Логотип Идель
Ялкын

БОЗ ПАТШАСЫ БУЛАМ!

 

Тәмам туйдырды бу мәктәп! Контроль эштән «өч»ле (әнидән эләгәчәк тә соң!). Классташың яңа телефон белән масаеп йөри. Төшке аш вакытында күлмәгеңә тап төшергәнсең. Урамда караңгы. Салкын. Тайгак. Кәеф яхшылардан түгел. Уффф, нишләп кенә карарга инде…

«Дару эч тә, йокларга ят!», «Суыткычта нинди «тәмнүшкә»ләр барын карап кил, ичмасам, туйганчы ашарсың!», «Кабыз компьютерны, биш кенә минут уйнап алабыз!» – мондый җаваплар алҗып беткән укучы җанын бик кызыктыра, билгеле. Тик алар берсе дә файдалы һәм дөрес түгел.

Ярар, дөрес тә булмасын, тик чынлап та, нишләргә соң, диярсең, дустым. Җавабым: тимераягыңны ал да шугалакка элдерт. Нигә тагын борының салынып төште? Тимераягың юк? Дусты-ы-ым, бу бөтенләй дә проблема түгел. Киттек кибеткә, хәзер мин сиңа тимераякны ничек дөрес сайларга икәнен өйрәтәм.

Нинди төрен алырга соң, башым әйләнеп бетте инде!

Кибеткә кереп, тимераяклар белән тулган киштәләрне күрү белән коткыга бирелергә ашыкма. Дөрес сайлау өчен иң мөһиме – тимераякның сиңа нинди төре кирәген ачыклау. Алар дүртәү:

1. Фигуралы шуу өчен;

2. Хоккей тимераяклары;

3. Гадәти шуу (прогулочные, любительские) өчен;

4. Тимераякта йөгерү өчен махсус спорт модельләре.

Соңгыл4ары – бик үзенчәлекле: аларның шуу йөзе (лезвие полотна) ботинканың табан астына беркетелмәгән була.


Җитмәсә, бу төр тимераяклар бары өслеге тип
-тигез булган боздан туры яки нык авыш булмаган траектория буенча хәрәкәт итәргә генә яраклы. Шуңа күрә дә һәвәскәр шуучылар өчен мондый тимераяклар бик уңайсыз булачак. Димәк, өч төрле варианттан сайлыйбыз. Эш җиңеләя!


Фигуралы шуу өчен тимераяклар

1Әгәр син Ирина Слуцкая яки Алексей Ягудин шуыннан тәэсирләнеп, алар кебек үк нәфис күнекмәләр башкарырга телисең икән, сиңа, һичшиксез, фигуралы шуу өчен чыгарылган тимераякларга игътибар бирергә кирәк. Әлеге төр тимераякларның материалы – чын яки ясалма күн, алар биек үкчәле, төрле фигуралар ясау өчен җайлаштырылган шуу йөзе – тупас, тигез түгел (с зазубринами). Тимераяк үкчәсеннән 2-3 см артка чыгып тора. Чын күннән тегелгән ботинкалар җылы, аякка уңайлы, тирләтми. Ясалма күн исә җиңелрәк, юешләнми, бәясе арзанрак.

Төп кагыйдәләр:
1. Тимераяк размерын төгәлрәк сайларга тырышыгыз. Бу – барлык төр тимераяклар өчен дә аксиома. Әгәр аякка кигәннән соң, үкчә белән ботинка арты арасына авырлык белән чәнти бармак керә икән, димәк шикләнмә – размер төгәл сайланган. Иң мөһиме – тимераяк сиңа уңайлы булсын.

2. Киеп карау өчен гади оекбаш ки, ул артык калын булмасын. Тимераякны боз мәйданчыгында йөрисе оекбаш белән киеп карарга тырыш.

3. Шуу йөзлеге нинди материалдан ясалган булуына игътибар ит. Ныграк, чыдамлырак металлар сыгылмалы, йомшак металларга караганда озаграк чыдаячак, тик алар белән шуу билгеле бер дәрәҗәдәге осталык таләп итә.

4. Масаеп китеп, кирәгеннән артык кыйбат тимераяк ала күрмә. Үзеңнең осталыгың нинди, шундый категориядәге модель яхшы булачак. Башлаучылар өчен арзанлырак модель киюнең бернинди ояты юк – киресенчә, алар сиңа дөрес йөрергә һәм аягыңны җәрәхәтләмәскә ярдәм итәчәк.

Бәяләре – 1-2 мең сумнан башлап, берничә дистә меңгә кадәр.

Танылган брендлар: Jackson (Канада), Risport (Италия), Wifa (Австрия), Riedell (АКШ), Edea (Италия).

Хоккей тимераяклары 

2

Хейли Виккенхайзер карьерасы сиңа тынгылык бирмиме? Төннәр буе 4 алтын Олимпия уеннары медале һәм 7 алтын Дөнья чемпионаты медале төшеңә кереп чыгамы? Кем әле ул дип баш ватма, канадалы Хейли – иң абруйлы, иң дәрәҗәле һәм иң танылган хатын-кыз-хоккейчы. Кыскасы, Овечкин һәм Панарин, Ткачев һәм Галимов синең өчен ят фамилияләр түгел икән, димәк син хоккей тимераяклары сайларга тиеш.

Бу төр тимераяклар синтетик материаллардан ясала, алар нык булырга, су үткәрмәскә, аякка шайба тию, хоккей таягы белән бәрүдән сакларга тиеш. Хоккей тимераякларының шуу өслеге кыска, аллы-артлы түгәрәкләнгән.

Төп кагыйдәләр:
1. Тимераяк размерын сайлаганда, бер размерга зуррагын алырга тырышыгыз. Боз мәйданчыгында йөргәндә, хоккей уйнаганда, йон оекбаш кию кулай.

2. Хоккей уйнау өчен алган очракта, уен позициясе (капкачы, сакчы яки һөҗүмче) һәм уйнау стиленә карап сайлау мәҗбүри.

3. Профессиональ тимераяклар алган очракта, шуны исеңдә тот: мондый модельләр гадәттә -5°Сдан түбән температуралар өчен каралмаган.

4. Тимераяклар никадәр авыр булган саен, урамда йөргәндә алар җылырак булачак. Тик игътибарлы бул – артык авыр ботинки тимераякларның сыйфатсыз булуы турында да сөйләргә мөмкин, алар белән аяк тиз арый һәм җәрәхәтләнү мөмкинлеге дә бермә-бер артачак.

Бәяләре – 2-3 мең сумнан башлап, берничә дистә меңгә кадәр.

Танылган брендлар: Bauer (АКШ), Reebok (АКШ/Германия), CCM (Канада), Easton (АКШ), Graf (Швейцария).

Гадәти шуу өчен тимераяклар

Аерым бер модельләр хоккей тимераякларына охшаган булсалар да, гадәти шуу өчен тимераяклар йомшаграк, җылырак була.

Төп кагыйдәләр:
1. Тимераякларны төгәл размер белән сайлыйбыз. Әгәр шикләнәсең икән, ярты размерга кечерәк тимераяк киеп кара. Шунда ук сайланган тимераякның зурлыгы дөресме, юкмы икәнлеге аңлашылачак.

2. Шуу өслегенең калынлыгына игътибар ит. Никадәр калынрак, шуу шулкадәр җайлырак, төрле күнекмә-трюклар ясау мөмкинлеге дә артачак.

3. Энеңә яки сеңлеңә тимераяк сайлаганда, әти-әниеңә размерлары көйләнә торган тимераякларга күз салырга тәкъдим ит. Алар бик уңайлы – үскән саен яңа тимераякка йөгерәсе юк, махсус клипса ярдәмендә зурайттың-куйдың да – вәссәлам.

4. Тимераякларны сатып алганда, шуу өслегенә игътибар ит – кайбер модельләрдә алар кайралмаган була. Үзлегеңнән тимераякларны кайрый күрмә, моның өчен махсус осталар бар.

Бәяләре – 1 меңгә кадәр модельләр дә очрый, 7-8 меңгә кадәрләре дә.

Танылган брендлар: K2 (АКШ), Powerslide (Германия), Fila (Италия), CCM (Канада), СК («Спортивная коллекция», Россия).

Тимераякларны карау кагыйдәләре:

- тренировка яки боз мәйданчыгыннан кайткач, тимераякларны киптерергә онытма. Батарея яки мичкә кую тыела, ботинка эченә тыгызлап коры кәгазь (газета – иң яхшысы) тутыр;

- шуу өслеген сөртеп, корытып торырга онытма;

- күн тимераяк булган очракта аны сирәк кенә булса да аяк киеме кремы белән майлау комачауламас;

- шуу өслегенә махсус чехол киереп куй;

- тимераяклар белән таш, асфальт, керамик плитка буенча йөрмә.

Искәндәр Хәбибуллин

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев