң якты йолдызны!

Үстерәсең килгәндер, синең дә

Улкаеңны яки кызыңны.

Синең исемең белән атар идем,

Җиһандагы зур планетаны!

Язмыш сынаса да, син бозмадың

Халкың өчен көрәш антыңны.

Синең исемең белән атар идем,

Күңелдәге моңлы җырымны!

Син- яктыртучы, кояш җылысы,

Өләшүче якты нурыңны!

Синең исемең белән атаганнар

Барлык истәлекле урынны.

Ләкин Тукай бу җиһанда берәү-

Яратучы гади халыкны!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев