Логотип Идель
Ялкын

ӨЧ КӨН ИНТЕРНЕТСЫЗ...

Белгәнебезчә, хәзерге күпчелек яшьләр каникулларын компьютер каршында утырып уткәрә. Яңа гына чыккан фильмнарны  ничек тә булса карарга, төрле уеннарны уйнарга ашкыналар.

Бакчадагы чүпләр дә, өйдәге тузан да мөһим түгел. Әнинең кат-кат әйткән сүзләре дә арткы планда кала. Хәтта урамга да чыкмыйлар кайберәүләр! Хәер, мин үзем дә шушы исемлектә исәпләнәм. Көннәр-төннәр буе Вконтактеда чокынам. Янәсе, хәзерге заман баласы интернетсыз яши алмый.

Шулай беркөнне озак кулланудан кызып, телефон сүнгәч кенә, тирә-яктагы дөньяга игътибар иттем. Йә Алла, күптән түгел яңгыр яуган бит. Әнә  салават күпере дә чыккан. Ә мин сизмәгәнмен дә.

Күрше бүлмәдә телефон шалтырый. Римма авылга көтүгә кайтырга тәкъдим ясады. Бер карасаң, шәп идея! Минем гомергә дә көтүдә булганым юк. Икенче яктан, әнине күндерергә кирәк. Шулай итеп, Илсинә бер минутта Золушкага әйләнде. Көтүгә барыр өчен: миңа нибары өч тәрәзә юасы һәм өй җыештырасы иде. Шулай итеп, алда әле ике сәгать. Димәк, өмет бар!  Киттек!

Эшләр бетте, юлга чыктым. Шулай итеп, мин үземне сынап карарга булдым. Өч көн телефонсыз һәм интернетсыз.

БЕРЕНЧЕ КӨН

Төп-төгәл сәгать 5тә подьем!(Миңа, 11дә генә торган кешегә, бу бик кыен булды.) Тик мин тырыштым. Ашап та тормыйча, көтүгә киттек. Безгә сарык көтүе көтәргә туры килде. Башта бик күңелле булды. Авыз колакта иде минем. Иң беренче көтү бит! Бераз утыргач, иртән ашамаганым сиздерә башлады. Йөгертеп кенә Римма белән икебезгә ашарга алып килдем. Тукландык.

Өч сәгать чамасы үтте. Эссе. Кыздыра. Ничек йоклап киткәнемне дә сизмәдем.

Уянсам, Римма велосипедта сарыкларны куып йөри, көчле җил башланган. Күк күкри. Мин инде куркуымнан агач астына кереп утырдым. Ерактан көлгән тавыш ишетелә. Римма агач астында утырганымнан көлә икән. Яшен бит агачны ярата! Шулай итеп, ике кыз яланда бозлы яңгыр астында көтү көттек. Кайткач, әби ике хыялый дип, бездән туйганчы көлде инде. Шулай итеп мунча кереп чыктык та, йокларга яттык. Интернетка керәсе килә! (Бәлки, берәр чибәр егет язганды, ә?)

Беренче көнем яхшы гына тәмамланды дип уйлап ятканда гына... «Илсинә, тор инде, йоклама!» − дип, кемдер аркага төртә. Әһә! Римманың планнары икенче булган икән. Сәгать беренче ярты. Димәк, минем икенче көнем башланды.

ИКЕНЧЕ КӨН

Тиз генә киендек тә, әби уянганчы диеп, тышка чыгып киттек. Эх, кичке авылның саф һавасы! Клубка таба атладык. Римма егете белән күреште. Дустын да алып килгән икән анысы. Мансур исемле егет булып чыкты. Шуннан бергәләп Кәзкәй авылына киттек. Нәрсә калган анда диярсез? Җиләк! Әйе, әйе! Күз алдына гына китерегез, сәгать төнге икеләр тирәсендә ике кыз, ике малай мәктәп бакчасында җиләк ашыйлар! Иң куркыныч, күңелле мизгелләр. (Әле бит охранника да тотылмаска кирәк!) Җиләк ашап туйгач, су буена таң каршыларга төшеп киттек. Мин Мансур белән бик дуслашып киттем. Ниһаять, сәгать 5тә кайттык та, һәрберебез үзенең хис-кичерешләрен сөйләп, йокларга яттык.

Сәгать көндезге икеләр тирәсендә тордык без. Әби безнең соң кайтканны белгәч, бабайны чыгарып җибәргән икән. Җәза итеп, безгә әби бәрәңге күмергә кушты. Ни хәл итик инде. Бергәләп тиз генә күмеп чыктык. Тәмам хәлдән таеп беткәч, ни күрик: җизни ике эскерт печән алып кайтып куйган. Бу хәлне күреп, Римма белән телләрне тешләдек. «Менә шулай ул, кызыкайларым, әбидән качып йөрсәң», − диде дә әби, күздән дә югалды. Бер ике сәгать эчендә меңгереп тә куйдык печәнне. Юынып та тормыйча, диванга аудык. Интернетның кайгысы да юк иде!

ӨЧЕНЧЕ КӨН

Кошлар сайравына уяндым. Тәрәзәдән салкын җил өрә. Кичәге тырышлыкларыбыз өчен бабай су буена алып китте. Сөн елгасында коендык, күп итеп балык тоттык. Аннары уха пешереп ашадык. Эх, рәхәтлеге! Мәңге онытылмас мизгелләр бу! Шушы өч көндә тормышның бар тәмен татыдым мин. Ә, Интернет диярсез? Ә нәрсә  соң ул? Шаяртам инде. Дөресен әйткәндә, мондый мизгелләрне кичергәндә, интернет кайгысы калмый да.

Димәк, интернет читлегеннән котылыр өчен бер генә ысул бар, ул да булса, авылга таярга! Уңышлар сезгә!

ИЛСИНӘ ТИМЕРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев