Логотип Идель
Ялкын

БУШЛАЙ УКЫРГА ХАКЫГЫЗ БАР!

БУШЛАЙ УКЫРГА ХАКЫГЫЗ БАР! ФРАНЦИЯ ПАТШАБИКӘСЕ МАРИЯ-АНТУАНЕТТАНЫКЫ – 91,5 СМ БУЛГАН, Ә МИСЫРДА ИСӘ Б.Э.ГА 15 ГАСЫР КАЛА ГОМУМӘН БЕРКЕМДӘ ДӘ БУЛМАГАН, ИР-АТЛАР ГЫНА БӘЙРӘМНӘРДӘ ЯСАЛМАЛАРЫН ТАГЫП ЙӨРГӘН. УРТА ГАСЫРЛАР ҖИТКӘЧ, ИР-АТЫ ДА, ХАТЫН-КЫЗЫ ДА, МАТУРЛЫККА ОМТЫЛЫП, БЕРСЕННӘН-БЕРСЕ УЗДЫРЫП, ИҢ ОЗЫНЫН БУЛДЫРЫРГА ТЫРЫШКАННАР... БҮГЕН ИСӘ – КЕМДӘ БАР, КЕМДӘ ЮК...


Сүзнең нәрсә турында барганын аңлагансыңдыр инде, әйеме? Чәч турында! Бүген һәртөрле причёскалар, париклар, толымнар дөньясына чумып, чәчтараш (парикмахер) һөнәре турында сөйләшербез. Чөнки очын гына кистерергә барып та, язга чыккан сарык бәтие кебек кыркылып кайткан корбаннар саны артып китте арабызда.



Парикмахер ул, синеңчә, кем? Ничек парикмахер булалар? Кайда укыйлар аның өчен?


Нигә кайбер кайчы тота белмәгән кешеләрне дә эшкә утырталар? Әгәр кемдер үзен чын чәч тылсымчысы, матурлык рәссамы дип уйласа, сәләтен кайда, ничек ачарга белмәсә, укырга киңәш итәм бу язманы. Ниндирәк уку йортлары бар? Кайсысы арзанрак? Һәм башка серләр...


Парикмахер


Башлыйбыз. Иң яхшы эш – акча түләнеп торган хобби, диләрме әле?! Менә син дә, озак кына уйлый торгач, иҗат белән эшне бергә кушарга теләп,  парикмахер булып китәргә карар кылдың, ди. Бер-бер артлы сораулар туачак, әлбәттә. Беренчесе – кая барып укырга. Вариантлар:




  • дәүләт һөнәр көллиятләренә;

  • шәхси уку йортларына.


Дәүләт көллиятләрен сайлаучылар игътибарына. Казанда берничә көллият парикмахер осталыгына өйрәтә. Аларның берсе – быел 52 яшен бәйрәм иткән 41нче номерлы көллият. Ул Энгельс урамында, 12 йортта урнашкан. Биредә сез:




  • парикмахер;

  • модельер-художник булып чыга аласыз.


Нинди имтиханнар кирәк?




  1. Иҗади имтихан: рәсем сәнгате.

  2. Аттестатлар конкурсы.


Яхшы ягы: БДИ таләп ителми. Елга, якынча, 230-250 бюджет урыннары бирелә. Мәсәлән, 2015-2016 елларда 244 кеше түләүсез укып чыгу хокукын алган. Әгәр түләп укыйсыгыз килсә, ИНТЕРО программасы бар. Елына, якынча, 45 000 сум. Аның каравы, Италия һәм башка өлкәләрдән килгән танылган мөгаллимнәрдән дәрес алу мөмкинлегенә ия буласыз.


Нәтиҗәсе. Гади программа буенча укысагыз, Россия дәүләте дипломына ия буласыз. Әгәр ИНТЕРО программасына керсәгез, бер ел эчендә махсус 50 илдә кабул ителә торган диплом алып чыгасыз. Аннары инде кайда эшкә урнашырга телисез, шунда китә аласыз: Италия, Испания, Франция…


Кайчан укырга керсәм? 9нчы яки 11нче сыйныфтан соң һөнәр көллиятенә китүчеләрне беләбез. Ә менә югары уку йортын тәмамлап та тормышта үз урынын таба алмаучылар өчен дә көллият ишекләренең ачык икәнен белә идегезме? Соңгы тикшерүләргә күз салсак, 2012 елда Иҗтимагый эш алып бару һәм үсеш Халыкара оешмасы  (OECD) дөньядагы иң гыйлемле ил дип... Россияне игълан иткән. Баксаң, бездә һәр икенче кеше югары уку  йортыннан диплом алып чыга икән. Әгәр калган халык массасына мәктәп укучылары, олы буыннарның да керүен күз алдында тотсак, бөтен яшьләр дә университет һәм институтларга юл алган, дигән фикергә киләбез.


Гыйлемлесенә гыйлемле дә илебез, ә менә эш табу кыен бездә! Күпме юрист, тел белгече, тарихчы һ.б. үз урынын таба алмый йөри?! Аның каравы, һөнәрле кешеләр җитми илдә. Шул ук парикмахерларны әйтик...


Югары уку йортыннан чыккач, үз юлын таба алмаучыларга, димәк, һөнәр көллиятләренә барырга мөмкин. Ике кулга бер эшнең булуы һәрвакыт мактауга лаек саналган. Юк, парикмахерлар турында гына сүз йөртмибез, анда бит әле башка профессияләр дә күп!


Күпме? Күпме укып була инде, димәгез. Биредә чагыштырмача аз укыйсы. Дөрес, аласы һөнәргә, дөресрәге, белгечлеккә карап. Мәсәлән, 11нче сыйныф яки университеттан килүчеләргә – бер ел, ел ярым укырга; 9нчы сыйныфтан соң килүчеләргә исә – ике ел да биш айдан башлап, өч ел да бер айга кадәр. Гади парикмахерларга азрак вакыт кирәк, ә менә технолог яки парикмахер-художник буласыгыз килсә, озагракка сузылырга мөмкин. Көллияттә читтән торып уку системасы каралмаган. Университет белән бергә алып бара алмассыз укуыгызны. Уку атнага 6 көн буе дәвам итә.


Әгәр син егет кеше икәнсең: «Чәчтараш – кызлар һөнәре, көлкегә каласы булма!» – дип котыртучылар табылыр. Теге яки бу сүзләргә, имеш-мимешләргә ышанма! Парикмахерлар арасында менә дигән егетләр дә бар. Әйтик, Казандагы әлеге дә баягы көллиятнең 440нчы төркемендә белем алучы Динар Хәйретдинов күптөрле конкурсларда катнашып, җиңеп, дан казанган парикмахер егет!


Күзәтүләребездән... Үзенә күрә бер тәҗрибә булсын өчен, ике махсус шәхси һөнәри уку йортына юл тоттык. Берсе Штольц мәктәбе, берсе – Даниленко прикмахерлар укыту үзәге. Штольцның бары тик бер генә белем бирү үзәге бар Казанда, Четаев урамында. Аның каравы, 10:00 – 21.00 арасында эшлиләр. Курсларга язылырга теләгән кеше эштән соң яки югары уку йортыннан соң да барып белем алырга мөмкин дигән сүз. Кичке курслар, мәсәлән, 18:00да башлана. Даниленконыкы исә Колхоз базарыннан ерак түгел, үзәктә урнашкан, ләкин 19:00га кадәр генә эшли. Төркем саны да азрак. Төркемнәрдә, якынча, 5-7 кеше укый. 300 сәгате – 30 мең сум. Дөрес, Даниленкода ваклап түләү шарты юк, ә менә Штольцта бар. Соңгысының исеме шактый яңгырашлы да әле. Хәтерләсәгез, әлеге курсларны тәмамлаган Мамадыш егете Айрат Галимов быел Россиянең иң яхшы парикмахеры исеменә лаек булды һәм Европада уку мөмкинлеге алды.



Шәхси уку йортларының яхшы яклары:



  1. Аз вакыт эчендә кулга серификат тоттырып чыгаралар.

  2. Имтиханнар юк.

  3. Төркемнәр ел уртасында туплана ала. Көллияттә укулар сентябрь аеннан гына башлана. Керү имтиханнары вакытларын да онытмаска кирәк.

  4. Заманча тенденцияләрне яктыртырга тырышалар.


Шәхси уку йортларының начар яклары:



  1. Әлеге курслар диплом тоттырмый, бары тик сертификат кына бирә. Билгеле, аның белән эшкә урнашу авыррак.

  2. Аз вакыт эчендә ныклы база (белем) бирелми. Кайчыны ничек тотарга юньләп өйрәтмичә дә каскад кисү серләрен ачарга тырышсалар, шуннан ни файда? База, һичшиксез, кирәк!

  3. Гадәттә, шәхси курсларда күпчелек очракта теория генә бирелә. Практикага вакыт әллә ни күп калмый. Ә көллияттә сез бушка укый да аласыз, шул ук вакытта төрледән-төрле конкурсларда катнашу мөмкинлегегез дә була. Шәхсиләрендә исә моның өчен өстәмә акча алулары да ихтимал.

  4. Кыйбат. Бик кыйбат! Көллиятнең түләүле бүлегендәге бәяләрне ай санына бүлеп карасаң да, курсларның күпкә кыйбатка төшүен аңларга була. Аннары һәркемнең дәүләт тарафыннан бирелгән түләүсез уку хокукы барлыгын да онытмаска кирәк: көллияттә бушка уку мөмкинчелегегез булганда, нигә әле кемгәдер акча алып барып бирергә?!


Ә хәзер мәкаләбезнең башындагы сорауга җавап бирергә тырышабыз. Күзәтеп карадык: чәч озын булса түгел, ә тәрбияле булса матур! Ә моның өчен 2-3 айга бер дөрес куллы парикмахерга йөрергә кирәк. Шуңа да шик уятканракларының кайчысы астына утырыр алдыннан аның дипломын сорарга оялмагыз. Сертификат бары тик дипломга өстәмә генә булырга тиеш!


Әлеге мәкаләне әзерләргә ярдәм итүе өчен, барлык сорауларга төпле җавап биреп, бар нечкәлекләрен аңлаткан өчен, 41нче көллиятнең здиректор урынбасары Эльмира Дирдинатовна Динмөхәммәтовага зур рәхмәт белдерәбез!


Эльвира Һадиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев