Логотип Идель
Ялкын

БҮГЕНГЕ ФӘН: МИФЛАР ҺӘМ ЧЫНБАРЛЫК

«PRO НАУКА в КФУ» циклы кысаларында Казан федераль университетында «Төн»Операциясе» үтәчәк. Бүгенге фән торышын белергә теләгән һәр кешене бу чарада көтәләр.



Кайчан: 20 июль, 18.00
Кайда: УНИКС
Керү: ирекле, теркәлү – night.kpfu.ru сайтында


Бу юлы үз фәннәре белән КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты һәм Экология һәм табигый байлыклардан куллану институты галимнәре таныштырачак. Нейробиология лабораториясе, мәсәлән, кеше һәм хайваннарның баш миләрен ничек өйрәнгәннәрен күрсәтергә җыена. Микробиология кафедрасы исә сезне гаҗәеп кечкенә дуслары белән таныштырырга әзер. Пробиркада яңа үсемлек яралтып карау да бар аларның планында. Ә фармакология кафедрасы кунаклар өчен интеллектуаль квест әзерли.


фән
Кунаклар гомумән тик утырмаячак: бу кичтә үзең белән алып килгән су составын, яшелчәләрдәге нитрат күләмен, төрле марка телефоннарның нурланышын тикшереп карау мөмкинлеге булачак. Һава дымлылыгын, җил тизлеген, юнәлешен билгеләргә өйрәтәчәкләр. Шулай ук биологлар планетара сәяхәтләр һәм аларга әзерлек турында да сөйләячәк. Кешенең эчке дөньясы (туры мәгънәсендә) турында күбрәк белергә теләүчеләрне исә медиклар үз мәйданчыгында көтә. Монда сез виртуаль больницага сәяхәт итәрсез, төрле операцияләрдә катнашырсыз, авырган вакытта эчке әгъзаларның үз-үзләрен ничек тотуын күрерсез.


фән 1
Микроблар тормышы, кеше геномы серләре, яңа биотехнологияләр, «киборг»лар – болар барысы да «Төн»Операциясе» лекцияләренең төп геройлары.
Һәм тән турында уйлаучылар, әлбәттә, җан турында да онытмаган: УНИКС мәдәни комплексы каршында сезнең өчен Lazy Days, Радиф Кашапов, ØPHEŁIA, «Макс и КО» музыкаль төркемнәре чыгыш ясаячак. Сирәк очрый торган фәнни-популяр китапларны да шушында сатачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев