Логотип Идель
Ялкын

БИЛӘР ГӨРЛИ, БИЛӘР ШАУЛЫЙ!

Биләр гөрли, Биләр яшьләр тавышы һәм күңелле җырлардан шаулап тора. Биләр "Сәләт" дөньясында яши.

"Хей, тапкансың аптырар нәрсә. Биләрдә ел саен "Сәләт Биләр Форум" уза бит", - диярсең син. Ә мин менә бу без күреп ияләшкән гади җыен түгел, ә Биләр форумының 2нче сменасы дим. Чын әгәр! Биредә, Изге Биләр җирендә, 25-30 июль көннәрендә ИТ-технологияләргә багышланган VI Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумының 2нче сменасы уза.







2016 елгы җыен вакытында уенын-чынын бергә кушып, Форумны елга 2 тапкыр уздырырга тәкъдим иткәннәр иде. Нәтиҗәдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кушуы белән быел Форум беренче тапкыр 2 сменада үтә.

Форумның икенче сменасы мәгълүмати технологияләргә багышланган һәм «IT: мәгълүмат, инновацияләр, интеллект» дип атала. Биләр җыены кысаларында 3 төп лаборатория эшли:

1. Инфо-лаб. Әлеге лаборатория мәгълүматны эффектив эзләү һәм эшкәртү өчен актуаль инструментлар эшләүгә багышланган.

2. Инно-лаб инновацион продуктларны чынга ашыра.

3. Интел-лаб – ясалма интеллектны алга җибәрү һәм үстерү өстендә эшли.

Моннан тыш, Форум кысаларында сәлкешләр өчен уку-укыту һәм күңел ачу программалары да каралган. Алар интерактив очрашулар, дискуссияләр һәм остаханәләр форматында уза икән. Остаханә һәм дәресләрнең тематикалары төрле: робототехника, төрле технологияләр, зур белешмәләр, онлайн-укыту, журналистика һ.б.

Җыен дәвамында медиа-үзәк, аның кысаларындагы «Сәләт TV» телевидениесы, «Сәләт FM» радиосы сәлкешләрнең тормышын яктыртып тора.







"Тукта, тукта. Форум беткәнгә 1 атна да юк бит әле. Тагын кемнәр катнаша соң анда?" - дисеңме?!
Форумга барлыгы 2 мең кеше җыелган. «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә ял итүче «Сәләт-Санак» компьютер аланы, «Звездный» базасыннан килгән «Сәләт-Эшмәкәр» аланы сәлкешләреннән тыш, Татарстан, Башкортстан, Самарада урнашкан Сәләт клублары, Татарстанның төрле районнарыннан килгән егет-кызларны да күрергә була биредә. Аларның зур өлеше фән олимпиадалары һәм конференцияләре җиңүчеләре.

Күп кенә малайлар һәм кызлар "Сәләт" дөньясы белән яңа гына танышканнар икән. Кемнеңдер дусты, туганы "Сәләт" аланнарында ял иткән, кемдер социаль челтәрләрдән "Сәләт" турында укып белгән. "Ләкин һич кенә дә анда эләгеп булмый иде. Ә бу форум, дөресрәге, форумның 2нче сменасы безгә бу яңа дөньяга чумарга мөмкинлек бирде", - диләр "яңа пешкән" сәлкешләр.

Форумның географиясе дә бик киң икән быел: Татарстанның барлык районнары, Рәсәйнең дистәләгән төбәге, якын һәм ерак чит илләр. Кыскасы, сәләтле яшь милләттәшләребезне күрергә һәм "Сәләт" мохитен тоярга теләсәң, VI Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумының 2нче сменасына рәхим ит.

P.S. Әйтергә дә онытып торам икән: без дә бүген VI Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумында булдык һәм хисләр багажын онытылмаслык кичерешләр белән тутырып кайттык.







Айгөл Абдрахманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев