Логотип Идель
Ялкын

ЧАЛЛЫ ЕГЕТЛӘРЕ - РОССИЯДӘ БЕРЕНЧЕ!





Алар каратэга җаны-тәне белән гашыйк! 13 ел дәвамында бу спорт төре белән шөгыльләнгән егетләр турында шулай дими, ни дисең. Чаллыда яшәүче абыйлы-энеле Усмановлар каратэ буенча Бөтенроссия ярышларында Татарстан данын яклаган. Новочебоксарск шәһәрендә узган ярышларда егетләр сынатмый. 19 яшьлек Галәэтдин беренче урынны яуласа, ике яшькә кечерәк Камалетдин дә калышмый – икенче урынны ала.


Егетләр кечкенәдән балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә йөри. Усмановлар каратэның иң авыр төре – ката белән шөгыльләнә. Шуңа да бу төр буенча Россиядә иң яхшы унлыкка эләгү дә зур дәрәҗә булып санала. Мәскәү, Санкт-Петербург, Чиләбе, Донецк шәһәрләре – егетләрнең төп көндәшләре шушы шәһәр спортчылары була. Шулай булса да, егетләр үзләренең яшь төркемнәрендә лаеклы дәрәҗәдә чыгыш ясый.


Геннадий Бубнов, егетләрнең тренерлары:


– Галәэтдин каратэ буенча Татарстандагы иң көчле спортчыларның берсе санала. Шуңа да без ярышларга барыр алдыннан бары тик җиңү максатын куйдык. Ул лаеклы дәрәжәдә чыгыш ясады. Камалетдин хәзерге вакытта – әзерлек формасында. Шуңа да бу ярышларда катнашу аның өчен психологик этап булды.



Камалетдин белән Галәэтдинның күнекмәләре көн саен уза. Егетләрнең ял көне юк диярлек, чөнки ял саен ярышлар, жыеннар (сборы) уза. Каратэ алар өчен спорт төре түгел, ә тормыш рәвеше булып тора. Инде 6 яшьтән бирле каратэ белән шөгыльләнгән Усмановларга бу спорт төре тормышларының бер өлешенә әйләнгән.


«Гомумән алганда, каратэ һәрьяклап булыша. Дисциплинага өйрәтә, стресслардан, тормыштагы авыр ситуацияләрдән чыграга булыша. Һәм, әлбәттә инде, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга булыша. Каратэ белән гомер буе шөгыльләнәләр», – ди егетләрнең тренерлары.


Егетләр Бөтенроссия ярышларына ике ай дәвамында әзерләнгән. Аена – ким дигәндә, бер-ике турнирда катнашу алар өчен гадәти хәл. Якын арада Усмановларны тагын берничә ярыш көтә. Анападагы Бөтенроссия Сугыш сәнгате уеннары, Россия беренчелегенә һәм чемпионатына параллель рәвештә әзерләнә. Усмановларга Татарстанга тагын да күбрәк җиңүләр алып кайтуларын телибез!



Алинә Минневәлиева






Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев