Логотип Идель
Ялкын

«БУМЕРАНГ-2015» ЖУРНАЛИСТЛАР БӘЙГЕСЕНӘ ЙОМГАК ЯСАЛДЫ»

16 нчы июль көнне Россия Федерациясенең Татарстан Республикасында наркотиклар әйләнешен тикшерү буенча Федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе Шабаев Фаяз Баян улы белән эшлекле очрашу булды.


Фаяз Шабаев Федераль хезмәт идарәсенең ел дәвамында башкарган эшенә нәтиҗә чыгарды. Россия һәм Татарстан буенча наркотиклар әйләнешендә үзгәрешләр турында сөйләде һәм киләчәккә прогноз ясады.


Пресс-конференция кысаларында "Бумеранг -2015"  Республикакүләм журналистлар бәйгесенә дә йомгак ясалды. Әлеге ярыш район һәм шәһәр газета-журналлары, радио һәм телевидениеләр арасында уздырылды һәм наркотикларга каршы пропаганда алып баруга корылган иде.


Нәтиҗәдә, "Район газета-журналларында наркотикларга каршы басмалар циклы", "Республикакүләм газета-журналларында наркотикларга каршы басмалар циклы", "Интернет челтәрләрендә наркотикларга каршы басмалар циклы", "Социаль реклама", "Спорт наркотикларга каршы", "Иң яхшы видеоролик" һәм "Дебют" номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде. Гран-при "Әлмәт РТВ" телерадиокомпаниясенә бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев