Логотип Идель
Ялкын

БУ - АРМИЯ, ЕГЕТЛӘР

БУ – АРМИЯ ВАКЫТЛАРЫ, ЕГЕТЛӘР ДИП СҮЗ БАШЛЫЙ ТОРГАН ДУСЛАРЫМ БАР. КАЙБЕР ИЛЛӘРДӘ, ИШЕТЕП БЕЛӘСЕЗДЕР, ЕГЕТЛӘР ГЕНӘ ТҮГЕЛ, Ә КЫЗЛАР ДА АРМИЯ САФЛАРЫНА АЛЫНА. ДӨРЕС, БЕЗДӘ ДӘ БАЛИГЪ БУЛГАН КЫЗЛАР КОНТРАКТ БУЕНЧА ХӘРБИ ХЕЗМӘТНЕ САЙЛАРГА МӨМКИННӘР. ӘММА, ЕГЕТЛӘРДӘН АЕРМАЛЫ БУЛАРАК, КЫЗЛАР АРМИЯГӘ МӘҖБҮРИ ҖИБӘРЕЛМИ.


Без бәләкәй чакларда армиягә киткән малайларны каһарманга саныйлар иде. Молодец, янәсе. Ә аңа кадәр хәрби хезмәт табигый саналган, дөрес, егетлек билгесе булган булуын, әмма ул чакта егетләр егетрәк булгангамы икән, алар хәрби хезмәттән уттан курыккандай курыкмаган. Армиядән кайткан егетләр чынлап та акыл утыртыбрак, кыюрак, тәвәккәллрәк булып кайталар иде. Бүген егетләр ничек бармый калыйм икән, дип, төрле юллар эзлиләр. Без танылган кешеләрдән сорашырга булдык: кирәкме армия егетләргә, әллә юкмы.


Радиф СагдиевРәдиф Сәгъди, язучы: Армия безнең чорда мөһим сынау иде ул. Бармый калсаң, начар, кызлар каршында да, дуслар арасында да дәрәҗәң төшә. Мин өченче курста чакта үзем теләп китеп бардым. Самара өлкәсенә эләктем. Укчылар идек без. Барганыма үкенмим, кызык булды, өч тапкыр качтым, ике тапкыр үзләре тотып кайтардылар, өченчесендә, озакка сузылгач, үзем кайттым. Мин шуграк идем, моны сизеп алдылар инде. Ялларда чыгарга рөхсәт бирми башладылар. Ләкин түзеп торып буламыни! Качып чыга идек.


Бервакыт барабыз дус егет белән урам буйлап, ут күрәм. Очраган кешегә әйтеп карыйбыз, янгын, бугай анда, дип, исләре дә китми. Үзебез исә хәбәр сала алмыйбыз бит инде. Качканыбыз беленәчәк. Рәсми яктан карасак, әле дә казармада бит без, кем рөхсәт иткән чыгарга. Якынрак килсәк, чыннан да яна йорт. Ике яктан төрткәннәр тегеңә. Күрмәгәнгә салышып узып китә алмыйбыз бит инде. Эчкә ташландык. Бер йомарлам сабыйны, бер кыз баланы, берничә урта яшьтәге кешене тышка чыгарып куйдык. Яшь чак, батыр бит без: йортта ике газ баллоны бар икән, шул шартлый калса, бетте эш, йорт тулаем юк ителәчәк, як-ягындагылары да янып китәргә мөмкин, халык исә басып карап тора, шул баллоннарны табарга кирәк. Тагын эчкә ташландык. Эзлибез, эзлибез... Таптык бит, икесен дә тәрәзәдән карга томырдык. Ул арада янгын сүндерүчеләр килде. Аларга да ярдәм иттек.


Шулай өс-баш батып, иртәнге якта гына частька кайтып кердек. Батырлык та кылдык шикелле, кешегә дә әйтергә ярамый... Менә шулай. Бер атнадан  коткарылган йорт хуҗасының кызы килеп, безне чәйгә чакырды. Шунысы бик күңелне күтәрде. Татар икән болар үзләре. Туган кебек булып киттеләр болар безгә. Әниләре оекбашлар бәйләп куя иде, безне ял саен мунчага чакыра торган булдылар...


Үкенмим армиядә хезмәт иткәнемә, күңелле истәлекләре дә калды, намус та чиста. Егет кешегә үз-үзен сынап карау өчен кирәк, минемчә.


Ренат ГалиаскаровРенат Галиәскәров, ТМТV каналында алып баручы: Армия мине, иң беренче чиратта, тәртипкә өйрәтте. Анда эләккәнче, режим сүзен белмәгән бер егет идем мин. Җыйнаклык белән дә шулайрак... Анда исә чисталык, пөхтәлек, вакыт кадерен белү, эш эшләү, таләпчәнлек, тырышлык, уңышның нәрсә икәнен өйрәнәсең. Эленке-салынкы йөреп булмый бер дә, ул сиңа мәктәптән дә җитдирәк.


Миңа калса, егетләр өчен физик тәрбияне дә яхшы бирә армия. Ә бу хәзерге чорның планшет, интернеттан, компьютер уеннарыннан кала башка эшне белмәгән, мәктәпне тәмамлагач та, һаман әни иркәләвеннән арына алмаган, үсмерлек чорында таптанган егетләре өчен шактый актуаль әйбер. Чын тормышның, физик эш эшләүнең, сәламәтлекнең нәрсә икәнен оныта барабыз. Егет кешегә җитмеш һөнәр дә аз диләрме әле? Армиядә һөнәри тәрбиягә дә зур игътибар бирелә. Мин дә анда чын мәгънәсендә һөнәр үзләштердем. Дөрес, гади тормышта кирәге чыкмас, дип ышанам. Әмма бит иртәгә ни буласын белеп булмый.


Армиядә узган көннәрем өчен үкенмим. Чын дуслар да табылды. Хәтта Казанга килеп, күрешеп, хәл белешеп китүчеләре дә булгалады араларыннан. Калганнары белән гел аралашып тормасак та, бәйрәмнәрдә шалтыратышып, котлыйбыз бер-беребезне.


Әгәр вакытны кире кайтарып ала алсам, яңадан барыр идем. Чөнки анда авырлыкларны җиңәргә өйрәтәләр. Хәзер дә кыен чакларда армияне искә төшерәм. «Андагы кыенлыкларны ерып чыга алганны боларын гына ерып чыгасың да чыгасың инде, Ренат», - дим үз-үземә. Дөресен генә әйткәндә, армия акыл өстми, ләкин бала-чагалыкны, яшьлек җилкуарлыгын шунда ук бәреп чыгара!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев