БОЗ БЕЗНЕ СЫНЫЙ ДА, КЫЙНЫЙ ДА
Боз безне сыный: биетә дә, елата да, кыйный да... Ә синең берәр кайчан тавыкның таеп егылганын күргәнең бар идеме? Бу сорау бик көлке тоелса да, бирим әле.
Ноябрь ае бик сөендереп тормый бу арада. Урамга чыгарлык та түгел. Таясың да, сизмәгәндә егыласың. Мәктәпкә укырга барасы түгел икәнен белгәч, бик күпләребезнең башы күккә тигәндер. Укучы бала өчен әйтеп бетермәслек шатлык – мәктәпкә бармау. Кайберәүләребез йокы туймый дип зарланса, күпләребезнең бер ни эшләмичә өйдә торасы килә. Сәер, шулай бит? Энемне генә мисалга китерәм: кичә сыйныфташ кызы укырга барасы түгелен хәбәр иткәч, өйнең бер башыннан икенче башына кадәр күпме йөгереп йөргәндер, бу «яхшы» хәбәр белән сөендерү ниятеннән әнине эзләп йөри икән. Әнинең йөзендәге «шатлык»ны күрсәгез! Энемнең кәефен кырырга теләмичә генә җиңел генә сулап куйды.
Ә мин дәрес әсбапларымны бер читкә алып куйдым да БДИга күчтем. Шулвакыт күземә ишегалдында егылып ятучы тавык чалынды. Менә сиңа мә! Мескен тавык бозлавыктан бара алмау сәбәпле, сарайга кадәр җитә алмый икән. Аны җәлләп, мин дә тышка чыктым. Тавыкны коткарыйм янәсе. Үзем боздан атлый алсам ярар иде. Кая анда кешечә таймыйча бару? Мескен тавык көч – хәле белән генә шуыша – шуыша барасы җиренә кереп китте. Ә аны көтеп торган дус – ишләре көч биреп торгандай, каршына ук атылып чыктылар. Чыктылар да таеп та киттеләр.
Тавыкны бик җәлләсәм дә, көлмичә кала алмадым. Минем үз гомеремдә бер тапкыр да бозда тавыкның егылып ятканын күргәнем юк иде. Менә шундый хәлләр, дусларым!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев