Логотип Идель
Ялкын

"БИСМИЛЛАСЫЗ ЭШ БАШЛАМА!"

Бисмилласыз эш башлама ди ул... Төшенкелеккә бирелеп, иҗади процесс туктап калганда, татар милли киемнәр дизайнеры Миләүшә Мусина үзенә "Включай мишарочку!" ди икән. «Мишарочка дигәне минем дәү әни, - ди ул. - Һәрвакыт төз гәүдә, өс-баш чиста-пөхтә. Үзе ут кебек. Күзләре янып тора. Сыйфатлап бетергесез! Кайбер кешеләргә ул усал булып тоелырга мөмкин, әмма юк, ул таләпчән. Аеруча үзенә карата».


Миләүшә әбисе турында сөйли, ә мин бу сыйфатларның оныгына да күчүен абайлап алам. Ул татар милли киемнәрен зәвыкле дә, кеше сатып алырдай кулай бәяле дә, һәркөн киярлек тә итәргә тели. Татар кызларының үз йөзе, үз милли стиле булырга тиеш, дип исәпли.



Кием дизайнеры булыр өчен сәләт кирәкме? Әллә теләк һәм өйрәнү җитәме?


Күрәсең, бу нәселдән килә. Әтиемнең әнисе тегүче булган. Сугыш вакытында балаларын үлемнән коткарып, ашарга табар өчен кешеләргә киемнәр теккән. Мин дә кечкенә чагымда туган апам пәрдә, җәймә теккәндә карап утырырга ярата идем. Энәгә җеп кертеп, җөй ясап бир әле дип, әнине җәфалаганым истә. Кулъяулыклар, оекбашлар югала иде, дип сөйли әни (көлә).


татар милли киемнәр дизайнеры Миләүшә Мусина



Илһам кайчан килә?


Идея үзеннән-үзе туа. Иҗат иткәндә барлык мәгълүматны блендерга, ягъни башыма салам да... уйлыйм. Уйлыйсың, уйлыйсың, уйлыйсың да, и оп-па! Бер мизгелдә күз алдына нәкъ шул кешегә килешә торган, яраклы дизайн туа.



Үз коллекцияңне туплап күрсәтергә теләмисеңме?


Телим, әлбәттә. Ләкин ул модельләрнең сәхнәдә теге баштан бу башка йөрүе белән генә чикләнмәсен иде. Гадәти тормыштагы кебек оештырасым килә: кирәк булса тотып карасыннар, эчен ачып карасыннар, җөен капшап. Иң мөһиме, руслар әйтмешли, «услышать», а не «слышать».



Татар милли киеменең киләчәге бармы?


Милли киемнең киләчәге бар. «Мин татарочка» дигән толстовкамы ул, яки милли бизәкле камзуллармы – анысы бездән тора. Әмма кулланучы зәвыкле киемгә күнексен иде. Милли киемнең дәрәҗәсен киләчәктә тарих дәресләрендә карап тел шартлатырлык итеп үстерәсем килә. «Менә бу чорда фәлән-фәлән дизайнерлар булган, алар шундый киемнәр теккән», - дип сөйләрлек булсын. Без бит бик бай тарихлы халык, киемнәребез дә төрле. Менә татарларга яшел хас булса, мишәрләр кызылны сайлый. Танышларымның киенүенә карап, нинди милләтән, нинди этник төркемнән булуларын ачыклый башладым (көлә).



татар милли киемнәр дизайнеры Миләүшә МусинаБәлки, мәктәп ачып җибәрергә кирәктер?


Башта үземә ниндидер дәрәҗәгә иерешергә кирәк әле. Ә остаханәләр уздырып, балаларны җәлеп итүне үз бурычларымның берсе дип саныйм. Кеше үзе эшләгән әйбернең кадерен белә. Мастер-класслардан теге күлмәгемә мондый сумка тегеп була, ә монысын теге күлмәк белән киеп була, дип кайтып китәләр.



MISA атамасы нәрсәне аңлата?


Әтиемнең дәү әнисе чувашлар белән бер авылда торган. Ә алар озын исемнәрне кыскарталар, шуннан Миңнениса әбиемне Мисаттәй, Миса дип йөрткәннәр. Ә мине кечкенә чакта шайтаннарым «биеп» алганда, Миса дип йөрткәннәр. Ике дә уйламый, ательема MISA исемен бирдем.



Гадәттә клиентлар нинди сорау, мөрәҗәгатьләр белән килә?


Ой, анысы бер мәзәк. Еш кына: «Минем күлмәк киясем килә», «Фәлән чарага барасы бар, нәрсә кияргә киңәш итәрсез икән» дип сорыйлар. Аннан соң бергә утырып уйлыйбыз. Мин эскизлар ясыйм, аларга ошаса, шул ук көнне эшкә тотынабыз.



Кире кешенең эше озакка сузыла, диләр. Кием әзерләгәндә, игътибар иткәнең булмадымы?


Барысы да тегүчедән тора. Үзеңне «минем барысы да килеп чыгачак» режимына көйләргә кирәк. Аннан соң инде бисмилланы әйтеп эш башлыйсың да... менә дигән күлмәк тегәчәксең!



Кибет ачарга теләгең юкмы?


Бу бик кирәк. Барлык татар милли дизайнерлары белән җыелып, бергә тупланып кибет ачу – иң яхшысы. Сатып алучыга сайлау мөмкинлеге дә булачак. Беренче мәлгә кәләпүш, читек, күлмәк, камзуллар бер кибеттә булса да комачау итмәс. Ә инде аерым-аерым брендлар булып танылып киткәч, аннары үзеңнекен махсус ачу мөмкинлеге дә табылыр.



Татар милли киеменең дөньякүләм брендлар белән ярыша алырлык дәрәҗәгә җитүенә ышанасың, димәк?


Кем белә бит, бәлки якын киләчәктә Казан урамнарында гына түгел, ә гомумән татар кызлары - калфак, ә егетләр кәләпүш киеп йөри башлар. Кичке уеннарга җыелырлар. Татар милләте үз иманына кайтып, наркотик, хәмердән арыныр... Кем белә?! Ә без әлеге киләчәкне менә шушылай кечкенә эшләр белән якынайта торыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев